Олы яшьтәге кеше сабый баладай үзенә дикъкать, тәрбия таләп итә. Сабыр гына аның зарын тыңлап, тынычландыра белү, кәефен күтәрердәй сүзләр табу мөһим. Моның өчен чын мәгънәсендә изге җанлы, түземле, шәфкатьле булу кирәк.
Похвистнево районы Гали авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Наилә Фазуллинада бу сыйфатларның барысы да бар. Менә 23 ел инде ул ялгыз яшәүче әби-бабайларның ярдәмчесе дә, якын дусты да.
Наилә ханым үз карамагында булган 7 кешенең көндәлек эш-мәшәкатьләрен генә түгел, гозер-үтенечләрен дә үз өстенә ала, тиешлесен дә, килешүдә каралмаганын да эшли. Безнең әти-әнигә дә ярдәм итә ул. Үзебез Похвистневода яшәгәнгә, көн саен алар янына бара алмасак та, телефоннан гел шалтыратып, хәлләрен белеп торабыз. “Наиләбез килгән иде, өй эшләрен дә карады, бакчада да ярдәм итте, кибеткә дә барып килде. Шундый шәфкатьле, игътибарлы балакай, яратабыз да инде үзен”, — дип, һәрчак мактыйлар үзләренең социаль хезмәткәрләрен. Шулай еш хәлләрен белеп, булышып торучы булганда, без дә әти-әниебез өчен һәрвакыт тыныч.
Наилә Фазуллинаның гаиләсе дә авыл халкы арасында хөрмәтле. Ире Рафаэль белән алар ике бала үстерәләр. Кызлары Гүзәл быел Самара политехника университетының икенче курсын тәмамлады, ә малайлары өченче сыйныфка күчте. Икесе дә тәүфыйклы, мәрхәмәтле балалар.
Әти-әниебезгә ярдәм итеп, тәмле сүзе, ягымлы карашы белән аларның тормышларын бизәгән өчен “Бердәмлек” газетасы аша Наилә ханымга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Картларыбызны ничек кадерли, үзенә дә Аллаһы Тәгалә шул кадәр кадер-хөрмәт насыйп итсен, исән-сау балалар үстереп, шатлыкта озын гомер итәргә язсын.
Ядкарь һәм Минҗәүһәр ГАЙНАНОВЛАР һәм аларның балалары.
Похвистнево шәһәре.
Просмотров: 1142
бишле!