Балачактан кайтам моңнар төяп

3679303Бик еш кайтам гамьсез балачакка,

Уйларымда, кайтам төштә дә.

Шатлыклардан күңел тулганда да,

Башкаема кайгы төшсә дә.

Сагыныплар кайтам ул чакларның

Әкияттәй кышкы кичләрен.

Күңелемдә сүнми, яши һаман

Ул самими, садә хисләрем.

Шул хыялый хисләр дулкынында

Гөрләвектәй челтерәп язларын,

Урап узам авыл урамнарын,

Кайткан чакта киек казларым.

Җәйге таңда йөрим болында,

Гөл-чәчәкләр белән серләшеп.

Китеп буламыни балачактан,

Кайтара ул сине гел дәшеп.

Чишмәләрем җырлап сәлам бирә, -

Сукмагында эзем калган бит.

Сыйпап үтәм «тешләп» кычытканны,

Сабый яшем шунда тамган дип.

Канатлары талган киек коштай,

Сагынып кайтам, яшел бишегем.

Шундый чагым бүген: моңнар төяп

Балачактан кайтып килешем.

Дания ӘГЪЗӘМОВА.

Самар шәһәре.

2008 ел.

samtatnews.ru

Просмотров: 1091

Комментирование запрещено