Нурсинә ХӘКИМОВАның «Мәхәббәт ирекле була алмый» дип аталган хикәясе

1377429347_f549f1a1c0b0aa543a819c7189550b15Университетта көндәлек укулар  тәмамлангач, Галя дусты Зуляга:

- Әйдә, дустым, бүген кич,  төнге клубта “тусоваться” итәргә барабыз, — диде. Ә Зуля дигәне:

- Юк, мин андый җирләргә йөрергә куркам, — дип җавап бирде. Тегесе исә һаман кыставында булды:

- Нәрсә, яшьлек ике мәртәбә килә дип белдеңме әллә?! Әнә минем “старик” пьёт да, әнине бьёт. Бичара әни в жизни ничего күрә алмады. Әтиең ташлап калдыргач, синең әниең дә, ничего путного в жизни күрә алмаган. Шуның өчен үзебез теләгән “мачо”лар белән рәхәтләнеп типтереп калыйк әле, — дип Галя дустын тәки үзе белән барырга күндерде.

Ә кызларга килгәндә, ни русча, ни татарча рәтләп сөйли белмәгән Галяның әтисе рус, әнисе татар милләтеннән иде. Гаиләдә тынычлык күрмәгән кыз яшьли үзенә ни кирәген аңлап үсте. Гаилә җылысы, ир назы татымаган, эт типкенендә яшәгән Лилия ханым, күңеле нечкәргәндә кызын “Гөлинәм, минем, матурым”, — дип сөя иде.

Зуля дигәне – Зөлфия исемле. Әтисе ташлап киткәч, бөтен йөрәгендәге наз, яратуларын биреп әнисе Фидалия белән әбисе Мәхрүсә тәрбияләп үстерделәр аны.

Ә кичен төзәтенгән, бизәнгән кызлар төнге клубта иделәр инде. Биредә төрле төстә балкып янган утлар яктырткан тәмәке катыш әллә нинди исләр килеп торган бию залындагы көтүләре белән төрле хәрәкәтләр ясап “биегән”яшьләрне күреп, хәйран калды Зөлфия. Берничә минуттан Галя да күздән юк булды.

Биредә хатын-кыз киеме кигән, йөзенә куе итеп төрле буяулар сөрткән, колагына зур, түгәрәк алкалар таккан егетнең бер егет каршында маймыл кебек сикереп биегәнен исе китеп карап торганда, Зөлфия янына  калын мускуллары уйнап торган, майкасының алдына “Эрик”, дип язып куелган, елтыр күзле, тәне чуендай нык каралган ыспай гына егет килеп басты һәм аны биергә чакырды. Мондый мәхшәрдә Зөлфия Галяны эзләп таба алмый бит инде, шулай булгач, аңа бары тик риза буласы гына калды. Бераз биегәч, Эрик:

- Зуля, әллә бераз чылатып алыйкмы? – дип сорады. Кыз берни дә аңламыйча:

- Нәрсәне? – дип сорарга мәҗбүр булды. Моңа каршы егет исе китебрәк:

 - Әйдә, эчәбез! Син ни эчәргә яратасың соң?

- Мин кайнар чәй яратам.

- Чәеңне авылдагы әбиеңә кайткач эчәрсең яме!

Эрик үзенә көчлерәк эчемлек, кызга шампан шәрабы сатып алды. Менә шулай бераз өстәл янында кәефләнеп алгач, кыз тагын да дәртләнебрәк биергә кереште. Ә икенче көнне йокыдан ул егет куенында уянды. Эрик йоклый иде әле. Зөлфия кофе ясап, алып килгәч, егет күзләрен ачып, бераз аңа карап торды да:

- Зуля! Мин синең беренче егетең булдыммы әллә? – дип сорады. Аннан соң:

- Син тәртипле гаиләдә үскән кызга охшаган. Шуның өчен бүтән Галя кебек кызларга ияреп йөрмә! Син биеклеккә оча торган затлы кош, кара аны канатларың көймәсен! – дип әйтеп куймасынмы!

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит. Зөлфия Галя сызган сукмактан йөри башлады. Ә  төнге очрашулар, күңел ачулар тагын да дәвам итте.

Беркөнне Галя университетка укырга баргач, бәдрәфтә иң эчке кесәсеннән яшел долларлар тартып чыгарды да, мактангандай:

- Ул ирләргә бушлай бирелеп йөрергә без дә тиле түгел әле. Аларны савым сыерларыдай саварга кирәк, — дип, гайгылдап көлде. Зөлфия исе китеп:

- Галя, ә мәхәббәт, саф сөю турында син уйлап карадыңмы соң?!

-  Дустым! Мәхәббәт белән тамак туйдырып булмый бит. Ач, күзеңне, дөнья бу!!

Кызлары Зөлфиянең бәйдән ычкынганын, көннән-көн түбәнгә тәгәрәвен күреп торган Фидалия ханым белән, Мәхрүсә апаның йөрәкләре бик әрнеде. Ләкин аларның кызлары җиңдерүдән узган иде шул. Гомерендә әти назы күрмәгән, абый-энеләр арасында үсмәгән, ирләр психологиясен аңламаган Зөлфия “яратам”, дип Эрик артыннан үзе чапты.

Беркөнне, гадәттәгечә, кич җитеп, киенгән, ясанган кызы чыгып китәргә, дип ишек янына килгәч, Фидалия ханым ике арага кереп, кулларын күтәреп:

- Җибәрмим! Тукта, балам! Акылыңа кил! – дип өзелеп әйтте. Ә кызы:

- Мине ирекле мәхәббәт белән яшәүдән беркемнең дә тыярга хакы юк! – диде һәм әнисенең борын төбендә ишекне шартлатып ябып чыгып та китте. Әнисенең йөрәге күтәрә алмады: — ул гөрселдәп идәнгә ауды. Әбисе “Ашыгыч ярдәм”, чакыртып китергәндә бик соң иде. Бәхетсез хатынның җаны табип кулында чыкты.

Әнисенең үлеме дә туктата алмады юлдан язган Зөлфияне. Ә Эрик аның белән туйганчы уйнады да, туйгач, ташлап калдырды. Иң яманы алдарак булган икән. Көннәрдән бер көнне кыз үзенең йөккә узганлыгын аңлап алды. Ләкин поезд үтеп киткән иде шул. Ул бу турыда Галя белән сөйләшеп карарга булды. Бу турыда ишеткәч, Галя күзләрен шарландырып:

- Ты чьё подружка, әллә беркем дә сиңа саклану чараларын өйрәтмәдеме әллә? Мин каждый раз, таблеткалар эчәм. Давно залетела бы. Егетләр белән йоклаган саен ребёнок була ул, — дип ике телне бергә бутап аңлатырга тырышты ул. Аннан соң:

- Әйдә, сейчас мин ул мачога усторю! – дип Зөлфияне Эрик яшәгән йортка алып китте. Кызлар бирегә килеп җиткәндә, Эрик дигән егет, ап-ак тешләрен балкытып, бер кызны иңбашыннан кочаклаган хәлдә фатирыннан чыгып, автобус тукталышына таба юнәлә иде. Галя да югалып калганнардан түгел:

— Эй, мачо! Зуляны корсакландырдың да, хәзер ташлап, башка берәү белән спишьмы?! – дип егеткә ташланды. Эрик янындагы кыз:

-Эрик, бу хәл дөресме соң?! – дип сорады. Галя югалып калмады:

— Да, красавица! Топай моннан! Ул скоро әти булырга тиеш, — дип өстенә бара башлады. Ә кыз:

— Их, син, алдакчы икәнсең, — диде егеткә һәм йөгереп китеп барды. Билгеле, Эриккка бу хәл ошап бетмәде. Алар Галя белән үзара талаша башладылар. Актыктан Эрик:

- Миңа теләсә кем белән эчеп, себерелеп йөргән кызлар ошамый. Мин өйләнсәм дә, бары тик татар кызына өйләнәм. Минем булачак балаларымның әниләре мөселман булырга тиеш, ә марҗа түгел!!

- Нәрсә?!.. Зуля – Зөлфия була бит ул. Ул татар кызы. Ә үзең соң ни эшләп Эрик булып йөрисең?!.. – дип кычкырды Галя – Гөлинә.

- Кычкырма, миңа! Минем тамырларым  бөек татар халкына барып тоташа! Тулы исемем  — Илдар була.

Бер читтә үзе өчен сатулашканнарын күреп торган Зөлфия түзмәде:

- Илдар, минем бернинди дә балам булырга түгел. Бар, юлыңда бул!! – дип әйтте һәм китү ягына борылды. Аның артыннан куып җитүче Гөлинә:

- Зөлфия, давно шулай, дип әйтәләр аны. А то мин бедный егетнең мозгиларын чистартып торам, — дип әйтте. Ә Илдарга килгәндә, ул Зөлфия артыннан бик уңайсызланып карап калды. Чөнки шушы татар кызы төрле яктан аңа ныграк ошый башлаган иде инде. Ә шушы очрашудан соң аның гамьсез генә аккан тормышы күңелсезгә әйләнеп куйды.

Ул көнне өенә иртәрәк кайтты Зөлфия. Әбисе бу вакытта намазлыгын кыйблага каратып җәеп салган да, сәҗдәгә китеп теләкләр тели иде:

- И, бар кешелекнең Раббысы булган Аллаһы Тәгалә! Авыр вакытларымда Синең рәхмәтеңне өмет итеп, Сиңа сыенамын! Кызым Фидалиянең гомерен алдың. Пычрак юлда йөрүче оныгымны коткар, зинһар!!.. Акылына килерлек сәбәп бир, Раббым!!..

Мескен карчык шушы сүзләрдән соң тыелып кала алмады, елый башлады. Хискә бирелеп, иңбашларын калтыратып үксегән әбекәй ишек тавышын ишетми калды, күрәсең.

Ул кинәт нидер сизенгәндәй артына борылып карады. Әби белән онык берчак сүзсез калып, бер-беренә карашып тордылар. Шулчак Зөлфия йөгереп килеп әбисе янына тезләнде, аннан соң идәнгә утырып, аның тезләренә башын куеп, кычкырып елап җибәрде.

- Әбием, кичер мине!!.. Барысы өчен дә кичер!.. Мин балага уздым… Мин аңа кирәк түгел!!.. Ялгыштым мин!!.. – дип үкседе кыз.

Әбисе аңа кушылып елап җибәрде һәм оныгының чәчләреннән сыйпарга кереште. Ә Зөлфия күз яшьләренә буыла-буыла:

- Ул кабәхәтнең баласын тудырмыйм мин, көмәнемне юк итәм! – дип әйткән сүзләрен ишеткәч:

— Кызым! Ил-көн өстендә канлы сугышлар туктап торганы юк. Телевизорны ачып җибәрсәң, урамнарда кул-аягы өзелеп, башлары ватылган, кан эчендә үлә алмый тилмереп яткан гөнаһсыз сабыйларның әрнүләрен күргәч, йөрәк атылып чыгардай була. Әллә син дә Аллаһ тарафыннан дөньяга яшәр өчен җибәрелгән сабыеңны үтермәкче буласыңмы?! Моңа синең бернинди дә хакың юк!! Ризалыгым, бәхиллегем юк!! Әнә, әниең дә синең ялгышларың хакында вакытсыз җир куенында ята хәзер. Балаңны тудырачаксың син! Ул калган гомереңдә дөрес итеп яшәргә, сиңа бер юаныч булачак! – дип әйтте.

Бик озак серләштеләр әле ул көнне әби белән онык. Сүз мәхәббәт темасына килеп кагылгач, әбекәй:

- Мәхәббәт, дигән очар кош бар ул. Ләкин мәхәббәт беркайчан да ирекле була алмый. Аның ярты өлеше син сөйгән, сине сөйгән кеше йөрәгендә булырга тиеш. Ул бик җаваплы хис. Аның белән шаярмыйлар. Мәхәббәтне тиң күреп, кадерләп, назлап саклаганда гына ул озын гомерле була. Аның нигезе нык булса, җәмгыятебездә төзелгән гаиләләрнең киләчәге дәвамлы, гөнаһсыз сабыйлар ятим түгел, тигез әти-әни тәрбиясендә үрнәк алып үсәләр, — дип сөйләде.

Бераздан соң Зөлфия:

— Әбием! Мине тамырларым кайдан чыккан?

- Балам, безнең тамырларыбыз Татарстанның Аксубай якларыннан чыккан. Мин сугыш елларында иптәш кызларым белән Самара (элек Куйбышев иде) ФЗӨ га озатылдым. Без биредә һөнәр үзләштереп, тизрәк сугыш тәмамлансын өчен ачлыкка түзеп, ялсыз эшләп, Бөек Җиңү көнен якынайттык. Аннан соң мин фронттан кайткан Әбдрәхим исемле татар егетенә тормышка чыгып, биредә төпләнеп калдым.

Мәхрүсә әби оныгына татар теленең, ислам диненең дәрәҗәсе, бөеклеге турында да аңлатты. Менә шундый зур сөйләшү булып узгач, әби белән онык тагын да якынаеп киттеләр. Зөлфия укуын туктатмады, дәвам итте.

Беркөнне ул бәбигә чирләп китте. “Ашыгыч ярдәм” машинасы булачак ананы бәби тудыру йортына бик тиз китереп җиткерде. Бер тәүлек эче авыртып җәфаланды яшь кыз. Ә бәби туарга теләмәде. Шул чагында биредә гомере буе акушерка булып хезмәт иткән Тәнзилә исемле татар хатын-кызы әкрен генә Зөлфия янына атлап килде дә:

- Сеңелем, газиз әнкәеңне рәнҗеткән идеңме әллә? Бигрәк азапланасың! – дип әйтте. Аның шушы сүзләреннән соң Зөлфиянең ике бит алмасыннан күз яшьләре тәгәрәп төштеләр. Ул:

- Минем әнием үлде. Минем күрсәткәннәремә түзә алмый, безне ташлап калдырды!

- Ә син балам, уйларың белән аңардан кичерүне сора! – диде йомшак күңелле хатын. Зөлфиянең озак авыртуга түзә-түзә яргаланып беткән иреннәре:

- Әнкәем, газизем, кичер мине, берүк! Миңа хәер-догаңны бир инде! – дип инәлде. 

Бераздан соң озак еллар биредә табип булып эшләгән рус кешесе Виктор Геннадьевич:

- Тиз! Операция бүлмәсен хәзерләгез! – дип боерды. Чөнки хәлсезләнгән яшь хатынның үзе генә бәби тудыра алачагына шиге зур иде аның.

Төнге шәһәр өстендә төрле төстәге утлар балкый. Биредә яшәү белән үлем арасында Зөлфия бәби тудыра. Хәлсезләнгән ана бәбиен тудырып бетергәнен аңлап, белә алмады, упкынга очты… Аның туымда калган сабыен җәймә белән кысып чыгардылар.

Яшәү белән үлем арасы мизгел, диләр. Менә Зөлфиянең җаны бик зур тизлек белән югарыга оча башлады. Ул ниндидер илаһи җиңеллек тойды. Рәхәт, бары тик рәхәт! Әлегә кадәре бимазалаган авыртуның әсәре дә калмады. Ә тирә-юньдә сәер, ят кешеләр, алар барысы да сүзсез генә аңа карап торалар. Шул чагында Зөлфиянең яңа туган сабые исенә төшеп, ул үз гәүдәсе яткан бүлмәгә әйләнеп килде. Ә биредә, аның гомерен саклап калу өчен ду килеп табиплар йөгерешә. Үзләре бик борчулы. Шунысы гаҗәп, бер читтә Зөлфиянең әнкәсе Фидалия уйчан гына басып тора. Юк, уйчан, дип әйтү бик үк дөрес булмас иде, ул бик тә борчулы. Зөлфия әнисенә килеп сыенды. Ә әнисе аның чәчләреннән сыйпап сөйде дә, кызын хәрәкәтсез яткан гәүдәсе янына алып килде.

Ә ачы чынбарлыкта өлкән яшьлек Виктор Геннадьевич:

- Тиз, кислород мендәрен пациентка!!

Ә үзе электорошок аппараты белән Зөлфиянең туктап барган йөрәгенә массаж ясарга кереште. Әйтерсең лә, барысы да төш. Бары төш кенә иде…

Тынлыкны яңа туган нарасыйның өзелеп елап җибәрүе бозды. Зөлфиянең әнисе оныгына тутырып бер карагач, кызына күзләре белән кире гәүдәсенә кайтырга ымлады. Янәсе, сиңа монда күчәргә иртәрәк, әле. Ах, дөрестән дә, яшь ана яңа тудырган улы турында бөтенләй оныткан бит! Аның җаны ирксездән гәүдәсенә әйләнеп кайтты. Бичара йөрәк үзенең хәлсез генә эшләп китүен раслагандай, экранда төрле сызыклар чыгарып, эшли башлады. Барысы да җиңел сулап куйдылар. Ә шабыр тиргә баткан Виктор Геннадьевич, икенче бүлмәмгә чыгып китте һәм ачык тәрәзә янына килеп, калтыранган куллары белән тәмәке кабызып, тартырга кереште… Кеше гомерен саклап, үзе турында уйлый алмый яшәгән табипның утыз ел гомере көн дә шулай үтеп кенә тора. Аның кичергәннәре, вакытсыз чигә чәчләренең көмеш төсендә чагыла иде.

Ниһаять, Зөлфия терелеп, нарасые белән  өенә кайтты. Ә гомер сәгатьләре алга чаптылар. Мулла бабайдан Гайсә дип куштырган улы аның күзгә күренеп үсте. Ул бик тәтелдек булып, әнисе белән әбисенә күңелсезләнергә вакыт калдырмады. Сабый һәрчак әтисе турында сорап аптырата иде. Ә Зөлфия аңа әтисенең самолётка утырып, диңгез артына китүе, озакламый алар артыннан килүе турында әйтә, ә кайчагында ул үзенең ялганына үзе ышанып, аның кара, матур күзләрен яшь пәрдәсе каплый иде.

Җәйге матур көннәрнең берсендә ул улы Гайсә белән паркта ял итәргә чыкты. Эскәмиядә утырып, улының башка сабыйлар белән уйнаганын карап утыра иде, аның янына башына яулык япкан, хиҗаб киемендәге яшь кенә көмәнле хатын-кыз белән түбәтәйле яшь ир-ат килеп бастылар.

- Әссәләмәгаләйкүм, вә бәрәкәтүһ! — дип исәнләштеләр алар. Зөлфия исе китеп, күтәрелеп, яшь парга карады. Ә хатын-кыз аның муенына килеп сарылгач, Зөлфия аптырап:

- Галя! – дип әйтеп куйды.

- Галя түгел, Гөлинә мин, — дип елмайды яшь хатын. Шамил (Гөлинәнең ире) көн бигрәк кызу, эчәргә берәр нәрсә алып килим әле, дигән булып китеп барды. И серләштеләр дә инде Зөлфия белән Гөлинә! Гөлинә сөйләгәннәрдән Зөлфия менә ниләр аңлап алды.

Бөтенләй азып-тузып йөргән елларда Гөлинә венерик авыру эләктерә. Бик озак хастаханә юлын таптагач, ул мәчет ишеген ачып керә. Биредә аның тәне генә түгел, җан яралары да төзәлә. Ул Шамил исемле егетне шушында очратып, аңа тормышка чыга. Ә хәзер алар беренче сабыйларын көтәләр. Гөлинәнең рус әтисе ислам динен кабул иткән, хәзер әнисен рәнҗетми, алар матур гына яшәп яталар. Энесе Ринат югары уку йортында һөнәр үзләштерә.

Элеккеге дуслар сөйләшеп утырганда аларның игътибарын тротуардан кыюсыз гына атлап килгән егет җәлеп итте. Ул Гайсә янында тукталып калды да, җиргә чүгәләп:

- Улым, Гайсә! – дип эндәште. Ә Гайсәнең күзләре зур булып ачылдылар да, ул беравык карап торгач, аның кочагына атылды һәм тирә-юньне яңгыратып:

- Әти!.. Әтием!!.. Мин сине бик, бик озак көттем!.. Син бүтән беркайчан да безне ташлап китмисеңме?! Әнием дә сине көтте. Ул сине диңгез артыннан самолётка утырып килеп, безне алып китәсең, дип әйтте.

Зөлфия аптыраудан зур булып ачылган күзләрен тутырып, дусты Гөлинәгә карады. Гөлинә һәрвакыттагыча мут елмаеп:

-Зөлфия, дускаем, кыюсызланма! Ул синең Аллаһ язган язмышың!.. Бар, югалып калма!!..Кыю бул!..

Ә кочагына улын кыскан Илдар әкрен генә атлап килде дә  елмаеп, Зөлфиягә кулын сузды.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,
Шенталы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1542

Комментирование запрещено