В новом выпуске телепрограммы “Дом дружбы” («Самарское губернское телевидение«) рассказывают о том, что 18 ноября 2016 года в селе Татарский Байтуган Камышлинского района Самарской области открылся музейный комплекс автора татарского букваря «Алифба» Салея Гатовича Вагизова.
КОНТЕКСТ:
Камышлы төбәге халкы Сәләй Вәгыйзов белән горурлана – «Камышлы хәбәрләре»
* * *
Байтуган авылында Сәләй Вәгыйзов музее ачылды (ФОТО, ВИДЕО) / В Самарской области открыли музейный комплекс создателя татарского букваря Салея Вагизова
* * *
«ТНВ-Планета» телеканалының ВИДЕОЯЗМАСЫ
* * *
Татар Байтуганы авылында татар “Әлифба”сының авторы Сәләй Вагыйзов музей-йорты ачылды (ФОТОСУРӘТЛӘР)
Просмотров: 1652
Минем йортым ни хәлдә икән?
Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Татар Байтуганы авылында “Әлифба” музее ачылуга менә шушы бер җөмлә этәргеч булган дисәм, мөгаен, ялгышмамдыр. Бу эшнең башы авыл фельдшеры Нурания ханым Абзаловага барып тоташа. Ул болайрак була. Нурания укырга кергән елны Татар Байтуганында татар мәктәбе ябыла. Татар балалары, күз яшьләре белән елый-елый, Урыс Байтуганына юл тота.
– Мәктәптә бер сүз дә татарча сөйләшергә ярамады. Укытучылар бик каты ачуланалар иде, – дип искә ала бу көннәрне Нурания ханым. – Әти-әниемә рәхмәт. Ярый әле өйдә гел татар мохите булды. Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар авылга килеп концерт куйгач, мин, Казанга барып укыйсым килә, дигән теләгемне җиткердем. Шунда әнием: “Кая барасың? Татарча белмисең бит!” – дигәч, үксеп-үксеп елаганым әле дә хәтердә.
1975 елда мәктәп укучылары арасында Самара өлкәсе буенча үткәрелгән “С чего начинается Родина?” исемле иншалар бәйгесендә Нурания беренче урынны ала. Аның күз яшьләре белән язылган язмасы “Шуршат страницы Алифбы” дип атала. Монда ул шушы кадерле Әлифбасыннан хәрефләрне өйрәнә алмавы, мәктәптә ана телендә сөйләшергә мөмкинлек булмау хакында йөрәгеннән чыккан хисләрен тезә. Ул вакытта бу дәреслекнең авторы Сәләй ага Вәгыйзовның үз авылдашы икәнен белми дә әле кыз. Әйтүче дә булмый. Күрәсең, онытыла төшкән булгандыр.
Бу хакта ул соңрак, телевидениедән Сәләй аганың бер юбилеена багышланган тапшырудан ишетә. Һәм өнсез кала. Нигә туган ягында аның хезмәтен дә, исемен дә белмиләр соң, дип бик аптырый. Уйланып йөри торгач, көннәрдән беркөнне Нурания ханым чуалган җепнең очын тапкандай була: Арча педагогия көллиятенә хат язып җибәрә. Җавап озак көттерми. Сәләй ага җавап яза. 1999 елның көзендә Нурания ханым ире һәм бер укытучы белән Арчага юл тота. Көллиятнең ул вакыттагы директоры Илдус Сәгъдиев тә, Сәләй ага да, Әлифбаның тагын бер авторы – аның хәләл җефете Рәмзия апа да аларны бик җылы каршылыйлар.
– Инде 30 ел авылыннан читтә яшәсә дә, аның бер тыкрыгын да, бер почмагын да онытмаган. Туган йорты, үзе яшәгән урам гел төшләренә кереп йөдәтә икән. Туган Байтуганына кайтып, барысын да бер күреп килү теләге белән яшәгән ул. Тик, ни кызганыч, насыйп булмады. Ул вакытта аңа 91 яшь иде инде, – дип искә ала Нурания ханым. – Сәләй ага, күз яшьләре белән рәхмәт әйтеп, безне: “Минем йортым ни хәлдә икән?” – дигән сорау белән озатып калды. Шул мизгелдән башлап, Сәләй аганың бу сүзләре миңа тынгылык бирмәде. Аның нигезендәге ташландык хәлгә төшкән йортны күргән саен, йөрәгем сыкрый иде.
Үз илемә кайтам
Музей ачылу тантанасына кунаклар да, авылдашлары да күп килгән иде. Күп нәрсә белде алар ул көнне якташлары турында. Арчада Сәләй ага белән Рәмзия апаның язмышын Тукайныкы белән чагыштырырга яраталар. Икесе дә – ятимлекнең ачысын-төчесен татыган кешеләр. Сәләй-Сөләйман алты айлык чагында, аның әтисен, башка бер кеше белән бутап, урманда ялгыш кыйнап үтерәләр. Әбисе Миңҗамал: “Ир бала әтисе нигезендә үсәргә тиеш”, – дип, малайны үзенә алып кала. Ә әнисе бу якныкы булмый аның. Соңрак Сәләй ага: “Ниндидер бер хатынның, күз яшьләренә буыла-буыла, урам уртасында кысып-кысып кочаклаганы хәтердә калган”, – дип, истәлекләре белән уртаклаша. Әмма әбисенең сәламәтлеге какшап китә һәм ул малайны авылдашлары Гататдин абый белән Гайшә апага асрамага бирә. Рәмзия апа исә җиде яшьтән ятим калып, Башкортстанның Эстәрлетамак балалар йортында тәрбияләнә. Егет белән кызны Казан педагогия институты кавыштыра. Арча педагогия училищесына кайтып эшли башлагач та, бәхеткә тиенгән көннәргә сугыш чик куя. Күзләре бик начар күрсә дә, Сәләй аганы 1942 елда фронтка алалар. Завуч булып эшләгән ирен хатыны алыштыра.
Көн дә хәбәр көтеп, иренең исән кайтуына өметләнеп яши ул. Әмма… өмете тиз генә акланмый. Сәләй ага Харьков янындагы сугышларда немецларга әсирлеккә эләгә. Аннан котылгач, аңа Америкага китәргә тәкъдим ясыйлар. Әмма Сәләй ага: “Минем туган ягыма кайтасым килә”, – дип кырт кисә һәм… Печора лагерьларына килеп эләгә. Рәмзия апага бу хакта хәбәр килеп ирешкәч, ул, ике нарасыен җитәкләп, ике мәртәбә ире янына бара. Мондый сәяхәтләрнең ахыры бик аянычлы була: аны эшеннән куалар. Ә ире, сабыйларны саклап калу ниятеннән, аңа үзеннән баш тартырга киңәш итә. Чыннан да “баш тарта” ул, тик балалары хакына гына, күз буяу өчен генә. Соңрак зур урыннарда эшләгән дуслары ярдәмендә педучилищега кире кайта. Шул көннәрдән алып 1969 елга кадәр татар теле, әдәбияты һәм методика дәресләре укыта. СССР халык мәгарифе отличнигы, “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Сәләй ага да, исән-сау әйләнеп кайткач, бик зур авырлыклар белән эшкә урнашып (“халык дошманы”ның андый хокукы булмаган бит), гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Ул – Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, К.Д.Ушинский медале иясе.
Көчле рухлы булганнар Сәләй ага белән Рәмзия апа. Авырлыклар, гаделсезлекләр бу икәүнең бер булып типкән йөрәкләрен ташка әйләндерә алмаган, күңелләре тупасланмаган аларның. Шулай булмаса, нәкъ менә сабыйлар өчен булган дәреслек – Әлифба язу эшенә алынырлар идеме икән?! 1960 елда төзелә башлаган Әлифба балалар кулына 1965 елда гына барып ирешә. Татарстан Мәгариф министрлыгы оештырган бәйгедә бу дәреслек икенче урынны ала. Беренче урын бирелми. Шуннан соң Сәләй ага белән Рәмзия апа иҗат иткән Әлифбаларга юл ачыла да инде. Алты яшьлекләр өчен, өч сыйныфлы башлангыч мәктәп өчен, “Рәсемле әлифба”.
Алар Әлифбаны хәтта латин графикасында төзергә дә өлгерәләр. Гомумән, бу ике галимнең хезмәтләрен санап бетерерлек кенә түгел. Шулар арасында укытучыларның өстәл китабына әверелгән уку китаплары, татар теле дәреслекләре, “Кызыклы грамматика”, “Матур язу” дәфтәрләре, методик кулланмалар… Алар барысы да әле бүген дә укытучылар кулында. Ә бит заманында Сәләй аганы “фән кандидаты булмаган башың белән бу тирәдә буталып йөрмә” дип, әлифбасы-ние белән Мәгариф министрлыгыннан борып та чыгаралар. Бу җәһәттән Илдус абый Сәгъдиев заманында: “Сәләй ага белән Рәмзия апа чын мәгънәсендә академиклар иде. Дөрес, андый югары исемнәр генә бирелмәде аларга”, – дигән иде.
”Мир белән”
Музей ачу тантанасына җыелган халык бу күренешкә шундый бәя бирде. Үзләре әйтмешли, Сәләй аганың нигезе “мир белән” яңартыла. Нурания ханым бөтен туганнары, нәсел-нәсәбе, авылдашлары белән эшкә керешә. Иганәчеләр дә табыла. Татарстан Республикасы да ярдәмгә килә.
Моннан дүрт ел элек Арча көллиятенең ишегалдында Әлифба китабына һәйкәл куела. Бәйрәмгә байтуганлыларны да чакыралар. Нурания ханымның уенда гел бер нәрсә бит инде – авылда музей ачу. Инде Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов белән дә сөйләшенгән, килешенгән. Тик менә акча кытлыгы гына чабудан тарта. Шунда тантанага килгән Разил Вәлиев аңа эшлекле фикер әйтә: барысын да аңлатып, Татарстан Президентына хат язарга киңәш итә. Шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда, финанс мәсьәләсе дә җайлана.
Әле музей төзелә башланганчы ук, Нурания ханым экспонатлар җыю турында сөрән сала. Авыл халкы ниндидер бер күтәренкелек белән эшкә керешә. Сәләй ага белән Рәмзия апаның Арча делегациясе белән килгән уллары Камил абый әтисенең портфелен, кайбер шәхси әйберләрен бүләк итте. Көллият директоры Гөлнара Гарипова галим якташларының бик күп дәреслекләрен, методик кулланмаларын алып килгән иде.
Өч Байтуган – өч туган
Сәләй агага музей ачылу Байтуган, Камышлы халкын сискәндереп җибәрде, үзләренең кем икәнлекләрен тагын бер кат искәртте кебек. Дөрес, бик матур, дус, туган булып яши халык инде бергә кушылып беткән Урыс, Чуаш, Татар Байтуганнары авылларында. Катнаш никахлар да шактый. Мондый интернациональ җирлектә, җитмәсә Россия төбәгендә мәктәптә белем бирүнең рус теленә авышуын аңларга була. Хәтта тантанага килгән өлкәнрәк яшьтәге кешеләр дә авылда татарча укытканнарын хәтерләп бетермиләр. Ә менә Сәләй ага авылга яңарыш җилләре алып килде. Хәзер Урыс Байтуганы мәктәбендә урыс теле укытучысы Наилә Шәфигуллина ике татар теле түгәрәге алып бара: әлегә I-II һәм III-IV сыйныфлар өчен. Дөрес, Татар Байтуганында халык туган телдә бик әйбәт сөйләшә. Шул исәптән балалар да. Гаиләдәге милли тәрбия үз эшен эшли. Әмма, ничек кенә булмасын, бу аралашу теле генә булып кала. “Шуңа күрә дә түгәрәктә әдәби әсәрләргә өстенлек бирәбез”, – ди Наилә ханым. Хәер, югары сыйныф укучылары да тик ятмый икән. “Безнең татар теле буенча үз проектларыбыз бар. Җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, әдәби китаплар укыйбыз”, – диде 11 нче сыйныф укучысы Алсу Хөсәенова бу җәһәттән. Сүзләрен раслагандай, тантанадан соң оештырылган концертта бик матур итеп шигырь дә сөйләп күрсәтте.
Концерт дигәннән, Камышлы районында яшәүче милләттәшләребез, чыннан да, милли төсмерләрне бер дә югалтмаган. Шул исәптән өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да. Бигрәк тә Иске Ярмәк авылы халкы. “Ак каенкай” дип аталган ансамбльләре гөр килеп эшли. Иске Усман, Камышлы халкы да кимен куймый.
Камышлыда мин тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: бу – җитәкче белән халык арасындагы мөнәсәбәт. Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов – гел халык арасында. Ул аларның хәлләрен сорашырга да өлгерә, гозерләрен дә тыңлый, күңелләрен дә күтәрә. Бигрәк тә: “Өстән кушканны үтисең инде аны, иң мөһиме, халык арасыннан күтәрелеп чыккан инициативага колак салырга кирәк”, – дигән фикере ошады. Ул моны әйткәндә Нурания ханымны да күздә тотты, әлбәттә. Рәхмәтләрен дә җиткерергә онытмады.
Мәчәләйдә – Тукай музее
Ызандаш милләттәшләребез безне тагын бер яңалык белән сөендерде. Самара региональ иҗади иҗтимагый “Дуслык” оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев, камышлылардан үрнәк алып, Похвистнево районындагы туган авылы Мәчәләйдә Габдулла Тукайга музей ачу теләген җиткерде. Бу эш тә юктан гына түгел. Тарихи чыганаклар буенча, бөек шагыйребез шушы авылда бераз гына торып киткән. Арчалылар исә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Район башлыгы урынбасары Рамил Гарифҗанов шунда ук мәчәләйлеләрне кунакка чакырып, кулдан килгән кадәр методик ярдәм күрсәтербез дип вәгъдә бирде. Димәк, бүген Байтуганда музей ачуны изге гамәлнең башы, күркәм эшнең нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Сәләй Вәгыйзов музее Самара һәм башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче үзәк булсын иде. Белем алу да нәкъ менә Әлифбадан башлана бит.
Фәния Әхмәтҗанова
(“Ватаным Татарстан”, /№ 179, 02.12.2016/).