Мин яулыкны куркыныч итеп түгел, матур итеп бәйләү яклы – Кадрия Идрисова

7509“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (Белозерье) авылында укытучыларның яулык бәйләвенә бәйле рәвештә килеп чыккан конфликтка карата үзенең фикерен җиткерде. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә ул яулыкларны салуга мәҗбүр итү кеше хокукларын кысу дип санавын белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның декабрь азагында Мордовиянең Мәгариф министрлыгы вәкилләре Азюрка укытучыларыннан яки үз теләкләре белән яулыклардан баш тартуларын, яки мәктәптән эштән китүләрен таләп итә

“Укытучылар бәйлисе килә икән бәйләсен, алар аны үз аңнары белән бәйләгән. Балигъ булган һәр кешенең үз иреге. Ләкин мин 1 нче сыйныфтан ук кызларны килбәтсез итеп яулыкка төрүгә уңай карашта түгел. Кайбер мәктәпләргә барасың, баланы шулкадәр бөркәндереп төреп куйганнар ки, хәтта уңайсыз булып китә. Моны бала үз теләге белән бәйләмәгән, ата-анасы кушуы буенча. Баланы ирегеннән чикләгән кебек бу. Кечкенә кызларга идәнгә тиеп торган күлмәкләр кидерәләр. Нәрсәгә кирәк? Мәктәп коридорында күлмәк итәгенә абынып егылган кызларны күргәнем бар. Бала бала бит инде ул, йөгерә дә, сикерә дә. Без хәзер гимназияләрдә тездән бераз түбән итеп тектерә башладык. Озын җиң, муенга кадәр утыртма яка белән, менә дигән бит!” — дип белдерде Кадрия Идрисова.

“Чәчен каплыйм ди икән,чәчне башка төрле юл белән дә каплап була бит. Без, гомумән, гимназияләрдә укучы кызларга калфаклар кертү яклы. Әгәр яулык икән, хәзер яшьләр шундый матур итеп артка бәйләп куялар, алкалары да күренә, менә мин дә шул яклы. Ә нигә кирәк артыгын төренергә?! Мин яулыкны куркыныч итеп түгел, матур итеп бәйләү яклы. Без кайчак үзебезнең мөселманның татары икәнлегебезне оныта башлыйбыз. Без мөселманның татары булып калырга тиеш дип уйлыйм. Безнең традицияләргә туры килмәгән итеп киенүгә мин каршы. Әнә, үзбәк, казах кызлары бик матур итеп йөри, карап кына торасы килә, бөркәнеп куймыйлар бит”, — ди Кадрия Идрисова.

Ә яулыклы кызлар белән террорчылык, ваһабчылык килеп чыгу куркынычын бәйләү, әңгәмәдәш фикеренчә, бөтенләй урынсыз инде. “Мин андый фикергә каршы. Яулык бәйләде дә, террорчылыкка бара дигән сүз түгел”, — дип билгеләп үтте Кадрия Идрисова.

“Татар-информ”.


КОНТЕКСТ:

«Платочный» скандал в Мордовии: «Верующие христиане очень плохо относятся к тому, что творят в Белозерье» / Учителя мордовской школы рассказали, что они думают о запрете на платки

* * *

Мин яулыкны куркыныч итеп түгел, матур итеп бәйләү яклы – Кадрия Идрисова

* * *

Наилә Җиһаншина “яулык” проблемасы турында: Гардеробка бәйләнеп проблема хәл ителми

* * *

Мордовиядәге “яулык” проблемасын социализация юлы белән хәл итеп була – Рушан Аббясов / В ДУМ РФ прокомментировали скандал с платками в Мордовии

* * *

В Мордовии по требованию «главы» дожимают педагогов в платках

* * *

Рөстәм Батров: Укытучы хатын-кызларга яулык бәйләүне тыю – дискриминация

* * *

Мордовиядә яулык проблемасы: укытучылар ярдәм сорый, иҗтимагый үзәк яулыкны салырга чакыра

 

Просмотров: 932

Комментирование запрещено