Нигә генә икән, нәрсә өчен мондый язмыш көткән үзеңне?

image Бәет кызым Резедә Хәйдәр кызы ХӘННӘНОВАга (ГЫЙНИЯТУЛЛИНАга) багышлана

Балакаем Резедәнең безнең арадан китүенә, якты дөнья белән хушлашуына 7 ай булды. Әгәр дә исән булса,  24 январьдә аңа 35 яшь тулыр иде. Бу бәетем аның якты рухына дога булып барып ирешсен иде.

Нигә генә икән, нәрсә өчен
Мондый язмыш көткән үзеңне?
Соңгы тапкыр безгә карарга да
Ача алмадың, балам, күзләреңне.

Кыргый җанварлар да талап үтермиләр
Үз балаларының анасын.
Уйладыңмы үтергәнче кыйнаганда
Өч баланың ятим каласын?

Аналарын үтермәс тә иде
Ата дигән кеше ир булса.
Тизгә генә кайтыр идең, балам,
Әгәр кайта торган җир булса.

Зират эчендәге каеннар да
Саубуллашып җилдә чайкала.
Бала күз яшьләре төшәр әле
Үтерүче кансыз атага.

Белдең бит син, балам, янәшәңдә
Нинди явыз ерткыч яшәгәнен.
Тик күрмәдең эзгәләнеп елап
Өч балаңның ялгыз калганын.

Салкын гүрдә, тар кабердә
Ятып калгач аналары,
«Әнием» дип өзгәләнеп,
Еладылар балалары.

Күпме әрнү, күпме кыйнаулар
Төште, балам, синең башыңа.
Менә-менә килеп чыгарсың күк
Елмаеп-көлеп безнең каршыга.

Сабыр идең, балам, белдермәдең,
Сиздермәдең әрнү-газабын.
Уйламадыңмы шушы сабырлыгың белән
Нинди буласын гомер азагын.

Шат күңелле, ачык йөзле идең,
Гел елмаеп дәшә идең куршеләргә,
Беркайчан да юк димәдең
Сиңа ярдәм сорап килгән кешеләргә.

Бик әрнүле булды, балам,
Безне болай ташлап китүең.
Ходай сиңа насыйп итсен
Сират күперләрен җинел генә атлап үтүен.

Ходай сиңа җәннәтләрен насыйп итсен,
Түшәк булсын тар каберең.
Күпме генә әрнеп еласак та,
Басып булмый йөрәк әрнүен.

Адашкандай йөрим хәзер тугайларда,
Гел рәхмәт әйтә идем бер Ходайга.
Күңелле иде безгә яшәү бу дөньяда,
Балакаем, безнең янда гел булганда.

Күңел сыкрап, йөрәк әрнегәнгә
Бу юлларны елап язамын.
Башка ата-аналарга мондый ачы язмыш,
Бер Ходаем, берүк язмасын.

Кавышуыгызга унбиш ел дип,
Туй күлмәгеңне кигәнсең (2016 елның 1 июнендә).
Унсигез көн үткәч, балам,
Ахирәт күлмәген кидең син (2016 елның  20 июнендә вафат булды).

Мәрхүмәнең әнисе Назимә Җават кызы ХӘННАНОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Ана бәете

Просмотров: 1824

Один комментарий

  1. Родная ты наша ты всегда в наших сердцах. Помним любим тебя.