Ана бәете

iКөтмәгәндә-уйламаганда шушы матур җәй көнендә, 20 июньдә, аяз көнне яшен суккандай гаиләбезне кара кайгы басты. Газиз кызым, өч бала анасы Резедә Хәйдәр кызы ГЫЙНИЯТУЛЛИНА бакыйлыкка күчте.

Балаңны югалтудан да ачы хәсрәт юктыр. Башларыннан кичергәннәр яхшы аңлар…

Кызымны соңгы юлга озатуда катнашкан барлык туганнарга, күршеләргә, авыл халкына, сыйныфташларыма, матди ярдәм күрсәткән, ураза фитырын биргән кешеләргә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Мин күргән хәсрәтне алар күрмәсеннәр. Рәхмәт сезгә, изге җанлы кешеләр.

Бисмиллаһи, дип башладым
Бу бәетнең башларын.
Ачы хәсрәткә төште
Минем газиз башларым.
Ак күлмәкләр сатып алдың
Җәй көннәрне киярмен, дип.
Уйладыңмы, балакаем,
Яшьләй китәрмен дип?
Сабан туйларына барып
Елмаеп-көлеп йөрдең.
34 яшеңдә, балам,
Кара гүрләргә кердең.
Балаларың-газизләрең
Сине сагыныр инде.
Бу йөзләрем сине уйлап
Гомер саргаер инде.
Су өсләрендә йөзәләр
Аккош дисәм, каз икән.
Язмышларга шулай язгач,
Түзәргә кирәк икән.
Күл өстендә пар үрдәк,
Кеше хәлен кеше белми,
Сабыр итәргә кирәк.
Урман эчләрендә үскән
Биек булып куш нарат.
Үзәкләрем өзелә, балам,
Синең рәсемеңә карап.
Үрдәккәем, чумасың,
Чумасың да чыгасың.
Бик күп хәсрәтләр курдем,
Бусына да чыдармын.
Иртән торып тышка чыксам
Кошлар сайрый куакта.
Балам исемә төшә дә,
Бик ямансу шул чакта.
«Су сип, әнкәй, гөлләремә,
Гөлләрем шиңмәсеннәр.
Балаларымны какмагыз,
Ятимлек сизмәсеннәр»…

Мәрхүмәнең әнисе Назимә ХӘННАНОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1410

Комментирование запрещено