Яңа Ярмәкнең Тугай очы артистлары тамашачыларны таң калдырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0843Исегезгә төшереп үтәбез, Камышлы районында урнашкан Яңа Ярмәк авылында Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәткән һәм «Урам концертлары» фестиваленең эстафетасы авылның Тугай очына бирелгән иде. 26 апрельдә тугайлылар да авылдашларына «Мәхәббәт учагы» дип аталган концерт программасы тәкъдим иттеләр. Һәвәскәрләр үзләренең җырга, моңга, шигриятькә, юморга бай чыгышлары белән тамашачыларны таң калдырдылар.

Мондый чара үткәрү бик зур әзерлек таләп итә, билгеле. Аның төп оештыручысы клуб мөдире Розалия ГАФУРОВА булды.  Ул әлеге тамаша турындагы тәфсилле мәкаләсе белән дә уртаклашты:

«Шундый матур минем туган авылым,
Тирә-ягы — яшел аланлык.
Сылу кыздай ап-ак каеннары,
Имәннәре, бөдрә баланлык.
Борылып-борылып ага Сок елгасы,
Исең китәр аның агымына.
Кырга чыксаң, урманнарга барсаң,
Сокланырсың кошлар тавышына.

Яңа Ярмәк авылында Тугай очы халкы белән әзерләнгән “Мәхәббәт учагы” дип исемләнгән тамаша булып үтте. Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? Бу сорау бик күпләрне борчый, уйландыра һәм кеше аңа үзенчә җавап бирә.

Мәхәббәт – бездән сорамый гына йөрәккә кереп урнашучы өермә ул. Аны берничек тә чакырып булмый. Мәхәббәт булган урыннарда серле, рәхәт мөнәсәбәтләр була. Ярату – ул үзеңне үзгәртү, яхшырту, яраткан кешеңне ничек бар шулай кабул итү. Мәхәббәт — ул сөю, ярату. Мәхәббәт кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән туган, кеше белән бергә үләчәк. Кеше яшәсә генә, мәхәббәт яшәячәк. Әйдәгез, саклыйк, яшәтик кешелек дөньясын. Яшәсен аның белән бергә мәхәббәт.

Бу олы хисне кеше генә тудырмый, ә, бәлки, матурлык, гүзәллек аңа нигез саладыр. Саклыйк, яшәтик без мәхәббәт тудыручы гүзәл табигатебезне, челтерәп аккан чишмәләребезне, сайраучы кошларыбызны, әйләнә-тирәне яшел хәтфәгә төрүче урманнарыбызны. Мәхәббәт белән матурлык кулга-кул тотынышып бик озак яшәсеннәр.

…Туган авылым, беренче мәртәбә ялан тәпи баскан чагымнан ук күңелемнең иң түренә кереп ояладың син! Шул көннәрдән алып җаным-тәнем белән гашыйк мин сиңа! Сабый чактан ук синең рәхәтеңне тоеп, сизеп яшим мин! Туган авылымның гына һавасы шундый саф, чиста. Миндә булган якты сөю, ярату хисе тудырганың өчен мең рәхмәт сиңа, авылым минем. Әлеге хис миндә яшәгән саен арта гына бара. Ярату хисе белән беррәттән авылымның үткәне турында белергә омтылу теләге дә көчәйгәннән көчәя генә бара.

Һәр авыл җир йөзендәге меңләгән авыллар арасыннан кайсыдыр ягы белән аерылып тора. Нинди дә булса үзенә генә хас сыйфаты, күренекле кешеләре, табигате, тарихы була аның. Җир йөзендә һәр нәрсә эз калдырган кебек, Ватаныбыз тарихында минем дә туган авылымның өлеше бардыр. Чөнки кечкенә генә чүлмәк кисәге дә, сакланып калган иске пулат таш подваллары да гасырлар авазын саклый. Авылларда безнең татар халкыбызның моңы, кайгы-шатлыгы яшеренгән.

…Клубыбызда утырып торырга гына түгел, басарга да урын юк иде бу кичне. Яңа Ярмәк халкы барысы да ял итәргә килгәннәр.

Бәйрәмебез күренеш белән башланып китте. Талгын гына музыка уйнап тора, алып баручыбыз Флера ханым Хәлиуллина (Вәлиәхмәтова) шигырьләр укый. Иң элек сабыйлар шарлар белән уйнап үттеләр, аннан соң мәктәп балаларының дәрестән кайту күренеше булып узды, аннан егет белән кыз серләшеп узып киттеләр… Инде яшь пар күренде, кулларында — бәбиләре. Әнкәйләре Рәмзия Мифтахова сабыйны каршы алды һәм «Кызчыгым» дип аталган җыр башкарды.

Гаян апай Гарифуллина мөнәҗәтләр укып үткәч, бәйрәмебезнең төп өлешенә кереп киттек. Барлык килгән кунакларны да тәбрикләгәннән соң, авыл егете Рим Сәгыйров шигырьләр укып алды.

Инде концерт кызып китте: нинди генә җырлар җырланмады биредә! Талантлы авылдашларыбыз Даһия Шәрәфиева (бүгенге көндә Камышлыда яши, район фестивалендә дипломант исемен яулады), Сәмига Әсәдуллина (Кләүледә яшәүче якташыбыз), Миңнегөл Гарифуллина һәм Динар Гарипов (Иске Ярмәктән), Флера Хәлиуллина (Исаклыдан), Зөлфия Шиһапова, Сания Хаматшина, Римма Нуретдинова, Рәмзия Мифтахова, Алисә Хаматшина, Эльмира Гусаинова сандугачтай моңлы тавышлары белән бар халыкны да таң калдырдылар.

Биюче кызлар да – Света Вәлиәхмәтова, Лилия Фәйзуллина, Алисә Хаматшина, Ләйсән Фәйзуллина, Аделина Хәмидуллина, Юлия Шакирова, Аделина Хисамова, Алисә Гусаинова, Мубина — әй булдырдылар да соң! Ай-хай ничек басып элгерәләр алар! Сокланып карап утырдык инде менә!

Мәзәк күренешләрдә шушы ук артистларыбыз һәм укытучы апаларыбыз Сания Нуретдинова, Нурания Сәгыйрова, Асия Җәләева дә катнаштылар. Шулай ук Тамара ханым Хәмәдиева, Рузалия Гафурова, Рузиль Минхаиров та уйнадылар. Күренешләр күп булды: “Банкомат”, “Бизнесмен”, “Әбиләр базарда”, “Пәри туе”, “Бөҗәкләр”. Бигрәк оста уйнадылар үзәшчәннәребез. Әфарин!

Концерт программасын бик оста итеп үзебезнең авылыбызның гүзәл кызы – Исаклыдан Флера ханым Хәлиуллина (Вәлиәхмәтова) һәм Рузил Минхаиров алып бардылар. (Алия Хәмидуллина тамашаның режиссеры иде). Тамашаның бөтен матурлыгы, гүзәллеге алып баручылардан килә. Әфарин, Флера, син бәйрәмебезнең бизәге булдың!

Һәрбер номерга кызлар костюмнар тектерделәр. Тегүчеләребез — авылдашларыбыз Фирдания Якупова, Әлфия Кәлимуллина. Бу юлы да апа-әбиләрнең сандыкларын бераз бушаттык. Аллаһының рәхмәтләре яусын барыгызга да.

Сәхнәбезне Флера ханым Хәлиуллина һәм Нурания ханым Сәгыйрова бизәделәр. Авыл күренешләрен, кәгазьдән чәчәкләрне Аделина Хәмидуллина ясады.

Концертыбыз өч сәгатьтән артык барды. Соңыннан авылдашыбыз Розалия Зәйдуллина сәхнәгә менеп, барлык килгән халыкны бәйрәм белән котлады, катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде, иганәче буларак клубка бер мең сум акча тапшырды, балаларга да күчтәнәчләрен алып килгән иде. Безне шулай зурлаган өчен Ходай Тәгалә үзен дә хөрмәтләсен. Амин!

Ничек матур башланган булса, шулай матур итеп үтеп тә китте бәйрәмебез. Әфарин, үзешчәннәребез! Хәзер эстафетыбызны авылыбызда күпләп яшәүче үзбәк милләтеннән булган кардәшләребезгә бирдек.

Катнашучы кызлар-егетләр! Барыгызга да хәерле исәнлек, озын гомер, муллык, ак бәхетләр, күңел тынычлыгы телим. Аллаһының рәхмәте яусын үзегезгә.

Динарыбызга аерым рәхмәтләр әйтәсе килә. Берсүзсез кайчан кирәк — шунда килеп җитте. Гармунсыз тамаша канатсыз кош сыман бит! Аны алып килеп һәм кире илтеп куюче машина йөртүчебез Галимҗан Гыйззатуллин да бар бит әле. Бик зур рәхмәт Сезгә дә.

Соңыннан бәйрәмебез түгәрәк өстәл тирәли дәвам итте. Өстәлләр сый-хөрмәт белән сыгылып тора, ни генә пешермәгәннәр безнең уңган-булган кызларыбыз. Тәмле пылауны да, телеңне йотарлык кабартмаларны да Рәмзия ханым Мифтахова алып килде.

Исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта тагын шулай бәйрәмнәрдә очрашырга Ходаем насыйп итсен, дип таралыштык.

Әнием кебек якын күңелемә,
Ярмәккәем, туган авылым.
Рухыма синнән көч ала алсам,
Бәхеткәем таба алырмын.
Һәр балага яшәү көче өсти,
Ярмәккәем, назлы сулышың.
Авылымның данын киләчәккә
Илтер өчен минем туышым».

DSC_08611-DSC_04741-DSC_04671-DSC_0478 1-DSC_0485 1-DSC_0507 1-DSC_0516 1-DSC_0526 1-DSC_0533 1-DSC_0550 1-DSC_05621-DSC_0565 1-DSC_0573 1-DSC_0588 1-DSC_0588-1 1-DSC_0592 1-DSC_0595 1-DSC_0597 1-DSC_0604 1-DSC_06101-DSC_0606 1-DSC_0626 1-DSC_0628 1-DSC_0636 1-DSC_0637 1-DSC_0639 1-DSC_0643 1-DSC_0657 1-DSC_0658 1-DSC_0661 1-DSC_0668 1-DSC_0678 1-DSC_0682 1-DSC_0691 1-DSC_0707 1-DSC_0712 1-DSC_0716 1-DSC_0720 1-DSC_0728 1-DSC_0741 1-DSC_0751 1-DSC_0766 1-DSC_0781

1-DSC_0778 1-DSC_07861-DSC_07891-DSC_07921-DSC_08301-DSC_0843 1-DSC_0847 1-DSC_0854Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Яңа Ярмәктә Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Бүләнтәй очым

 

Просмотров: 1805

Один комментарий

  1. Э Ф Э Р И Н !!!!!