Камышлыда Cабантуй дәртен яңгыр да сүндерә алмады (1НЧЕ ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0524Сок елгасы һәм тау тезмәләре арасында, агачлар белән уратылып алынган яшел хәтфәле аланда зур зәвык белән Сабан туе мәйданы ясалган. 1 июльдә аның әйләнәсендә Камышлы районында яшәүче милләтләрнең “йорт”лары һәм чатырлары тезелеп китте. Хуҗалар милли киемнәргә киенеп-ясанып, Сабан туе кунакларын үзләренең чатырларына чакырып тордылар, теләүчеләрне милли ризыклар белән сыйладылар.

Сабан туена чакырылган мактаулы кунаклар Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов белән бергәләп бәйрәм башланыр алдыннан “йорт”-чатырларда да булып, барсын да карап, аларның хуҗалары белән танышып чыктылар.

Аннан соң бәйрәмне ачу тантанасы башланды. Татар, рус, чуваш һәм башка милләт вәкилләреннән оештырылган зур җыелма сәнгать коллективы бик тә матур вокаль-хореографик композиция башкарды. Төп мәйданга төрледән-төрле әләмнәр, транспарантлар, шарлар белән бизәлгән колонналарга төзелеп, авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар вәкилләре килеп керде.

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары чыгышлар ясадылар һәм хезмәт алдынгыларын, юбиляр гаиләләрне бүләкләделәр.

Милли бәйрәмнең асылы булган көрәшне, концертны һәм  уеннарны  халык яңгыр астында карарга мәҗбүр иде. Шөкер, Cабантуй дәртен яңгыр да сүндерә алмады.

1-DSC_03741-DSC_0376 1-DSC_0379 1-DSC_0383 1-DSC_0384 1-DSC_0394 1-DSC_0396 1-DSC_0401 1-DSC_0411 1-DSC_0414 1-DSC_0416 1-DSC_0419 1-DSC_0421 1-DSC_0429 1-DSC_0433 1-DSC_0436 1-DSC_0441 1-DSC_0447 1-DSC_0452 1-DSC_0454 1-DSC_0458 1-DSC_0465 1-DSC_0470 1-DSC_0475 1-DSC_0485 1-DSC_0488 1-DSC_0491 1-DSC_0502 1-DSC_0509 1-DSC_0515 1-DSC_0518 1-DSC_0524 1-DSC_0535 1-DSC_0537 1-DSC_0538 1-DSC_0540 1-DSC_0543 1-DSC_0552 1-DSC_0556 1-DSC_0558 1-DSC_0559 1-DSC_0564 1-DSC_0565 1-DSC_0571 1-DSC_0578 1-DSC_0600 1-DSC_0612 1-DSC_0619 1-DSC_0634 1-DSC_0643 1-DSC_0652 1-DSC_0653 1-DSC_0659

Безнең сайтта әлеге чара турында тәфсиллерәк мәкалә дә урын алыр.

samtatnews.ru

Просмотров: 1764

Один комментарий