Иске Ярмәк авылында яшь белгеч Илфат Бәдретдинов хөрмәтенә зур бәйрәм оештырылды
Ел башында “Кайда туган — шунда ярап куйган” өлкә акциясе башланган иде. Анда туган авылларында һәм шәһәрләрендә калып эшләүче меңнән артык яшь белгеч катнашты. Ә якташлары, танышлары интернет аша тавыш биреп, алар арасыннан җиңүчеләр билгеле булды.
10 майдан акциянең финалында тавыш бирү дәвам итте. Финалга чыккан 36 кеше өлкәнең “Шәһәр”, “Көньяк-Көнчыгыш”, “Көньяк-Көнбатыш” һәм “Төньяк” дип аталган дүрт төркемгә бүленеп, көч сынашалар. Соңгысында Камышлы районының Рус Байтуганы авылы мәктәбенең тарих укытучысы Илфат Бәдретдинов та бар.
Милләттәшебез Казан Федераль университетын тәмамлаганнан соң туган авылына эшкә кайткан һәм бүген балаларга тарих серләрен ача, аларны чын патриот итеп тәрбияләү өчен күп көч куя.
Егетне финалга чыгуы белән якташлары котлады, акциядә җиңүен, “Өлкәнең иң шәп белгече” исеменә лаек булуын теләделәр. Яшьләрдә туган җиргә мәхәббәт, халкыбыз тарихына, теленә, мәдәниятенә карата ихтирам һәм горурлык хисләре, милли үзаң тәрбияләү максатыннан Илфат Бәдретдинов белән берничә авылда очрашулар да узды.
Иске Ярмәк авылында яшь белгеч хөрмәтенә зур бәйрәм оештырылды. Чарага район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, авыл җирлеге башлыгы Расих Габидуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар чакырылган иде.
Ярмәклеләр аларны Сок елгасы буенда җыр-бию белән каршы алдылар, җирле гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштырдылар. Каен себеркесе бәйләү буенча мастер-класстан соң, “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин яшьләрне, килгән кунакларны “Ярмәк вагы”на басу буенча да мастер-класс күрсәтте.
Ә хатын-кызлар Камышлы районында үскән шифалы үләннәр турында әңгәмә кордылар. Күп тә үтмәде, юкә чәчәге, мәтрүшкә, шалфей салып пешергән чәйнең хуш исләре кунакларны өстәл тирәли җыйды. Алар пылау, кыстыбый, бавырсак кебек милли ризыклардан да авыз иттеләр.
Төп игътибар, әлбәттә, Илфат Бәдретдиновка бирелде. Ул мәктәп укучылары, яшьләр белән аралашып, авылны яратырга, туган җиргә тугры калырга өндәде.
- Миннән кайчакта: “Шәһәрдә хезмәт шартлары да күпкә яхшырак, акчасын да яхшы түлиләр. Нигә анда гына төпләнеп калмадың?” — дип сорыйлар. Әле кечкенә чагымда ук миндә Әбүзәр бабамнан авылыбыз тарихын өйрәнүгә кызыксыну уянган иде. Бүген аның эшен дәвам итеп, укучыларымда туган якка мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.
Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан без Рус Байтуганы мәктәбендә “Легион” дип аталган хәрби-спорт клубы оештырдык. Аның әгъзалары тәртипле, башкаларга үрнәк булырга тиеш. “Легион” клубына керү өчен күпләр яхшы билгеләргә укый башлады, мәктәп, авыл тормышында актив катнашалар. Ә иң мөһиме — балалар туган җиребез, аның тарихы белән тирәнрәк кызыксына башладылар.
Туган нигезендә яшәгән, тарихын, гореф-гадәтләрен белгән кеше генә чын-чынлап бәхетле була ала, — диде ул.
25 августта “Кайда туган, шунда ярап куйган” акциясенең йомгаклау этабы башланды. 15 сентябрьгә кадәр акция сайтына (www.gderodilsa.ru) кереп финалда катнашучылар башкарган игелекле эшләр белән танышырга була. Ә Ильфат Бәдретдинов өчен www.gderodilsa.ru/people/ilfat-badrtdinov.php адресы буенча тавыш бирә аласыз. Әйдәгез, якташыбызга финалга чыгарга бергәләп ярдәм итик!
Ришат ИБРАҺИМОВ, мәдәният йорты җитәкчесе.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Поддержите своего земляка
Просмотров: 871