Алтын көзнең кояшлы ял көнендә Самараның Волгарь бистәсендә Дуслык көне гөрләп үтте. Бу бәйрәмнең өченче мәртәбә уздырылуына карамастан, халыкның кызыксынучанлыгы кимеми, киресенчә, арта гына бара. Бигрәк тә бәйрәмдә яшьләрнең күп булуы куандыра.
Моны өлкә Халыклар дуслыгы йорты идарәсенә яшь җитәкчеләр килү белән, ә халыкта фольклорга карата кызыксынучанлык арту белән дә аңлатырга буладыр. Яшьләр социаль челтәрләрдә дә күп аралаша, бүген модада булган музыка төркемнәрен дә яхшы белә, төрле чараларны да ничектер җитезрәк, кызыклырак итеп оештыра, матур итеп алып бара. Карагыз әнә, бәйрәмдә катнашучы музыкаль төркемнәрнең исемнәрендә русча бер генә сүз дә юк. Хәтта “БалаLike” сүзен генә дә авыз тутырып “Балалайка” дип укырлык түгел бит. Яшьләр! Кыланып калсыннар инде, ярар.
Бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы исемендәге Геройлар Аллеясенә чәчәкләр китерүдән һәм төрле милләт вәкилләре утырткан агачларга су сибүдән башланып китте. Аннары милли оешмалар җитәкчеләре һәм әгъзалары, өлкә районнарыннан килгән вәкилләр, мәктәп укучылары, сафларга тезелеп, Осетинская урамының икенче очында куелган сәхнә янына юл тоттылар.
Сафта баручылар армрестлинг, гер күтәрүдә ярышучы ир-егетләр төркеме яныннан узып барганда фотохәбәрчебез һәм мин, туктап, араларында татарлар бармы икән дип кызыксындык. Ярыш судьясы Роман Авинников “татарлар” сүзен ишетү белән җанланып китеп: “Әнә, әнә теге егет 16 килограммлы герне башта уң кулы белән, аннары сул кулы белән 37шәр мәртәбә күтәрде. Әлегә аны уздыручы юк”, — дип төртеп күрсәтте. Ул егет Иске Похвистнево авылыннан килгән Шамил Шакиров булып чыкты. “Мин гер күтәрү спорты белән үзлегемнән шөгыльләнәм. Дөрес, ярышларда катнашканда оештыручылар моңа ышанмыйлар, тренерың кем, дип сорыйлар”, — дип үзе белән таныштырды. Соңрак билгеле булганча, гер күтәрүдә аны уздыручы ахыргача табылмаган һәм нәкъ аны җиңүче дип игълан иткәннәр. Афәрин, Шамил!
Ә армрестлингта милләттәшләребез Руслан Вәлиев, Ильяс Атяшев, Рамин Касыймов һәм башкорт егете Азамат Салихов призлы урыннарны яуладылар. Бигрәк тә Русланны билгеләп үтәсе килә, чөнки ул 90 килограммнан авыррак үлчәүдә беренче урынны алды. Моңа кадәр Шенталы егете ике ел рәттән өлкә Сабан туйларында җиңүче итеп танылган булган.
Бу вакытта сәхнәдә төрле милләт коллективлары концерты бара иде инде. Биредә башкортларның “Ләйсән” бию ансамбленең башкорт кызлары биюе, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию коллективы башкарган “Ярмәк вагы”, белорусларның “Каданс” җыр коллективының дәртле җырлары, “Амонд” осетин бию төркеменең кылычлар уйнатып биегән лезгинкасы, Вьетнам кызлары биюе һәм “БалаLike” рус профессионал коллективы чыгышлары бәйрәмгә Россия халыклары дуслыгы төсен өстәп торды.
Осетинская урамы буйлап халык агыла да агыла. Инә төртергә дә урын юк. Инде әйткәнемчә, күбесе — яшьләр. Ата-аналар балаларының маймыллар кебек баудан үрелгән баскычлар буйлап үрмәләп йөрүләрен, робототехника мәйданчыгында роботлар акылына соклануларын, аттракционнарда мәтәлчек атуларын карап сөенделәр. Яшүсмерләр лазер тирында төз атарга өйрәнделәр, авыз ачып рус баһадирларының кул көче белән йөзле кадакларны турайтканнарын, цинк чиләкләрне кәгазь кебек ертып ташлауларын, тимер арматураларны муеннарына урап куюларын күзәттеләр. Интеллектуаль уеннар тирәсендә дә кеше күп булды. Әйтим инде: миңа ияреп килгән тугыз яшьлек оныгым Сережа шахмат уйнаучылар яныннан китмәде дә. Ахырда түзмәде, такта артына утырды да үзеннән күпкә олы абзыйларга өч мәртәбә шах һәм мат куйды.
Быел милли оешмаларга уртак зур чатыр бирелгән иде. Өстәлләрдә Коръән, Тора, Библия, һәр милләтнең язучылары һәм тарихчылары язган китаплар, милли газета-журналлар, кул эшләре, милли ашлар һәм эчемлекләр урын алган. Карап йөрүчегә кызык: берәүләр баллап чәй эчә, икенчеләре төрле сыралардан авыз итә…
Шунда ук төркем-төркем басып фотога төшәләр, җырлап йә биеп китәләр, ә урам өстендә әләмнәр һәм Россия флагы төсендәге шарлар чайкала. Өстебездән очып йөргән квадрокоптердан караганда Осетинская урамы аклы-кызыллы-зәңгәрле төсләр өере булып күренгәндер, мөгаен.
Чү, яныбыздан Самара кабель компаниясенең директорлар советы рәисе Әнвәр Кәшшаф улы Бульхин узып бара түгелме? Аның йөзендә шатлык уйный, ә янында оныгы Сергей һәм тагын бер кеше атлый.
- Исәнмесез, Әнвәр Кәшшафович! Кәефләр ничек?
- Әйбәт кенә. Менә дустымны очраттым әле. Чечен милләтеннән булган Чапай Хаджиев белән әллә инде егерме ел танышбыз, әллә күбрәк тә инде. Ышанычлы кеше һәм яхшы дус ул, - дип, бер-берсенең җилкәләреннән кага-кага үз юлларында булдылар.
Юл буена тезелеп баскан сатучылар янында халык аеруча күп. Ләкин аларның әйберләре гадәти кибет тауарлары түгел, борынгы кәсепчелек эшләре. Ни генә сатмыйлар монда! Агачтан ясалган шкатулкалар, уенчыклар, савыт-саба һәм уенчык сугыш кораллары, пыяла муенсалар һәм колак алкалары, хохлома рәсемнәре белән бизәлгән тәлинкә-кашыклар һәм башка кирәк-яраклар. Талкыш-каләвә осталары Римма һәм Мәүлет Низамовларның да эше яхшы бара, алар янында шәрык тәм-томнарын сатып алырга теләүчеләрдән зур гына чират тезелгән.
Ә сәхнәдә инде котлаулар башланды. Бүләк алучылар, әлбәттә, халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткән кешеләр. Араларында татарлар да бар. Менә, мәсәлән, Губернаторның Рәхмәте белән бүләкләнгән Лилия Вәлиева “Губерния” телеканалы өчен “Дом дружбы” дип аталган атналык программа әзерләп, анда төрле милләт халыкларының мәдәниятен, тормыш рәвешен яктырта. Безнең татар оешмалары эшләгән эшләр турында да телесюжетлар төшереп тора. Самара татарлары тарихына кагылышлы урыннарга эленгән истәлек такталары турында да, калфак һәм изү чигү буенча “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, талкыш-каләвә ясау буенча Римма һәм Мәүлет Низамовлар үткәргән мастер-класслар турында да тапшырулар әзерләде инде ул. Ниһаять, аның эшенә дә тиешле бәя бирелде.
Ә менә Диана Галиуллина исемле кызны без әле белми идек. Тольяттидан килеп педагогия университетының культурология факультетында укучы бу кыз “Диалог культур – основа мира” студентлар фестивалендә катнашып, татар милли ашлары пешерү буенча призлы урын алган икән. Диана киләчәктә дә шундый ук милли җанлы булып калыр, дип ышанасы килә.
…Бәйрәм «COMEDOZ», «CHEESE PEOPLE», «Fernandez Band», «BeLLini» коллективлары чыгышы белән дәвам итә. Яшьләр аларны рок-фестивальләрдәгечә кем үләнгә утырып, кем биеп тыңлый. Музыка белән кызыксынмаучылар рәтләр буйлап кызык эзләп йөриләр. Әнә ретро-автомобильләр тезелеп киткән. Олырак ирләр яшьлекләрен сагынып, “Победа”, “Запорожец”, “Москвич”, “ЗИЛ” машиналары янында таптаналар, ә хатын-кызлар “Без барыбыз да — Россия!” мәйданчыгында милли аш рецептларын язып алалар, төрле милләт халыкларының баш киемнәрен киеп фотога төшәләр.
Ниһаять, яшьләр биеп-җырлап туйдылар ахыры, микрофоннардан Россия гимны яңгырады. Аны бөтен халык белән бергә өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин, губерна Думасы рәисе Виктор Федорович Сазонов, шәһәр башлыгы Олег Борисович Фурсов һәм “Самара өлкәсе халыклары Союзы” рәисе Ростислав Эрастович Хугаев та җырлады.
- Бөек Идел буенда төрле милләт халыклары яхшы күршеләр кебек дуслыкта, бер-берсенең телен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшиләр. Шушы уңай тәҗрибә, зирәк акыл ата-бабаларыбыздан килә. Без бер-беребезне тулыландырабыз, тәҗрибә уртаклашып яшибез, һәм илебез дә шуның белән көчле.
Шәһәребезнең иң матур урыны булган Волгарь бистәсендә без Дуслык паркы утырттык, шунда ук милли йортлар корабыз. Киләсе елда Дуслык бәйрәме 10 — 15 мең кеше сыешлы паркта тагын да матуррак, тагын да күңеллерәк узачак. Нинди милләттән булуыгызга карамастан, яратышыгыз, өйләнешегез, илебез киләчәге өчен акыллы һәм зирәк балалар үстерегез! - диде Николай Иванович үзенең котлау сүзендә. Ахырда ул милли оешмалар тәкъдим иткән бер төркем активистларга өлкә хөкүмәте бүләкләрен тапшырды. Милләтара дуслыкны ныгыту эшенә керткән өлеше өчен Губернаторның Мактау билгесе белән күп еллар өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты булып эшләгән Әнвәр Бульхин бүләкләнде. Милләттәшебез сәхнәгә күтәрелгәндә Николай Иванович аны якын туганын күргән кебек җылы итеп сәламләде, әле Советлар чорында ук танышулары, күп еллар хезмәттәшлек итүләре турында әйтеп үтте. “Бульхин промышленность үсешенә дә зур өлеш кертә, милләтара дуслыкны үстерүгә дә көч куя”, — диде ул хезмәт ветеранының күкрәгенә Губернатор билгесен беркеткәндә.
Әнвәр Кәшшаф улы моңа бик шат иде: “Бу бүләк минеке генә түгел, әти-әниемнеке дә. Алар мине шундый итеп тәрбияләделәр. Сугыш һәм сугыштан соңгы чор авырлыкларын дуслык кына җиңә алды. Дошман безнең илебезне төртсәң аварга тора, дип уйлагандыр. Ләкин аларча барып чыкмады. Бүген дә без, Россия халыклары, бер гаилә булып яшибез. Мин үзем – татар, хатыным — рус, ә дусларым – төрле милләт кешеләре”, - дип сөйләде.
Губернаторның Мактау грамоталары белән өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, “Ыргыз” өлкә башкорт газетасы редакторы Сәлимә Краснова-Игенбетова, Самара милли тикшеренү университетының культурология һәм социология факультеты доценты Михаил Федоров, “Пайванд” таҗик милли оешмасы җитәкчесе урынбасары Баранжол Турголов, «Самаряночка” рус халык җыры коллективы җитәкчесе Виктория Рогова, “Масторава” мордва милли үзәге әгъзасы Вера Алексеева һәм башка милләт вәкилләре бүләкләнде.
Николай Иванович Меркушкинга да бүләк бар иде. Ростислав Хугаев аңа “Самара өлкәсе халыклары союзы”ның беренче санлы Дуслык ордены белән бүләкләде. “Халыклар дуслыгын ныгыту эшенә керткән өлешегез өчен”, — дип тапшырды ул бүләкне. Николай Иванович җавап сүзендә:
- Матурлыгы буенча башка орденнардан ким түгел, ләкин әһәмияте барысыннан да зуррак. Чөнки халыклар дуслыгы – киләчәгебезнең нигез ташы. Самара халкына тугры хезмәт итәргә сүз бирәм, - дип, бәйрәмне югары нотада тәмамлады.
Яшьләр әле тиз генә таралыша алмадылар. СМС тавыш бирү ысулы белән сайлап алынган җиде кеше Волгарь экошәһәрен төзүче “Амонд” төзү фирмасы вәгъдә иткән соңгы модель айфон белән бүләкләнгәннән соң, алар яңа танышлары белән аралаштылар, кафеларда утырдылар, паркларда күңел ачтылар. Кем белә бит, бәлки, шул көнне яңа гаиләләргә дә нигез салынгандыр…
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Елена ВАРФОЛОМЕЕВА фотосурәтләре.
КОНТЕКСТ:
В регионе отметили День Дружбы народов (ФОТОГРАФИИ)
Просмотров: 1337