Напоминаем, в соответствии с приказом Департамента образования Администрации городского округа Самара 26 ноября 2017 года на базе МБОУ СОШ «Яктылык» с татарским культурно-национальным компонентом прошла городская олимпиада по татарскому языку и литературе — конкурс знатоков татарского языка среди учащихся 1-11 классов школ Самарской области, где не преподается татарский язык. В конкурсе приняли участие 19 школьников, а также 2 дошкольника из городов Самара и Похвистнево.
Мероприятие было организовано муниципальным бюджетным общеобразовательным учреждением средней общеобразовательной школой «Яктылык» и Самарским областным татарским обществом «Туган тел» с целью сохранения и развития татарского языка в регионе.
Сначала для всех участников олимпиады и их родителей была организована экскурсия в школьный этнографический музей «Мирас».
В это же время руководительница самарского отделения всероссийского татарского женского движения «Ак калфак» Разия-ханум Аюпова организовала презентацию своих работ и провела для желающих мастер-класс по национальной вышивке.
Вот все гости школы собрались в актовом зале учебного заведения. С напутственными словами перед конкурсантами выступили учитель татарского языка и литературы МБОУ СОШ «Яктылык» с татарским культурно-национальным компонентом, заслуженный учитель Республики Татарстан Файзуллина Нурзида Ахмидзяновна, директор школы Радик Равгатович Газизов, председатель СОТО «Туган тел» Ильяс Гумерович Шакуров. Они пожелали ребятам удачи и победы в предстоящем конкурсе.
Конкурс состоял из письменного и устного туров. Ребята выполнили задания по родному языку и литературе в форме теста, затем наизусть прочитали стихотворения из творчества татарских поэтов, спели песни на родном языке, сыграли на музыкальных инструментах народные композиции. Также для всех желающих был организован совместный просмотр татарских мультфильмов.
Члены жюри — татароязычные журналисты региона Римма Нуретдинова и Алия Арсланова — провели анализ выполненных письменных олимпиадных заданий, директор СОТО «Туган тел» Фархад Махмутов, члены Совета СОТО «Туган тел» Фагим Юсупов, Азат Надиров оценили выразительное чтение стихов конкурсантами.
Вот и настал долгожданный момент подведения итогов конкурса. Итак, среди конкурсантов младшей возрастной группы первое место заняла ученица 1 класса МАОУ СамЛИТ г.о. Самара Сайфутдинова Сафия Юсуповна. Второе место у ученицы 1 класса школы №166 г.о.Самара Мингазовой Сабины Эдуардовны, а третье – у ученицы 1 класса Самарского медико-технического лицея Каримовой Дании Дамировны. А в номинации «Самые юные» победителями стали дошкольницы Сунгатова Риана и Каримова Надия.
Среди учащихся средней возрастной группы первое место заняла ученица 4 класса МАОУ СамЛИТ г.о. Самара Сайфутдинова Самира Юсуповна. Второе место у ученика 4 класса школы №154 г.о.Самара Таштабанова Амира Наилевича, а третье – у ученицы 4 класса школы №176 Сафиной Дианы Минеахатовны.
В старшей возрастной группе победу одержала ученица 6 класса ГБОУ СОШ №1 г. Похвистнево Латыпова Чулпан Ринатовна. Второе место заняла ученица 5 класса школы №20 г.Самара Шарифуллина Ляйсан Ильнуровна, третье — ученица 5 класса школы №20 г.Самара Нуруллова Лилия Рифкатовна.
Победители конкурса получили призы от спонсора мероприятия - «Кулинарии на Революционной».
В заключение мероприятия ученица 10 класса МБОУ СОШ «Яктылык», отличница, призер межрегиональной (3 место), международной олимпиады по татарскому языку (2 место) Гузель Шакурова показала участникам конкурса мастер-класс — выразительно прочла стихотворение Гакиля Сагирова «Телсез сабый». У многих родителей навернулись слезы от эмоционального чтения такого актуального на сегодняшний день произведения.
Фотографии Риммы НУРЕТДИНОВОЙ, Нурзиды ФАЙЗУЛЛИНОЙ.
* * *
Өлкә “Туган тел” татар милли-мәдәни оешмасы һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбе, ана телен саклап калу, аны үстерү максатыннан чыгып, инде дүрт ел рәттән татар теле буенча олимпиада уздыралар. Быел бу чарада татар теле укытылмаган шәһәр мәктәпләреннән унтугыз укучы катнашты. Бәйге 1 — 11нче сыйныф укучылары өчен оештырылган булса да, мәктәпкәчә яшьтәге Риана Сөнгатова (Самара шәһәре) белән Надия Кәримованы (Похвистнево) да оештыручылар шатланып каршы алдылар.
Чара, гадәттәгечә, “Яктылык” мәктәбендә узды. Иң элек кунаклар мәктәп каршында эшләп килүче “Мирас” музеенда булдылар. Аның җитәкчесе Асия Сәйфетдинова һәм яшь экскурсоводлар биредәге экспонатлар белән таныштырдылар. Аннан балаларны, аларның ата-аналарын мәктәп директоры Радик Газизов һәм өлкә “Туган тел” татар милли-мәдәни оешмасы президенты Ильяс Шәкүров сәламләделәр. Алар быел катнашучыларның аеруча күп булуына сөенүләрен белдерделәр. “Татар теле буенча белемебез җитми дип, бәйгедән куркырга түгел, актив катнашырга кирәк. Иң элек бу чара балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, милли үзаң тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Әйдәгез, киләсе елда да олимпиаданы тулы зал белән үткәрик”, — дип Ильяс Гомәр улы бүгенге катнашучыларга уңышлар теләде.
Олимпиада биремнәрен әзерләүче “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина залда утыручыларны кыскача бәйге шартлары белән таныштырып чыкты. “Иң элек тест формасында язма эшләрне башкарырга кирәк булыр, аннан актлар залында жюри әгъзалары сезнең белән аралашып, татар телендә сөйләшә белүегез дәрәҗәсен бәяләячәк. Биремнәр авыр түгел, курыкмагыз”, — дип балаларны дәртләндерде укытучы.
Татар телендәге фразеологизмнар, мәкальләр, кроссвордлардан төзелгән биремнәр чынлап та кызыклы иде. Катнашучылар бирелгән исемлекләрдән татар язучылары, рәссамнары, якташ шагыйрьләребезнең исемнәрен күрсәтергә дә тиеш иделәр. Сорауларны укып чыккач, балаларның дулкынланулары басылды бугай, җиң сызганып, бар да эшкә кереште.
Моны күреп, ишек артында торучы ата-аналар да җиңел сулап куйдылар.
- Өйдә үзара татарча сөйләшәбез, гореф-гадәтләребезне, йолаларны да саклыйбыз. Шуңа да улыбыз Ильяс ана телендә иркен сөйләшә, әби-бабасыннан догалар да өйрәнә. Быел Гали авылында үткән дини олимпиадада өченче урынга лаек булды, бүген дә сынатмас, дип уйлыйм, — дип сөйләде 157 санлы мәктәптә укучы Ильяс Булатовның әнисе Лилия ханым.
Ә менә Зөлфия Таштабанова ана телен өйдә генә саклап калып булмый, аны мәктәптә дә өйрәнергә кирәк, дип саный.
- Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ял көне мәктәбе эшләвен белгәч, ун яшьлек улыбыз Әмирне шунда йөртергә булдык. Дәресләрне Нурзидә апа Фәйзуллина алып бара. Татарстанның атказанган укытучысы, тәҗрибәле педагог балаларның игътибарын җәлеп итә, ана телен өйрәнүгә кызыксыну уята белә. Аеруча, балаларга татар телендә мультфильмнар ошый, — дип үзенең фикерен белдерде ул.
Олимпиадага балаларын алып килгән ата-аналар да бу көнне татар телендә “Шүрәле”, “Су анасы” мультфильмнарын карап ләззәтләнделәр. Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова оештырган кул эшләре күргәзмәсе дә әниләрдә кызыксыну уятты. Төсле тасмалар белән чиккән сөлгеләр, энҗе мәрҗәннәр белән бизәлгән калфаклар берсен дә битараф калдырырлык түгел иде шул. Кайберәүләр бу матурлыкка хозурланып кына калмыйча, Разия ханым янына утырып, хәтта чигеп тә карадылар.
Ул арада балалар язу эшләрен тәмамладылар, һәм бар да кабат тамаша залына җыелды. Олимпиаданың икенче өлеше башланды. Балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, уен коралларында татар көйләрен яңгыраттылар. Өлкә “Туган тел” милли-мәдәни оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов, оешманың совет әгъзалары Азат Надиров һәм Фәһим Йосыпов балалар белән аралашып, аларның телне ни дәрәҗәдә белүләре белән дә кызыксындылар.
Ниһаять, бәйгегә нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. 1 — 2нче сыйныф укучылары төркемендә Сафия Сәйфетдинова (Самараның мәгълүмати технологияләр лицее) — беренче, Сабина Минһаҗева (166 санлы мәктәп укучысы) — икенче, ә Дания Кәримова (Самараның медик-техник лицее) өченче урыннарны яуладылар. Икенче төркемдә беренче өч урынны Самира Сәйфетдинова (Самараның мәгълүмати технологияләр лицее), Әмир Таштабанов (154 санлы мәктәп) һәм Диана Сафина (176 санлы мәктәп) яуладылар. 5 — 8нче сыйныф укучылары төркемендә татар телен иң яхшы белүчеләр дип Похвистнево мәктәбе укучысы Чулпан Латыйпова (беренче урын), Самараның 20 санлы мәктәп укучылары Ләйсән Шәрифуллина (икенче урын) һәм Лилия Нуруллова (өченче урын) аталды. Җиңүчеләргә һәм чарада катнашучыларга өлкә “Туган тел” оешмасы һәм Самараның Революция урамындагы кулинария кибете тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Үз төркемнәрендә беренче урыннарны яулаган апалы-сеңелле Сафия һәм Самира Сәйфетдиноваларның әнисе Юлия ханым кызлары белән чын-чынлап горурлана иде.
- Шәһәрдә рус мохитында яшәп, татар телен саклап калу авыр, әлбәттә. Асия әбиләре дә, үзебез дә өйдә балалар белән гел татарча сөйләшергә тырышабыз. Туган тел — рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч бит ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел, — дип сөйләде Юлия ханым. Аның сүзләрен раслагандай Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, үткән елда Казанда узган регионара һәм халыкара олимпиадаларда 3нче һәм 2нче урыннарны яулаган Гүзәл Шәкүрова чыгыш ясады. Ул якташыбыз, каһарман шагыйрь Гакиль Сәгыйровның “Телсез сабый” дип аталган шигырен шундый эчтәлекле итеп укыды ки, хәтта залда утыручы аналарның күзендә яшь бөртекләре күренде. Әсәр балаларыбызны бишектән татар телендә сөйләшергә өйрәтергә, аларны ана теленнән мәхрүм итмәскә кирәклеген тагын бер кат искә төшерде. Бу темага фикер алышулар мәктәпнең ашханәсендә чәй өстәле артында да дәвам итте.
Алия АРСЛАНОВА.
КОНТЕКСТ:
С целью сохранения и развития татарского языка в регионе
* * *
Цель — организованно провести олимпиаду
Просмотров: 1635