Сайтыбызга — «бишле»!

“Самара татарлары” медиа-порталының 5 еллык тәүге юбилее уңаеннан

maxresdefault (1)Сайтыбыз туган көненә
Күпме кунак җыелган!
Ана телен яратырга
Йөрәкләрдә уелган!
 
Бөтен өлкә татарларын
Бергәләп берләштерде.
Көчле марка цемент белән
Барыбызны укмаштырды. 

Татар халкын таратырга,
Телебезне корытырга,
Гореф-гадәтне бозарга
Юл куймабыз беркемгә!
 
Андый көчләр юк та әле
Дөньябызда, галәмдә.
Дошманнарны тотындырмам
Кулымдагы каләмгә.
 
«Әннә» белән ачылган тел
Беркайчан да ябылмас.
Безнең сайттан да көчлерәк
Беркайда да табылмас.
 
Татар яши, яшәде дә,
Тагын да яшиячәк.
Кара көчләргә бирешмик,
Якты безнең киләчәк!
 
Милләтебез йөзек кашы -
«Туган тел» җәмгыяте.
Алар булгач яшәр әле
«Самар татарлары» сайты! 

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие - Денис авыллары, Шенталы районы.

Просмотров: 1616

2 комментариев

  1. Галәмәт зур йолдызларда
    Ноктага әверелә
    Үз телен оныткан халык
    Яши алмый ул үлә.

  2. Бишле + ! Сайт бик матур һәм уңышлы эшләп килә. Хәбәрләр тиз арада яңартылып тора!