Туган көнең белән, тынгысыз сайтыбыз!

maxresdefault

“Самара татарлары” медиа-порталының 5 еллык тәүге юбилее уңаеннан

Иртән иртүк торабыз да, интернетка керәбез,
Риммабызның хәбәрләрен сагынуны басабыз.
Биш ел шулай дәвам итә безнең кызыксынулар,
Андагы хәлләрне укыгач, язу теләге дә уянып куя, дуслар.

Төнне көнгә ялгый-ялгый, Риммабыз хәреф җыя,
Биш ел эчендә күпме хәбәр сыйдыра алды анда…
Дөнья буйлап татарларның тормыш-көнкүрешләре,
Кайсы кайда алдынгы да, кемнең туган көннәре.

Кызыксынган һәрберсенә ләззәтләнеп укыйсы,
Үз фикереңне дә тарсынмыйча, чын күңелдән төркисе.
Хәзер күршедәге апа да сайтка керә ала, аннан авыл хәлләрен
Капка төбендә, важный булып, тарата.

Менә нинди кызык дөнья:
Татар теле бетә диеп, чаң каккан заманнарда
Бу портал хезмәтенә сокланмый булмый чара.
Менә шундый мөмкинлекләр тудыручы
Сайт хуҗасы - Ильяс Гомәр улына рәхмәт хисләрен
Җиткерәбез Иске Ярмәк ягыннан.

Эшләрегез уң булсын,
Изге гамәлләр юлында киртәләр очрамасын.
Телебезнең гүзәллеген саклап,
Сайтыбызга җан өрүче Римма
Равил кызына илһам чыганагы
Ишекләре ачык торсын һәр чакта. 

Сүзләр — уртак, күңелләрдә
Бары бер изге теләк:
Тынгысыз сайтыбызның хәбәрләре
Булсын барсына үрнәк.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1470

Один комментарий

  1. Бик эчтэлекле — без — татарларга бик кирэкле сайт -унышлар телибез алдагы коннэрдэ!