Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Беренче кар…»

беренче карБеренче кар ява… Табигать ак тунын киеп карый. Әнә ерактагы таулар да, урманнар да агарып килә. Әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. Көз белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр?

Кар бөртекләре ниндидер көй астында бииләр сыман. Бер-берсен куыша-куыша аска таба очалар. Әйтерсең лә үзләрен кайдадыр бикләп тотканнар, бигрәкләр дә ашыгалар инде алар. Кайсылары агачларга кунып кала, кайсылары җирдә урнаша.

Тәрәз каршындагы баланым да бүген ак тунын киеп карады. Ботакларындагы кызыл җимешләре — матур алкалары да хәтта ап-ак булдылар. «Килешә, бик килешә сиңа кышкы туның, баланым».

Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА.

Камышлы районы, Бозбаш авылы.


КОНТЕКСТ:

Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Көз — рәссам»

* * *

Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Күзәтүләрем белән уртаклашам»

* * *

Беренче адымнар

Просмотров: 1065

Комментирование запрещено