Гомеренең күп өлешен татар теленә, татар мәгарифенә багышлаган Минзакир Шакир улы Нуртдинов вафат булуы сәбәпле барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз һәм күркәм сабырлык телибез. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәтә булсын!
Минзакир Шакир улы Нуртдинов 8 декабрьдә җирләнәчәк. Аның белән хушлашу 10.00 сәгатькә кадәр Самар шәһәре, Гагарин урамы, 49-7 адресы буенча үтәчәк.