“Шатлык”та Гаилә бәйрәме узды

2Самараның “Шатлык” татар балалары клубында Гаилә бәйрәме узды. Чарада шатлыклылар, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең “Сабыйлар” түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары катнашты.

Сабыйлар өчен күңелле программа төзелгән иде. Алар шәһәрдә “адашкан” Аю баласына (Руслан Сәлахов уйнады) әнисен эзләп табарга ярдәм иттеләр. Моның өчен төрле сынаулар үтәргә кирәк иде. Нәниләр татар телендә шигырьләр сөйләделәр, әти-әниләренә биеп-җырлап та күрсәттеләр. Ә ахырда, бәйрәмне алып баручы Илмира Мәҗитова (“Шатлык” клубы һәм “Сабыйлар” түгәрәгенең хореографы) һәм Карина Арсланова ярдәмендә алар Аю баласының әнисен эзләп таптылар.

Бу көнне “Шатлык” балалар клубында өйдәге сыман җылы атмосфера хөкем сөрде. Сабыйлар үзара бик тиз дуслашып, күңел ачтылар, ә өлкәннәр рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Татар халкына хас булганча, әти-әниләр күчтәнәчкә тәм-томнар алып килгәннәр иде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

2IMG_4899 Чебилэрем биюе Шатлык Шатлык1

Алия АРСЛАНОВА, “Шатлык” клубы җитәкчесе.

Просмотров: 1271

Комментирование запрещено