Хәзинәләр сандыгы

Минегаян әби Ситдыйкова (сулдан уңга) килене Фәнүзә һәм кызы Миннур белән.

Минегаян әби Ситдыйкова (сулдан уңга) килене Фәнүзә һәм кызы Миннур белән.

Игелекнең чиге юк, диләр. Ул чәчләргә чал өстәгән еллар белән дә, озын чакрымнар белән дә үлчәнми. Бары тик кешеләр күңелендә якты ха­тирә булып кына сакланырга мөмкин. Күп игелекләр һәм изгелекләр эшләп, үзе дә хәзинәләр сандыгына әве­релгән яраткан кайнанам Мине­гаян Сөнгатулла кызы СИТ­ДЫЙКОВА нәкъ шундый изге кеше.

Минегаян әниебез 1923 елда Совет Норлаты авылында урта хәлле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Сөнгатулла бик уңган кеше иде, дип сөйли ул. Йортларында сыерлары да, аты да, кош-корты, бөтен кирәк-яраклары да булган. Авылның аксакалы буларак биш вакыт намазын укып, ислам дине кануннары буенча яшәгән ул. Әнисе дә укымышлы һәм динле хатын булган.

Менә шулай матур гына тормыш иткәндә, кемдер Сөн­гатулла өстеннән ГубЧКга язып, аны кулакка чыгаралар һәм ун елга төрмәгә утырталар. Ул анда да югалып калмый, уңганлыгы һәм тырышлыгы аркасында вакытыннан алда төрмәдән чыга һәм туган авылына исән-сау әйләнеп кайта.

Тормыш дәвам итә. Кызлары Минегаян авылның иң матур кызы булып үсеп җитә һәм 1947 елда Вәлимөхәммәт Ситдыйковка тормышка чыга. Сугыш башыннан фронтка алынып, Берлинга кадәр барып җиткән хөрмәтле сугыш ветераны белән әниебез эштән курыкмый торган 8 бала тәр­бияләп үстергәннәр. Кызлары кечкенәдән колхоз фермасында сыер саудылар, бакчада һәм өйдә эшләделәр, чигү чиктеләр, бәйләү бәйләделәр. Бүген кайнанам кызлары һәм уллары белән чиксез горурлана. Балалары — аның ышанычлы таянычы. Аларның тату гаиләсе һәркем өчен дә үрнәк. Тормыш иптәше генә бакыйлыкка күчте шул.

Минегаян әби Ситдыйкова (сулдан уңга) килене Фәнүзә һәм кызы Миннур белән.

Минегаян әби Ситдыйкова (сулдан уңга) килене Фәнүзә һәм кызы Миннур белән.

Еллар, мәгърур елга суыдай, туктамыйча агалар да агалар. Инде әниебезгә дә 95 яшь тулды. Шушы яшендә дә аның йөзе нурлы, күз карашы җылы, хәрәкәтләре җитез, җиңел. Ел әйләнәсе йортыннан кеше өзелми. Әни янында балалары белән кызы Миннур яши. Аллаһының рәхмәте яусын, исәнлекләрен бирсен иде. Балалары, оныклары, оныкчыклары “әни”, “әби” дип өзелеп торалар. Ә аның яшь буынга әйтәсе сүзе бер: “Тормыш мәгънәсе озак яшәүдә түгел, кешеләргә изгелек эшләүдә. Гадел, намуслы кеше булып, хәләл хез­мәттә яшәргә кирәк!” — ди ул.

Минегаян әниебезнең йорты ерактан балкып, көлеп тора. Ә йорт эчендә шундый ук көлеп торучы, кешеләргә кирәкле булып яшәүче фидакарь җан гомер кичерә. Аяк-кулларың сызлаусыз, зиһенең зирәк, күзең нурлы, йөрәгең шундый ук шәфкатьле булсын. Озак яшә, әниебез!

 

Иң изге теләкләр белән улың Минвазыйх һәм киленең Фәнүзә КӘРИМОВЛАР.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1279

Один комментарий

  1. эбине генэ уртага кирэк иде утыртырга…………