Әкият илендә чибәрлек бәйгесе

1-DSC_0208Убырлы карчык, Су анасы кебек әкият персонажлары ха­тын-кызларга, туташ­лар­га көнлә­­шеп карыйлар икән. Имеш, чи­бәр­лек бәй­ге­ләрендә катнашып, төр­ле исем­нәргә, титулларга ия бу­лучы сылу­бикәләрдән алар бер дә ким түгел. Сөйләшкәннәр-ки­ңәш­кәннәр дә үзләре шундый бәйге уздырырга булганнар. Чараны үткәрү урыны итеп өлкә Халыклар дуслыгы йорты сайланган. Бәхеткә,  шул ук көнне анда өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте татар балалары өчен Чыршы бәйрәме дә үткәрә икән. Димәк, тамашачылар да, хөкемдарлар да күп булачак. Бүләккә акча сарыф итәсе дә юк — Кыш бабай аларны бушлай тарата ич! Чараны алып баручы Кышбикә дә аларны программага кертергә риза булган.

Чыршы бәйрәменә татар милли хәрәкәтендә актив катнашучыларның балалары һәм оныклары, “Сабыйлар” түгәрәгендә  һәм “Шатлык” балалар клубында шөгыльләнүче нәни милләттәшләребез килгән иде. Бәйгечеләр җыелган арада Кышбикә (өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активис­ты Альбина Мәхмүтова) сүз­не өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка һәм оешма директоры Фәрхәт Мәхмүтовка бирде. Җитәкчеләр барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм икенче елга бу бәйрәмгә тагын да күбрәк нәни милләттәшләребез килсен иде дигән теләктә калдылар.

Шул арада беренче кунак — Яңа ел (Кәрим Ибәтов) да килеп җит­те. Ул уңышларга бай булырга, барысына да күп итеп бәхет-шатлыклар өләшергә вәгъ­дә итте. Яңа ел спорт сөюче икән. Ул балаларга тә­гәрмәчле тимер­аякта шуып, акробатик номер ясап күрсәтте.

Ә нәниләр күзләрен ишек­тән алмыйлар, һаман Кыш бабайны көтәләр. Кышбикә дә моны сизде булса кирәк: “Бабакай белән оныгы күптән юлга чыкканнар иде. Адашып йөриләрдер, бәлки? Әйдәгез әле, бергәләп чакырыйк үз­ләрен”, — дип тәкъдим итте. Сабыйлар һәм әти-әниләр бертавыштан кунакларны чакырдылар. Шуны гына көткән диярсең, ишектән Кыш бабай (Марат Төхвәтуллин) белән Кар кызы (Юлия Карипова) күренделәр. Балалар аларны бик куанып, кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Бабакай да бер ел эчендә сабыйларны сагынып өлгергән. Ул аларны аркаларыннан чәбәкләп сөйде, Кар кызы белән төрле уеннар уйнатты. Ә Пират (Самат Мәхмүтов) аларга ярдәм итте.

Чү, без чибәрлек бәйгесе турында оныттык, бугай! Ул да Чыршы бәйрәме кысаларында бик күңелле үтте бит. Иң беренче булып Алтынчәч (Диана Белякова) үзенең сә­ләтен күрсәтте. Ул бик матур җыр башкарып, тамашачылар­ны моңлы тавышы белән әсир итте, тылсымлы эшләпәсе яр­дә­мендә балаларның уй-фикерләрен укый белүе белән гаҗәпләндерде.

Икенче бәйгече — Убырлы карчык (Фәрзанә Мәхмүтова) иде. Әкиятләрдән укып, без аны бик карт, бөкре итеп күз алдына китерә идек. Ә бәйгегә бик матур, яшь, мода буенча киенүче Убырлы килгән. Балалар хәтта аның “Хәзер сезне тотып ашыйм!” диюеннән дә курыкмадылар, шаяртуын аңлап, көлделәр генә. Убырлы әле матур итеп җырлый да, күңелле уеннар да белә икән. Балалар аның белән рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Ул арада Шүрәлия (Руфинә Зәйнуллина) дә килеп җитте. Озын бармаклы бу зат шундук кети-кети уйнарга кереште, иҗади биремдә көн­дәшләрен уздырырга тырышып, биеп күрсәтте. Балалар да Шүрәлиядән калышмадылар, ни кыланса, шуны кабатладылар. Нәтиҗәдә, бик матур заманча бию номеры килеп чыкты.

1-DSC_0208

Су анасы (Илмира Мә­җи­това) да чибәрлек бәй­ге­сен­дә катнашмыйча кала алмаган. Ул шулкадәр дулкынланган ки, хәтта күл буенда чәчен тарап утырганда алтын тарагын урлап китүләрен дә сизмәгән. Ярый ла Пират таракны кабат хуҗасына кайтарды.

Ә Су анасы көн саен күл янына килеп йөрүче ике чеби (“Шатлык” балалар клубына йөрүче Таһир Насыйров һәм Ай­дар Газизуллов) белән бик дус икән. Алар Су анасына көч-куәт биреп тору өчен бәйгегә килгәннәр. Якын дуслары “Че­би­ләрем” биюен биегәндә, аларга башка балалар да кушылды.

Менә бәйрәмгә соңгы бәй­гече — Принцесса Алия (Алия Гатауллина) килде. Ул Яңа ел турында җырлардан поппури башкарып, иптәшләре (Сафия һәм Самира Гатауллиналар) белән балаларны уйнатты һәм биетте. Үзләренең балачак җырларын тыңлап, әти-әниләр дә хискә бирелде.

Бәйге тәмамлангач, Кыш­бикә “Әйдәгез әле, кул чабып, һәр әкияти зат өчен тавыш бирик. Кем өчен иң көчле алкышлар яңгырый — шул җиңүче була”, — дип тәкъдим итте. Алкышлар барлык бәйгечеләр өчен дә тигез яңгырады. Чынлап та, бу көнне аларның һәркайсы җиңүгә лаек иде. “Алайса, дуслык җиңде!” — дип игълан итте алып баручы. Рәхмәтле әкият геройлары (Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар җи­тәкче­легендәге өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге) Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны уйнаттылар, җырлаттылар һәм биеттеләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Ә ахырда бабакай барысына да бүләкләр (иганәче — Надия Гатауллина) өләште. Уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган Чыршы бәйрәме һәм чибәрлек бәйгесе әнә шулай күңелле үтте.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Чыршы-чыршы, без сине сагынып көттек ел буе! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1034

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>