Хуш киләсең, Яңа ел!

133201119_img20141216101030384Тәңкә-тәңкә энҗе бөртек,
Ак карыңны сагынып беттек.
Ак бәхетләр өмет итеп,
И Яңа ел, сине көттек!
 
Бусагадан исән-имин,
Хәер-догаң белән узып,
Телебезгә, динебезгә
Ике куллап ярдәм сузып,
Уз әле син, и Яңа ел!
 

Хыял-өметләрне аклап,
Рухыбызны, җаныбызны
Өшү-имгәнүдән саклап,
Куандырчы, и Яңа ел!
 
Ап-ак карың муллык биреп,
Ризык-суны иркен кылып,
Күңелләргә шәфкать иңеп,
Түргә үт син, и Яңа ел!
 
Бәла-казалардан йолып,
Мәрхәмәтле иман нурын
Салып безнең туң җаннарга,
Хуш киләсең, и Яңа ел!
 
Тарих булып дастаннарга,
Тәңкә-тәңкә энҗе бөртек,
Ак кар ява җем-җем итеп.
Уз, Яңа ел, рәхим итеп,
Без бит сине шундый
                                  көттек!

Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Нурлаты авылы,
Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1357

Комментирование запрещено