Беренче адымнар

Съезд ТОЦ, фев

Диләрә Габбасова (сулдан уңга), Идеал Галәүтдинов, Вагыйз хәзрәт Яруллин, Әлфия Гыйниятуллина, Шамил Әхмәров, Фаикъ Давыдов һәм Равил Яһудин. (Казан, февраль, 1989 ел).

(Ахыры. Башы «Бердәмлек»нең 3 санында)

Шуннан соң инде “Туган тел” оешмасы гөрләп эшли башлады. Хәтта февральнең 17сендә Вагыйз хәзрәт Яруллин, Идеал Галәүтдинов, Әлфия Гыйниятуллина, Мурат Сафин, Фаикъ Давыдов, Шамил Әхмәров һәм Диләрә Габбасова Казанның Галиәcгар Камал театры бинасында күтәренке рухта узган “Халык хәрәкәте үзгәреш өчен -  Татар иҗтимагый үзәге” корылтаенда катнашып, Куйбышевта татар милли оешмасы барлыкка килү хәбәрен бөтен дөньяга ишеттерделәр.

Татарлар да шуны гына көткән кебек, “Аврора” клубында уздырылган беренче очрашу кичәсенә күпләп килделәр. Ә 27 февральдә Авиация заводының Спорт сараенда уздырылган “Кышкы Сабан туе” үз тирәсенә меңләгән кешене җыйды.

“Туган тел”нең бурычы, әлбәттә, җыр һәм бию генә түгел иде. Беренче җыелышта яңгыраган тәкъдимнәр эзлек­ле рәвештә тормышка ашырылып барды — 12 санлы кичке мәктәп директоры Хәридә Дашкина инициативасы белән татар мәктәбе оештыру, өлкә татар газетасы ачу буенча җитди эш башланды. Татар дәресләре 1989 елның 9 сентябрендә үк башланган булса, 1990 елның 25 апрелендә инде “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күрде. Аның беренче хезмәткәрләре Рәфгать Әһлиуллин, Идеал Галәүтдинов, Шамил Галимов һәм Әминә Шәмсетдинова дәртләнеп эшкә алындылар.

Шул ук чорда “Туган тел” активы Минәхмәт Сә­гыйров, Әлфия һәм Фәрхәт Мәхмүтовлар, Гөлсинә Нуруллина кебек актив әгъзалар белән тулыландырылды. Ә 16 апрельдә Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда уздырылган беренче “Уйна, гармун!” фестивале Шамил һәм Наилә Баһаутдиновлар өчен беренче чирканчык булды. Шуннан соң алар әле тагын егерме дүрт ел буе күләмле ча­раларның режиссерлары һәм алып баручылары булып калдылар. Баһаутдиновлар шулай ук өлкә радиосында “Идел­кәем-илкәем”, 1992 елның июненнән күпмилләтле “Радио-7” тапшыруларында (беренче директоры — Әминә Шәмсетдинова) алып баручылар булып эшләделәр. “Туган тел”нең беренче чараларын оештыруда Әлфия Гыйния­туллина, Идеал Галәүтдинов, Раилә Галләмова-Сафина (ул вакытта Куйбышевның мә­дәният институты студенткасы, ә соңыннан Камышлы районы администрациясендә мәдә­ният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе булып эшләде) катнаштылар. Оешманың кү­ләмле бәйрәм чараларын оештыру эшендә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючевның хезмәте бәяләп бетергесез зур булды.

Хәер, яңа һәм яшь көчләргә ул вакытларда кытлык юк иде. Бер-бер артлы оешмага килгән Шәүкәт Хәйбуллов, Рәфыйк Әбдиев, Гали һәм Хәйдәр Гәрәевләр, Илшат Каюмов, Асия Әхмәтова, Марат Әхтәмов, Наил Хәлиуллин, Гүзәл Ямалетдинова, Лилия Әбдрәфыйкова, Наилә Зимукова, Резедә Бадыйкова, Вилия Хәйбуллина, Нияз Хәбибуллин, Раушания Мингазова, Ринат һәм Рәйсә Гыйбадуллиннар, Ринат Шәрифуллин, Нил Шәмәков, Назиф Ибраһимов, Фәһимә Рәҗәпова, Розалия Хәлилуллова, Әкълимә Кантемирова, Сәрия Маннанова, Салих Вәлиәхмәтов, Әсфәндияр Вәлитов, Җәүдәт Борһанов, Рәфыйк Шәфигуллин, Флорида Локманова һәм башкалар оешма эшенә саллы өлешләрен керттеләр. Чөнки өстә атап үтелгән юл ярып баручыларның күпчелеге әле дә оешманың эше белән кызыксынып, ярдәм итәргә әзер торалар.

Кызганычка, бакыйлыкка китүчеләр дә байтак – Наилә Га­лимова, Шамил Яһудин, Әкълимә Кантемирова, Нияз Хәбибуллин, Вагыйз Кадыйров, Рәфыйк Әбдиев, Минәхмәт Сәгыйров, Дания Нәфыйгина, Равил Яһудин һәм Мурат Са­финнарның якты истәлеге киләчәк буын татарларына үрнәк булсын иде.

Куйбышев өлкә татар җәм­гыятен оештыру эшләре 27 майда оештыру кон­ференциясен­дә төгәлләнде. Ул шул ук “Яшь­ләр йорты”нда, Татарстанның Татар иҗтимагый үзәгеннән килгән халык иҗаты белгече Рәшит Җәгъфәров (1946 — 2008) катнашында узды. Шуннан соң инде яңа туган оешмабызга өлкә башкарма комитетының юстиция бүлегеннән исәп-хисап счеты алырга мөмкин булды.

…Утыз ел гомер утыз көн кебек кенә узды да китте. Өлкәбезнең татар тормышы күзгә күренеп үзгәрде: күп­санлы җәмәгать оешмалары барлыкка килеп, Самара өлкә хөкүмәте, шәһәр һәм район администрацияләре белән хезмәттәшлектә халык арасында массакүләм агарту эшләре алып баралар. 1989 елда башланган хәерле эшебез татар хәйриячелеген торгызу өчен дә уңдырышлы җирлек булды бугай. Самара, Тольятти, Сызран һәм башка шәһәр һәм авылларның эшкуарлары Равил Яһудин, Умәр Әмиров, Вазыйх Мөхәммәтшин, Шамил Хисаметдинов, Сания Каюмова, Али Сөләйманов, Хәмит Әюпов, Минәхмәт Хәлиуллов, Ильяс Шәкүров, Фәхретдин Канюкаев, Рифкать һәм Тәлгать Хуҗиннар, Әнвәр Бульхин, Әнвәр Горланов, Разия Әюпова, Фәния Хәки­мова, Хәбил Бикташев, Расих Латыйпов, Җәмил Рәхимҗан улы Вәлиуллин, Җәмил Әхмә­дулла улы Вәлиуллин һәм башка бик күп эшкуарлар Сабан туй, Нәүрүз, балалар фестивальләре кебек чараларга, мәчетләргә һәм татар мәктәбенә, милли газеталарга һәм китаплар бастырып чыгаруга хәләл малларын жәлләмәделәр. Дөресен әйткәндә, милли-мәдәни оеш­малар һәм мөселман оешмалары активистларының эш­чәнлеге һәм шушы риясыз кешеләрнең ярдәме белән генә Самара татарларының иҗ­ти­магый тормышы яшәп килә дә.

Туксанынчы елларда һәм аннан соң татар иҗтимагый хәрәкәтенә Фәридә Зин­нә­туллина, Гөлфия Азизова, Наил Заһретдинов, Рамил Төхвәчин, Алсу Баязитова, Ринат Ишмеев, Марс Бикбаев, Фәрит Биктимеров, Фәния Биккулова, Равил Ваһапов, Тәлгать Гәрәев, Данияр Сәйфиев кебек талантлы яшьләр килде һәм эшне заманчарак борып җибәрделәр. Яшьләр Казанның җәйге лагерьларында дөнья татарлары белән таныштылар, анда күргән-белгәннәрен өлкәбезгә дә яраклаштырдылар. Мәсәлән, Самара татар яшүсмерләре өлкәбезнең “Космос-2” лагеренда ял иткәндә үзләре өчен бик күп файдалы информация алалар, талантларын ачалар, белемнәрен арттыралар.

Татар музыка фестивале. 1992 ел. Оештыручы - Гүзәл Ямалетдинова (сулда).  

Татар музыка фестивале. 1992 ел. Оештыручы — Гүзәл Ямалетдинова (сулда).

Школа № 85

Дамир Гатин дәрес бирә.

Съезд ТОЦ, фев

Диләрә Габбасова (сулдан уңга), Идеал Галәүтдинов, Вагыйз хәзрәт Яруллин, Әлфия Гыйниятуллина, Шамил Әхмәров, Фаикъ Давыдов һәм Равил Яһудин. (Казан, февраль, 1989 ел).   

Утыз ел эчендә “Туган тел” оешмасы белән Рәшит Абдуллов, Азат Надиров, Вазыйх Мөхәммәтшин, Шамил Ба­һаутдинов, Әнвәр Бульхин, Фәхретдин Канюкаев, Ил­гиз Колючев җитәкчелек ит­теләр. Соңгы елларда оешма Ильяс Шәкүров кулы астында бик тә уңышлы эшләп килә. Тора-бара “Туган тел”дән — милли-мәдәни өлкә татар авто­номиясе (башта — Минәхмәт Хәлиуллов, хәзер  Әнвәр Горланов җитәкчелек итә) һәм шәһәр автономиясе (башта — Рифкать Хуҗин, хәзер — Ленар Сабиров), өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе — Фәхретдин Канюкаев) һәм “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды (Гомәр Батр­шин) үсеп чыктылар.

Куйбышевта татар җәм­гыяте оешканын күреп, Тольятти һәм Сызран шәһәрләре, Пох­вистнево һәм Шенталы районнары татарлары да кузгалды. Ә берничә ел элек Новокуйбышевскида — Ринат Ситдыйков (хәзер Ринат Азизов), ә Жигулевскида Илдар Шәрә­фетдинов татар оешмалары ачып җибәрделәр.

Әлбәттә, узган 30 елны тоташ җиңүләр чоры дип атар­га мөм­кин түгел. Монда бит эш татар оешмалары активистларының татар телен һәм мәдәниятен сак­лау теләгеннән генә тормый. Татар­лар­ның ихтыяҗлары күп очракта система киртәләренә барып төртелә. Шуңа да Самара өлкәсендә милли мәгариф системасын торгызу эше бер­дәнбер татар мәктәбен ачу белән әлегә тукталып калды. 70нче еллардан бирле өлкәдә дистәләгән татар мәктәпләре ябыл­ды.

Ә татар оешмалары ягыннан андый омтылышлар булмады түгел. Туксанынчы елларда Самараның 85 санлы мәктәбендә (укытучылары Әминә һәм Дамир Гатиннар), 8 санлы мәктәптә (Р. Кузнецова) татар теле дәресләре керә башлаган иде. Ләкин мәгариф органнары ягыннан ярдәм булмаганлыктан, алар озак эшли алмадылар.

Шулай ук 40 һәм 139 санлы мәктәпләрдә дә татар класс­лары ачу буенча эш алып барылган иде. Иң мөһиме, ата-аналар да, балалар да татар телен укырга риза булдылар. Тик ул факультатив та, якшәмбе мәктәбе дә түгел, ә тулы укыту программасына кертелгән “Яктылык” мәктәбендәге кебек ана теле дәресләре булырга тиеш иде. Ул эшебез дә барып чыкмады шул.

Ләкин татар җәмәгатьчелеге һәм ата-аналар бу мәсьәләдән кире кайтырга җыенмыйлар. Әлегә изге хыялларыбыз һаман шул “мәгариф системасы мөм­кинлекләре” дигән сүзләргә барып төртелә.

Хәер, хөкүмәттә генә түгел, үзебездә дә җитешсезлекләр бар, әлбәттә. Шушы дәвердә без “Уйна, гармун!” фестивален, Румия Валькаеваның — “Сабый”, Халидә Вәлиеваның “Таң йолдызлары” түгәрәкләрен югалт­тык. Ә бу бит олыларга да, кечкенә балаларга да талантларын ачарга, халыкка күрсәтергә мөмкинлек бирә иде. «Азан» газетасының басылуын да туктаттылар.

90нчы еллар башында үткәрелеп килгән музыка фестивальләрен дә бүген күпләр хәтерләмидер инде. Аларны башлап йөрүче һәм оештыручы “Туган тел” оешмасы башында торган Мансур Ямалетдинов иде. Бу идея Самара шәһәре администрациясенә дә бик ошады һәм моңа берничә ел буе акча да бирелеп торган иде. Фестивальләрдә, мил­ләтенә карамастан, музыка мәктәпләрендә һәм училищеларында укучы яшь музыкантлар катнашып килде. Бердәнбер таләп — татар композиторлары көйләрен, җырларын башкару иде. Берничә этапны узып, йомгаклау концертында чыгыш ясау хокукына ия булган нәни артистларны берзаман РСФСРның атказанган артисты Рафаэль Билалов һәм скрипкачы Алмаз Монасыйпов тыңлаганнар иде, икенче бер фестивальдә Шенталыда Марат Рәсүлев һәм Исмәгыйль Мостафин оештырган “Татар мәдәнияте көннәре”ндә катнашканнар иде.

Әйе, “Туган тел” оешканнан бирле күп сулар акты шул. Алар белән бергә илебез дә, җәмгыять тә бик нык үзгәрде. Милли телләр һәм гореф-гадәтләрне төссез массакүләм культура һәм глобализация кысрыклап килә. Татар милли хәрәкәте алдында яңа бурычлар калкып чыга, чор милли эшләрне башкачарак хәл итүне таләп итә. Егерме ел элек эшләнгән эшләр бүген актуаль түгел инде. Шуңа күрә башка милли оешмалар барлыкка килә, һәм алар милли һәм рухи-әхлакый чараларны уздыру эшенең бер өлешен үз өстенә алалар. Милли эшләр тирәсендә инде башка, яңа буын кешеләре мәш килеп эшләп йөри. Тик милли татар хәрәкәте алдында, гомумән, халкыбыз алдында һаман шул бер мәсьәлә — туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне сак­лау бурычы тора.

Шамил ГАЛИМОВ.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ: 

Беренче адымнар / Первые шаги

Просмотров: 1704

Комментирование запрещено