Гүзәл Яхина Башдрамтеатрының «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен югары бәяләде

35803Гүзәл Яхина Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының режиссеры Айрат Әбүшахманов куйган «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен югары бәяләде. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабының Инстаграм битендә хәбәр ителә. 

Спектакль тәмамлангач, бестселлер авторы Гүзәл Яхина актерлар белән бергә сәхнәгә баш ияргә чыкты. Тамашачы авторны һәм актерларны аягүрә басып алкышлады.

«Спектакль бик шәп килеп чыкты! Мин беренче чиратта бу эшне башлап җибәргән Айратка һәм барлык актерларга да рәхмәтлемен. Мин язган вакытта, мондый спектакль барлыкка киләчәген күз алдына да китерә алмадым. Миңа калса, спектакль буларак «Зөләйха» туды», — диде язучы.⠀

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1048

Комментирование запрещено