“Минем туган телем”

971221 февраль – Халыкара туган тел көне. Өлкәбездә аны зурлап бәйрәм иттеләр. Ә Самарда бу көнгә карата төп  чаралар өлкә Халыклар дуслыгы йортында оештырылган иде.

18 февральдән алып 20 февральгә кадәр биредә шәһәр мәктәпләре укучылары  өчен мастер-класслар оештырылды, интерактив мәйданчыклар эшләде. Балалар өлкәбездә  яшәүче төрле милләт халкы тарихы һәм тел үзенчәлекләре, милли киемнәре, гореф-гадәтләре  белән таныштылар, кызыклы викториналарда катнаштылар.

Ә 21 февральдә биредә “Минем туган телем” дип аталган чара узды. Анда Самарның милли якшәмбе мәктәпләре укучылары чакырылган иде. Балалар кызыклы һәм мавыктыргыч “сәяхәт”тә булып кайттылар… Бу турыда “Бердәмлек” газетасының икенче санында тәфсилләп язачакбыз.

Халыкара туган тел көненә карата бу чараларны “Фанки Таун” паркы һәм “У-РА” туризм һәм ял итү үзәге ярдәмендә өлкә Халыклар дуслыгы йорты оештырды.

IMG_20190221_135119IMG_20190221_135344 IMG_20190221_135522 IMG_20190221_135813 IMG_20190221_140209 IMG_20190221_140227 IMG_20190221_141001 IMG_20190221_142331 IMG_20190221_143006 IMG_20190221_143637 IMG_20190221_143918 IMG_20190221_144141 IMG_20190221_144243 IMG_20190221_144449 IMG_20190221_152248 Аиша Гиззатуллина Алина Садыкова, Альбина Черкасова Альмира Саитова Самаранын Яктылык мэктэбе нен татар теле хэм эдэбияте укытучысы Нурзидэ Фэйзуллина Слева направо - Руфина Хасанзянова, Алия Сулейманова, Диляра Мустафина

96169622 9626 9656 9659 9668 9704 9712 9728 9732 9737

Алия АРСЛАНОВА.

Автор һәм Искәндәр САИТОВ фотосурәтләре.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1438

Один комментарий

  1. Зур рәхмәт Самарадагы «Халыклар Дуслыгы Йорты» администрациясенә — безне — төрле милләтләрнең якшәмбе мәктәбе җитәкчеләрен һәм укытучыларын шушы чарада катнашырга чакырулары өчен. 20 нче февральдә мин «Халыклар Дуслыгы Йорты»нда бик теләп шәһәребезнең 65 нче мәктәп укучыларына татар теленнән дәрес бирдем, ә 21 февральдә «Яктылык» мәктәбендә укучы кызлар Альмира Саитова башкарган татар халык җырына милли бию башкардылар. АФӘРИН диясе килә кызларыбызга !
    Яктылык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина.