Данлы якташыбызның тууына 100 ел тулу уңаеннан

TMgOtRv-DqI15 мартта Камышлы районының китапханәсендә  шагыйрь, якташыбыз Әнвәр Мортаза улы Давыдовның тууына 100 ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары арасында әдәби бәйге уздырылды. 

Конкурста Камышлы районының 4 мәктәбеннән 4-10 сыйныф укучылары катнаштылар. Алар бик оста итеп татар һәм урыс телләрендә якташыбызның шигырьләрен укыдылар. 

Китапханә хезмәткәрләре көче белән Әнвәр Давыдовның тормышына, иҗатына багышланган видеопрезентация дә әзерләнгән иде, иң элек ул күрсәтелде.

Авыр эш жюри әгъзаларына туры килде: 40 катнашучылар арасыннан иң оста шигырь укучыларны сайлап алырга кирәк иде. Алар үз вазыйфаларын тиешенчә утәделәр.

22 мартта Камышлы район мәдәният йортында Әнвәр Давыдовның юбилеена багышланган зур тантаналы кичә узачак, чарада шагыйрьнең балалары, туганнары да катнашачак. Бәйгебездә җиңүчеләребез дә килгән кунакларга матур, эчтәлекле шигырләрен укыячаклар.

Шушы конкурсны уздырырга ярдәм иткән татар теле укытучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

9OGadt_OvGEa3WxytFKg8U TMgOtRv-DqI ZzFsp6u1ViQ

Камышлы районының китапханәсе.

Просмотров: 1090

Комментирование запрещено