“Мирас” фестиваленә әзерлек эшләре тулы көчкә бара

DSCN9488I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесенә санаулы көннәр калып бара. Аңа  әзерлек эшләренең иң кызган чагы. Кичә, 28 мартта, өлкә Халыклар дуслыгы йортында фестивальне оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

Чарада өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, бу оешмаларның директоры Фәрхәт Мәхмүтов,  “Мирас” фестивале директоры Искәндәр Сәетов, бәйгегә әзерлек буенча җаваплы, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Айназ Фәхретдинов һәм мәктәпнең хореографы Инзилә Гыйззәтуллина катнаштылар.

Искәндәр Зиннур улы оештыру комитеты әгъзаларын әзерлек эшләренең барышы белән таныштырды.

-          Бүгенге көнгә чарада катнашу өчен 184 гариза кабул ителде. Бәйгечеләр (500гә якын кеше) өлкәбезнең төрле төбәкләреннән, Татарстан, Башкортостан һәм Чувашстан Республикаларыннан, Пенза, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Краснодар төбәгеннән киләчәкләр. Төркмәнстаннан, Казахстаннан, хәтта Кытайдан да катнашучылар була. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, танылган мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар көтелә,  — дип сөйләде ул.

Утырышта фестиваль кунакларын, жюри әгъзаларын каршы алу, катнашучыларны, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү һәм башка оештыру эшләре турында сүз барды. Оештыру комитетының киләсе утырышы 3 апрельдә шулай ук өлкә Халыклар дуслыгы йортында узачак.

DSCN9480DSCN9483 DSCN9485 1 DSCN9488

Хөрмәтле милләттәшләребез! I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестиваль-бәйгесендә үзегез яисә балаларыгыз, якыннарыгыз катнашырга тели икән,  ашыгыгыз – гаризалар кабул итү 30 мартта тәмамлана. Гаризаларны оештыру комитетына (enrike.karuzo@ya.ru, miras.samara@ya.ru электрон адресларына) язып җибәрергә кирәк.

 Фестиваль 6-7 апрельдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда узачак.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.


КОНТЕКСТ:

Фархад Сабирзанович Махмутов и Искандар Зиннурович Саитов стали гостями прямого эфира р/с «Эхо Москвы» в Самаре (АУДИОЗАПИСЬ)

* * *

Сәетовлар «Манзара» тапшыруында кунакта булдылар (ВИДЕО)

* * *

ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә кунакта Самара өлкәсеннән милләттәшләребез Искәндәр Сәетов һәм аның кызы Әлмирә

* * *

Министр культуры РТ Ирада Аюпова: «Желаю всем участникам фестиваля «Мирас» вдохновения и новых творческих открытий»

* * *

«Мирас» фестивалендә самарлыларны да күрәсе килә…

* * *

Приглашаем принять участие в I Международном детско-юношеском и взрослом фестивале-конкурсе татарской культуры «Мирас» (СКАЧАТЬ ПОЛОЖЕНИЕ)

Просмотров: 1651

Комментирование запрещено