Кичә, 28 февральдә, өлкә Халыклар дуслыгы йортында I Халыкара «Мирас» татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесен оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Очрашуда фестивальнең директоры Искәндәр Сәетов чарага әзерлек турында сөйләде, үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде.
- Бәйге Самарда оештырылгач, анда үзебезнең сәләтле балаларны күбрәк күрәсе килә. Бүгенге көнгә чарада катнашу өчен 29 гариза кабул ителде. Кызганычка, алар арасында самарлылар бик аз. Быел фестиваль аеруча югары, Халыкара дәрәҗәсендә узачак, талантларны профессиональ жюри әгъзалары бәяли. Балаларга дәрәҗәле дипломнар, махсус бүләкләр тапшырылачак. Шәһәрнең сәнгать мәктәпләре җитәкчеләре белән сөйләшергә кирәк, бу мәгълүматны ата-аналарга җиткерсеннәр иде, – дип тәкъдим итте ул.
Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, бу оешмаларның директоры Фәрхәт Мәхмүтов Искәндәр әфәнденең сүзләре белән ризалашып, әлеге мәсьәләне кыска вакытта хәл итәргә кирәк, диделәр. Шулай ук башка регионнардан да катнашучыларны җәлеп итү максатыннан җирле милли оешмаларга фестиваль буенча мәгълүмат җибәрергә киңәш ителде.
Утырышта катнашучыларның яшәү урыннарын алдан карарга кирәклеге, башка эш моментлары турында да фикер алыштылар. Фестивальга әзерлек буенча җаваплы, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе хореографы Инзилә Гыйззәтуллина да үз тәкъдимнәрен кертте.
Фестивальдә катнашырга теләүчеләргә 30 мартка кадәр оештыру комитетына (enrike.karuzo@ya.ru , miras.samara@ya.ru электрон адресларына) чыгыш ясау программасын күрсәтеп, гариза язып җибәрү мөһим.
Чараны уздыру бик зур чыгымнар таләп итә. Аларны катнашу өчен түләнгән акчалар (взнослар) гына каплый алмый, иганәчеләр дә кирәк, дип белдерәләр оештыручылар. I Халыкара «Мирас» татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесен үткәрергә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, алар өчен түбәндә реквизитларны тәкъдим итәбез. Түләүләрне нигезләүдә моның фестивальне үткәрү фондына хәйрия взносы булуын язарга онытмагыз. Ә фестивальдә катнашу өчен хәйрия взносы түлисез икән, кем өчен түләгәнегезне язарга кирәк булачак.
Расчетный счет Самарской областной татарской национально-культурной автономии
Действует на основании Устава
р/с 40703810900300000013 в ПАО «АК БАРС» БАНК г. Казань
к/с 3010180000000000805
ИНН 6319728123
КПП 631901001
БИК 049205805
ОГРН 1106300002214
Адрес: 443009, г. Самара, ул. Воронежская, 9, оф. 203.
Телефон: 8-917-156-60-49, 8-927-722-71-48 Факс: 997-15-84.
Председатель Исполнительного комитета — Горланов Анвер Имранович,
исполнительный директор — Махмутов Фархат Сабирзанович.
Алия АРСЛАНОВА.
Самар шәһәре.
КОНТЕКСТ:
Просмотров: 1138