Казанда нәшер ителүче «Гаилә һәм мәктәп» журналы вәкилләре Камышлы районында булып кайтты

2_17Июнь азагында узачак X Бөтенроссия авыл Сабантуена багышланган махсус санга материал туплау нияте белән Казанда нәшер ителүче «Гаилә һәм мәктәп» вәкилләре Самара өлкәсенең Камышлы районында булып кайтты.

Камышлыда яшәүче һәр кеше язмышы безнең журналда урын алырлык. Күптән түгел 82 яшен тутырган чигүче Флюра апа, колхоз председателе вазыйфасыннан баш тартып үзе яраткан агач эшенә башы-аягы белән чумган Фәнис әфәнде, 100 еллык бай тарихлы татар халык театры коллективының, киләсе елга ярты гасырлык юбилеен билгелән узарга җыена торган «Ак каен» фольклор ансамбле вәкилләренең — һәммәсенең бүгенге яшь әти-әниләргә әйтер сүзе, уртаклашыр тәҗрибәсе бар. 

DSC03709-e1558013774150DSC03721-e1558013726719

Бәйрәм 29 июньгә планлаштырылган.

magarif-uku.ru

Просмотров: 1036

Комментирование запрещено