Сабырлык бизмәне булып яшәде

km-4WBdNiQUҖитди карашлы, тыныч холыклы, басынкы гына сөйләшүче, төпле, зыялы Мөхәммәт угылы Әхмәт Нафигин Самар татарларының күбесенә таныш. Гомере буе авиация тармагында эшләгән бу милли җанлы шәхес татар хәрәкәтенең бер җыелышын да калдырмас. Хатыны Дания ханым белән алар, икәүләп, күп еллар буена өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең хуҗалык эшләрен алып бардылар.

Әхмәт әфәнде 80 яшен тутырды. Аның белән тормыш, хезмәт юллары турында сөйләшеп утырдык.


– Әхмәт абый, сез – авиация һәм космонавтика тармагында эшләп, пенсиягә чыккан кеше. Мәктәп елларында галәм белгече булырмын дигән уй бар идеме? Бу һөнәргә кем юл күрсәтте?

Яшь чагында.

Яшь чагында.

– Әтием Куйбышевның беренче санлы авиация заводында хезмәт итте. Кечкенә чагымда мин аңа эшенә ашарга илтә идем. Ул ашаганчы, барысын да карап, уйнап-йөгереп йөрим. Мотовозлар, краннар мәктәптә укыган малай өчен могҗизадай күренә иде! 

Мин туган Зур Тархан авылыннан биредә күп кеше, шулай ук әнкәйнең абыйсы эшләде. Татарлар күп иде. Тора-бара, бөтен эшчеләрне белеп бетердем. Ә цех начальнигы: «Әә, безнең малай килгән!» – дия иде.

Шулай заводта кечкенәдән үз кеше булдым, ул миңа туган йортымдай. Әлбәттә, үсеп җиткәч,
нинди һөнәр алу турында уйланулар булмады.

Мәктәпне тәмамлагач, Куйбышевның авиация институтына укырга кердем.

Бишенче курстан соң «Прогресс» заводына практикага килдем. Мине шунда эшкә үк алдылар. Моның өчен аттестация үтәргә кирәк. Башкалар моңа айлап әзерләнәләр. Ә миңа ике атна гына бирделәр һәм аттестация уздым. 

Шулай ракета эшләнмәләренең техник-сынаучысы булып эшли башладым.

Аннары диплом якларга кирәк  иде. Мине заводтан җибәрмәделәр. Эшләп язарсың, диделәр. Сынауларны, төркемнәргә бүленеп, чиратлап уздырганга, дипломымны эштә язу мөмкинлеге булды. Аллаһыга шөкер, яхшы гына якладым һәм биредә хезмәтемне дәвам иттем.

Соңрак 17 санлы цехка, контроль-сынау станциясенә күчтем. «Прогресс» заводында 48 ел эшләп, пенсиягә чыктым.

– Кемнәрдән үрнәк алып эшләдегез?

– Бездә Казаннан, гомумән, бөтен Советлар Союзыннан килгән төрле белгечләр хезмәт итте. Әйдәп баручы инженерлар, төркем җитәкчеләре – Виталий Пилдес, Виктор Ципуштанов бик тә акыллы, тыныч, зыялы кешеләр иде. Үрнәк алырлык шәхесләр.

Аллаһыга шөкер, безнең коллектив бик дус булды, бернинди ыгы-зыгы килеп чыкмады. Һәрберсе үз эшен белде. Цехта, заводта гына түгел, хәтта бер генә участокта 7 – 8 төрле милләт кешеләре эшләде. 

Кореялы Иван Ким белән хәзер дә элемтәне өзмибез.

Казаннан килгән татарлар белән дә тату булдык. Мансур, Рәүф, Илһам һәм башкалар. Бервакыт шулай сынауны гел татарлар гына уздырдык. Шунда берәү, шаярып: «Кара әле, бу юлы сынауны гел татарлар гына үткәрделәр бит!» дигәч, көлешкән дә идек әле.

– Кызлар сайлаганда нинди сыйфатларына игътибар иттегез? Ничә яшегездә өйләндегез?

– Утыз яшькә өйләнү турында уйламадым да. Эш белән мәшгуль булдым. Бигрәк тә участогыбызда 75 кешенең барысы да яшь, өйләнмәгән иде. Аннары инде хезмәттәшләрем гаилә кора башладылар. Бер елны хәтта тугыз туй уздырдык!

«Егетләр, әйдәгез өйләнергә чиратка басыйк. Алайса акча җыеп бетереп булмый бит!» – дип шаяра идек.

Мине күрше татар әбисе Дания белән таныштырды. Күбесе кызларның матурлыгына карый бит. Ә минем өчен кешенең эчке дөньясы мөһим. Рәхәтләнеп сөйләшеп утыру – үзе бер байлык бит ул. Дания нәкъ шундый булып чыкты. Бер-беребезне ошаттык.

1969 елның көзендә өйләнештек Миңа – 30 яшь, аңа – 23. Шөкер, 42 ел бергә яшәдек. Кызганыч,
Дания 2011 елда вафат булды. Ике улыбыз Данис белән Рәмисне тәрбияләдек. Оныкларыбыз Алинә, Равил, Дамир үсеп киләләр.

252

Әхмәт Нафигин гаиләсе белән.

– Хатыныгызның кайсы сыйфатлары сезгә рәхәтлек бирде?

– Ул беркайчан да бер кеше турында да начар сүз әйтмәде. Аш-суга оста иде.

Без, өйләнешкәч, минем әти-әнием белән бергә тордык. Каенана белән килен бик тату яшәделәр. Хәтта әти-әниемнең, үзебез фатир алгач, безне җибәрәселәре килмәде.

– Ата-анагызның кайсы киңәшләре мәңгегә күңелегезгә уелып калды?

– Әти-әнине туганнарыбыз да, танышлар да, авылдашлар да бик яраталар иде.

Алар безне, мине һәм сеңелем Санияне, күршеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга, дус яшәргә өйрәттеләр. Кешеләргә мәрхәмәтлелек, ярдәм күрсәтергә өндиләр иде.

Аларның акыллы сүзләрен, өйрәткән догаларын, халык мәкальләрен, әйтемнәрен сеңдереп үстек.

– Намазга ничә яшегездә бастыгыз?

– Кечкенәдән унынчы сыйныфны тәмамлаганчы иртәнге намазны башкарып килдем. Аннан уку,
эш белән барып чыкмады, әмма догаларны һәрвакыт укыдым. Дания вафат булгач, ныклап дин юлына, намазга бастым, мәсҗидкә йөрим.

– Тормышыгыздагы иң истәлекле вакыйгалар нинди?

– Гаилә кору, балалар тууы гомерлеккә шатлыклы мизгелләр булып калалар. «Ялкынлы яшьлек » ансамблен оештыру, милли хәрәкәттәге зур вакыйгалар минем өчен бик тә әһәмиятле.

– Татар халкының киләчәге бармы?

– Бар, Аллаһы теләсә. Татар үз-үзен беркайчан да югалтмас. Шундый асыл, тырыш, бердәм халык югалырга тиеш түгел. Әмма моның өчен һәрвакыт эшләргә, хезмәт куярга кирәк. «Яктылык» мәктәбе, «Туган тел» җәмгыяте һәм башка оешмаларыбыз бар.

«Яктылык» – ул чәчәк. Шундый чәчәкне үстергән халык нишләп яшәмәсен инде!

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 1 (22), январь — март, 2019 ел.

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено