Сокланмыйча Сезгә мөмкин түгел

gHsYn1DmTDQ1Бәхет  тели  кеше, бәхет көтә,
Бәхет эзли бала чактан ук.
Бәхет — икән ул картлык килгәч,
Әйтә алсаң:
“Мин бәхетле”, — диеп шатланып.

Нинди мәгънәле матур шигырь юллары. Дөрестән дә шулай бит инде ул. Яшь чакта барыбыз да матур, йөгереп йөрибез, шаярабыз-көләбез, барыбыз да бәхет кочагында йөзәбез. Ә картайгач…

Минем бүгенге язмам герое да шатланып: “Мин бәхетле”, — диеп горурланып әйтерлек. Ләкин алай тулы бәхет белән яшәр өчен күпме сикәлтәле юллар үтәргә, гомер буе көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә.

Фәния апай

Фәния апай Шагит кызы 1940 елны Яңа Ярмәк авылында дөньяга килә. 1941 елны сугыш башлана. Әтисен сугышның беренче көненнән фронтка алалар. Майҗамал апа бу бәләкәй кызчык беләп кала. Шулай итеп бу кыз бала ачлы-туклы үсә. Әниләре эшкә йөри. Фәния апайны да үзе белән ияртеп йөргән, эшләмичә ярамый. Йортта да эш күп: утын әзерлисе, печән  чабасы, бакча утыйсы. Аның әнисе бер көн дә эшкә чыкмыйча калмый. Көздезләрен басуда-кырда эшләсә, төнлә фронтка җылы оекбашлар-бияләйләр бәйли ул. Дошманны җиңәр өчен барлык халык та күтәрелгәндә, ничек итеп инде тынычлап утырасың. Шулай тормыш дәвам итә. Сугыш беткәч әтиләре фронттан исән-сау кайта.

Аннан соң әле Фәния апаның иркәләре туа: Рәсих абый (ул гомер буе Клявлинода комбикорм заводында начальник булып эшләгән, күптән инде вафат, искә алулар дога булып барсын) һәм Рафаэль абый. Сугыштан соңгы еллар бик тә авыр булса да, әкрен генә тормыш җайлана. Фәния апа кул арасына бик яшьли керә. Сыер савучы булып эшли ул. Бу уңган-булган кызны тракторчы егет Яниәхмәт абый бик күптән  күзәтеп, үз итеп йөри.

Яшь чак, дәртле чак. Яз җитү белән яшьләр кичке уеннарга чыга башлыйлар. Шунда инде Фәния апа белән Яниәхмәт абыйның уртак серләре дә табыла. Яниәхмәт абый Фәния апага тәкъдим ясый.

Һәркайсыбызның үз юлы, үз  сукмагы бар. Җир йөзендә без барыбыз  да яратырга, бәхетебезне табарга, оя, гаилә корырга килгәнбез.

…1958 елны Фәния апа Яниәхмат абый белән тормыш башлап, кечкенә генә туйлар ясап, гаилә учагын тергезеп җибәрәләр. Ике тәрәзәле кечкенә генә өйдә  яши башлыйлар.

Бер-берсен аңлап, сөеп һәм сөелеп, матур гына яшәп китәләр алар. Бер елдан соң мәхәббәт җимешләре – уллары Нурсәхи,1962 елны – Наил, 1967 елны – Флера туа.

Ата-ананың шатлыгының иге-чиге булмый.

Тормыш юлында ачысы да, төчесе дә күп булгандыр

Авырлыкларны җиңеп, бирешмичә, утларны йотып, сөенечләргә күңелләре күтәрелеп гаилә  учагын сүндермичә яшәгәннәр алар. Яниәхмет абый гомер буе тракторда, буш вакытларында төзелештә эшләгән. Ә Фәния апай инде фермада да, мәктәптә пешекче булып та, клубта мөдир булып та эшләргә элгерә. Аның тырыш хезмәтен медальләре бизи. Ул хезмәт ветераны. Әле бит колхоз басуларында күпме утаулар да утарга, балаларны укытырга, эшкә өйрәтергә… Нурсәхи абый яшьтән үк чирле була, ул бала өчен Ана күпме яна-көя. Нурсәхине укырга да алмыйлар, андагы күз яшьләре инде, Фәния апа елый-елый сөйли.

Тормышка бик тә яраклы итеп үстерәләр Нурсәхине: бер сыйныф белеме булмаса да, ул нинди генә тракторга утырса да — эшнең рәтен белеп эшли, үзе ремонтлый. Әле бүгенгесе көнне дә алдынгы механизатор, әнисенең уң  кулы ул.

Фәния апага зур сынаулар аша үтәргә туры килә, 2004 елны Наил исемле малае фаҗигале үлемгә дучар була, Яниәхмәт абый да күптән юк инде (искә алулар дога булып барсын). Күпме күз яшьләре түккән ул……

…Фермада эшләгән елларын искә алганда

- Сеңелем, ул елларның авырлыгын белсәң икән. Кул белән дистәләгән сыер савабыз, көч җитми, бармаклар оеп бетә иде. Тик кешедән каласы килми, йөгерә-йөгерә эшлисең. Сөте дә күп, ул елларда үлән яхшы, печән күп, өстәвенә фураж белән апара пешерәбез. Сөтлебикәләр тук иде. Уйлап утырам, авыр булса да бик тә күңелле иде эшләүләре. Хәзер инде олы яшьтә без, чирләр баса, җир җимертеп эшләп булмый, — дип сөйли.

Юк, бу сүзләр дөрес түгел. Әле Фәния апа бер карыйсың — бакчада эшли, бер карыйсың — өйдә. Казлар, үрдәкләр дә үстерә әле  ул. Йорт-куралары ялт итеп тора, уңганнарның да уңганы ул. Ачык йөзле, тәмле телле Фәния апабыз аш-су остасы да әле. Кем килсә дә — чәй эчермичә җибәрми, аның йорты — гөлләр оясы. Балалары да уңганнар аның. Флера апай Исаклыда гаиләсе белән яши. Кызы да үзе кебек ачык, итагатьле. Флера апайны белмәгән кеше юктыр: авылы өчен янып-көеп тора, берәр чара үткәрәбез дисәң, эх дигәнче кайтып җитә. Рәхмәт, Флера апай!

Фәния апай балалары, оныклары бәхетенә куанып яши. Тормышлары мул, җитеш. Чыннан да бәхетле әни, бәхетле әби ул. Очраганда хәл-әхвәлеңне сорашып, кирәк булса ярдәм итеп яши безнең Вәлиәхмәтовлар гаиләсе. Без олыларыбызның хәер-фатыйхасы, кылган догалары белән исән-сау йөрибез, гөрләтеп яшибез.

Фәния апайны олы юбилее белән котлыйбыз! Аңа 80 яшьне беркем дә бирми, чөнки аның йөрәге әле 18дә! Фәния апай, Сезгә корычтай исәнлек, тынычлык телим, кайгы-хәсрәт күрмичә, балалар-оныклар игелеген күреп яшәгез!

Авылдашлары исеменнән клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 990

Комментирование запрещено