Кышкы урман — әкият бит ул!

4Кышның матур көнендә тормыш иптәшем белән саф һава сулап кайтыйк әле дип, урманга сәяхәткә  чыктык: иптәшем — чаңгыда, мин — скандинав йөреше белән.

Их, яратам да соң кышкы урманны! Әкият бит ул. Матур, серле әкият! Бөтен дөнья аклыкка чумган, агачлар җем-җем итеп торган мамык шәлләрен ябынганнар. Урман-кырлар өстендә тантаналы тынлык. Яшәгән җиребезнең кышкы табигате бигрәкләр дә матур шул. Аның гүзәллеген  күрә  һәм  тоя белергә  генә кирәк.

Әнә мәктәп укучылары да чаңгы шуалар. Менә ерак та түгел кар шыгырдаганы ишетелә. Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә, нәкъ урман янында яшәүче абый-апалар да, салкын көнгә карамый, исәнлекләрен арттырып, урман эчендә матур гүзәллекне күзәтеп йөриләр икән. 

234 5 1

Әйе, кыш көнне урманда йөрүнең бер зыяны да, куркынычы да юк. Еланнар җир астына — ояларына качтылар, чебен-черкидән дә арындык.

Үз сәламәтлеге турында уйлаган һәркемнең кышкы урманда булганы, аның матурлыгын күргәне, чаңгыда йөргәне бардыр. Моны даими эшләгәннәр исә көр кәефләре, актив, сәламәт булулары белән аерылып торалар. Димәк, кышкы урман энергиясе аларга, чыннан да, уңай йогынты ясый. Шулай булгач, һәммә сәламәт булырга теләүчеләрне үзебезнең сихри табигатьне күрергә чакырам. Табыгыз вакыт! Исәнлегегезне арттырыгыз! Ап-ак карларны шыгырдатып басып йөрүләре генә дә ни тора бит. Уйлап карагыз әле, авылдашларым.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА, җирле «Ак калфак» оешмасы әгъзасы.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1127

Комментирование запрещено