Һәр эшнең үз мәшәкате

x9DXJQSvafYКазан артистларының концертлары күбесенчә Самараның Киров мәйданындагы Иҗат Сараенда узуында аның адми­нистраторы, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Флорида ЛОКМАНОВАның өлеше зурдан. Дөрес, әлегә анда капиталь ремонт бара. Ләкин татар эстрадасы җырчылары, Самарада гастрольләр оештырырга теләсәләр, барыбер Флорида Әгъләмовнага мөрәҗәгать итәләр.

- Флорида ханым, Самарада татар концертлары оешты­ра башлаганыгызга да байтак бит инде?

- «ЦСКБ-Прогресс» заво­дының Мәдәният сараена (хәзер ул шушы Иҗат Сарае инде) урнашып, бер-ике ел эшләгән идем инде. Бервакыт өлкә «Туган тел» та­тар җәмгыяте әгъзасы Азат Надиров килеп керде һәм татар­чага тәрҗемә ителгән һинд кинола­рын күрсәтергә тәкъдим итте. Мин ризалаштым, җитәкчеләр дә каршы килмәде. Кулдан афишалар язып, шәһәрнең төрле районнарына элеп чыктык. Ни гаҗәп, киносеанска халык шактый күп җыелды.  Аннан икенче берәү эзләп килде: «Мине Хәбил Бикташев җибәрде. Куйбышевта татар концерты уздырырга ярдәм итмәссезме икән?” — дип, афишаларын сузды. Әлбәттә, аңа да ярдәм иттем. Шулай итеп, безнең Мәдәният сара­енда Казан артистлары беренче тапкыр концерт куйдылар.

- Бу чараларны оештыру җиңел түгелдер? Дөнья хәл­ләре төрле була…

- Һәр эшнең үз мәшәкате бар, әлбәттә. Концертка бер ай кала афиша­лар эләбез, рек­лама бирә баш­лыйбыз. Интер­нет барлыкка килгәч, эшебез бермә-бер җиңеләйде — социаль челтәрләргә, төркемнәргә белдерүләр эләргә дә мөмкин булды. Билетларны да интернет аша гына сатабыз хәзер.

Артистларны каршы алып урнаштыру, тукландыру да безнең өстә. Ерактан килгән җырчыларны, ә аларның күбесе Татарстанның халык артистлары, хостелларда гына кундырасы килми. Кунакханә хуҗалары белән аерым сөйләшеп, ташлама ясатып, җайлы бүлмәләргә урнаш­тырам.

Графикка килгәндә, кайсы артистның кайчан килүе бер ел алдан билгеле инде. Гадәттә, февральдә — Салават, мартта — Данир Сабиров, Гүзәл Уразова киләләр. Апрельдә — «Дуслык күпере», ә көзен «Татарча солянка» концертлары уза. Башка артистлар килергә теләк белдерәләр икән, аларга да вакыт һәм урын табабыз.

- Ә Самара тамашачысы кай­сы җырчыны күбрәк яра­та?

- Соңгы вакытларда иң күп тамашачы җыйган җырчы — Әнвәр Нургалиев. Шулай ук Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин, Гүзәл Уразова концертларына да халык күп җыела. Репертуарлары, тавыш-моңнары белән аерылып тор­ган һәр артистның үз тамашачысы бар.

- Ә үзегез кемне яратып тыңлыйсыз?

- Арадан берсен генә дә аерып әйтә алмыйм, барысын да берти­гез күрәм. Һәрберсе үзенчәлекле, сәләтле. Тормышта да күбесе йомшак күңелле, ачык кешеләр. Кайберләренең гаиләләре белән дә аралашабыз. Концертлар арасын­да да шалтыратышып, бер-беребезнең хәлен белешеп, бәйрәмнәр белән кот­лашып яшибез. Еш кына Казанга туган көннәренә, бенефисларга чакыралар.

- Ярым буш залда чы­гыш ясаган артистлар са­маралыларга үпкәләп кит­миме?

- Заманасы шул хәзер, бар нәрсә дә кыйбат, халыкның акчасы юк. Концертларга иң яраткан артистларына гына йөриләр. Артистлар да моны аңлый. Халыкның аз йөрүенә концертларның күп булуы да йогынты ясый, әлбәттә. Элек елына дүрт тама­ша булса, хәзер аена дүрт. Безнең халык «билдән түбән» мәзәкләрне дә яратып бетерми.

- Сез татар концертларын Самараның башка мәйдан­нарында да үткәрергә ярдәм итәсез, әйеме?

- Концертлар­га күбрәк кеше килер дип,  бер елны Филармония залын алып карадык. Моннан әллә ни отмадык, дип әйтер идем, 900 урынлы тамаша залын көч-хәл белән тутырдык. Аренда бәясе зур. Ришат Төхвәтуллин: «Флорида апа, без чыгыш ясыйбыз да китәбез. Реклама бирү, халык җыю кебек мәшәкатьләр сезнең башка төшә. Җәфаланмагыз, безне Киров мәйданындагы Иҗат сарае да канәгатьләндерә”, — диде. Шулай да, мин аның концертын Филармониядә үткә­рүебезгә шатмын.

- Флорида ханым, Иҗат сара­енда балалар өчен төрле түгәрәкләр эшләп килә. Сез алар өчен дә җаваплымы?

- Әйе, ремонтка ябылганчы балаларның «Искорки» музыкаль-хореографик түгә­рәге, «Акварели», «Акаде­мия танца» эстрада бию ан­самбльләре, «Рус халык җыр­лары хоры», «Сугыш һәм хезмәт ветеранна­ры хоры» кебек иҗади коллективлар эшләп килә иде. Аларның үз сәнгать җитәкчеләре бар. Көн саен диярлек нин­дидер бер чара уза. Ветераннар, инва­лидлар, балалар өчен спектакльләр…  Әлбәттә, оештыру буенча килеп чык­кан проблемаларны хәл итәргә без ярдәм итәбез.

- Гаиләгез, тормыш иптә­шегез мондый тыгыз эш графигына каршы түгелме?  

- Камил профессиясе буенча хәрби хезмәткәр, эшемне  никадәр яратканымны аңлап, хәлемә керә белә. Аллаһыга шөкер, көнне-төнгә ял­гап эш­ләсәк тә, балаларыбызга яхшы тәрбия, югары белем бирә алдык. Кызыбыз Юлия Самара педагогия институтының чит илләр теле факуль­тетын Кызыл дипломга тәмамлады, улым Руслан, минем эзләрдән ки­теп, Са­мараның сәнгать институтын тәмамлады. Дөрес, үз һөнәре буенча эшләми, бер оешмада менеджер вази­фасын башкара. Балалар икесе дә үз гаиләләре белән яшиләр. Руслан белән киленебез Гөлназның кызлары үсеп килә. Буш вакытларымны аңа багышларга тыры­шам. Ул да «әби-бабай» дип өзелеп тора, бездә куна калырга ярата.

- Буш вакытыгыз юк та дияр­лек, җәен ял итәсездер инде?

- Июньдә Иҗат сараенда мәктәп лагерьларында ял итүчеләр өчен төрле чаралар оештырыла. Анда Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары да катнаша. Ике көн рәттән лагерьлар ачу тантанасы уза, програм­маны тулысынча без әзерлибез. Башка балалар өчен дә төрле чаралар оештырабыз. Самараның кур­чак театры, Тольятти коллек­тивлары чыгыш ясыйлар. Элек опера һәм балет, яшь тамашачы театрлары тамаша куялар иде, кызганыч, соңгы елларда килми башладылар.

Ә июльдән август уртасына кадәр ял итәбез, әлбәттә. Көз җиткәч, җиң сызганып, кабат эшкә керешәбез.

- Флорида ханым, сез бит әле өлкә «Туган тел» та­тар җәмгыяте әгъзасы да? Оешма уздырган чараларда актив катнашасыз, оештыру эшләрендә дә ярдәм итәсез…

- Татар җәмгыятьләре уз­дырган бөтен чараларда да, кулымнан килгәнчә, ярдәм итәр­гә тырышам. Соңгы вакытта алар «Заря» мәдәният сараенда уздырылуына карамастан, ничек үткәрделәр икән, бар да яхшы уздымы икән, дип уйлап, борчылып йөрим.

- Тамашачыларга нинди теләктә каласыз?

- Мин тамашачыларыма бик рәхмәтлемен. Финанс яктан авыр булса да, күптән ремонт таләп иткән залда уздырылган бөтен мәдәни чараларга да йөрергә тырыштылар. Иҗат йорты төзекләндерелгәч, яраткан тамашачыларымны матур һәм якты залга, җайлы кәнәфиләргә утырып тамаша кылырга чакыру мизгелләре кайчан килеп җитәр инде, дип хыялланам.  Ул вакытта коронавирус та чигенер, дөньялар да тынычланыр, дип өметләнәм. Очрашуларга кадәр, кадерле дусларым! — дип тәмамлады ул сүзен.

7JD5g2lnENc3r-J-XKJX88 x9DXJQSvafY

Алия АРСЛАНОВА.

(«Самар татарлары» журналыннан)

 

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 869

Комментирование запрещено