Кариев театрында премьера: «Бәхетле көн» — хыялдагы татар авылы турында хатирә

KSF06162Театрның үрнәк татар гаиләсен тасвирлап күрсәткән спектаклен хәбәрчебез дә тамаша кылды. 

Кариев театры нәни тамашачылар өчен яңа спектакль чыгарды — «Бәхетле көнем» дип атала. Мендәрчекләр бәби спектаклен хәтерләтсә дә, чынлыкта яшь чикләре 3+ дип билгеләнгән.

Кариев театры үзе бу спектаклен өй театры традицияләрен яңарту белән бәйли — ул әти-әнинең балалар белән өйдә театр уйнау үрнәген күрсәтә. Спектакль бәхетле татар гаиләсенең җәйге көнен тасвирлауга корылган.Бәхетле гаилә әти, әни һәм аларның кызы белән улыннан тора. Әти үз куллары белән йорт салган. Аның үзе эшләгәнлеген сәхнәдә торган такта ышкылау станогы да раслый. Әни көянтәләр белән су ташый. Гаилә бакчада эшли. Мал карый. Яңгыр ява. Малай белән кыз күрше әби бакчасыннан алма урлыйлар. Әби аларны кычыткан белән куа… Барысы да бәхетле. Җырлыйлар.

«Бәхетле көнем» — театрның коллектив хезмәте, аның пьеса авторы юк.

Режиссер Екатерина Гороховская: «Минем идея иң бәхетле көн турында спектакль чыгару иде. Артистлар сөйли башладылар. Без актерлар сөйләгән эпизодларны берләштердек кенә. Аларны тыңлаганда ул эпизодларның минем балачагыма охшашлыгын күрдем. Бөтенебезнең дә иң бәхетле көне балачак һәм авыл белән бәйле булып чыкты. Мин җәйләремне Вологда өлкәсендәге авылда — әбием янында уздыра идем».

Спектакльнең рәссамы — Игорь Капитанов, костюмнар буенча рәссам — Фагыйлә Сельская, композитор — Радик Сәлимов. Спектакльдә Лилия Низамиева, Ләйсән Мәхмүтова, Булат Гатауллин, Муса Камалов катнаша. Биредә актерлар курчакны хәтерләтә.

Спектакль Кариев театрының Кече залында бара. Зал тирмә кебек итеп ясалган. Тирмә корама стилендә бизәлгән. Геройларның киеме дә шушы ук стильдә.

Текстиль мозаикасын татарда — корама, урысларда — лоскутная техника, инглизчәдән — patchwork, ягъни, пэчворк диләр. Рус фольклорында бу стиль актив кулланыла: корама киемнәрне русларның скоморохлары кигән — якты, күңелле. Татар өчен корама стиль — ул әби юрганы, авылдагы этностильдәге урындык җәймәсе. Татар фольклор киемнәрендә корамалык юк, чигеш, күн мозаикасы һәм башкалар.

Театр әлеге спектакль өчен өр-яңа агач ышкылау станогы ясап куйган. Без гаилә яшәгән йортның да шушы станокта ата куллары белән ясалуын тоябыз. Ана да эш белән мәшгуль — аның алдындагы кәрзиндә кул эшләре ята. Ягъни, спектакль хезмәт белән көн күргән татар гаиләсенә дан җырлый.

Кариев театрының чакырылган рәссамнары Игорь Капитанов һәм Фагыйлә Сельская, нигезгә корама стильне алып, аңа төрле халык мәдәниятләрен кушканнар. Скоморохлар киеменә татар милли читекләрен кушып куйганнар да, кызга — калфак, малайга түбәтәй биргәннәр дә — менә сиңа татар әкияте!

Роза Солтанова: «Балалар өчен спектакль әзерләү өлкәннәргә караганда авыррак, чөнки баланың игътибарын тотып тору өчен спектакль зур динамикада булырга тиеш. Биредә музыка да, актерлар уены да, костюмнар да шулкадәр бербөтен — аерып әйтә торган түгел. Вакыйга әкияти дөньяда бара, ул татарның рухына туры килә.

Вакыйга тирмә эчендә баруы да кызыклы. Корама юрганнар күз алдына килеп җылы атмосфера тудыра. Киемнәрдә дә шул ук стиль чагылып китә. Аларда безнең күн сәнгатеннән алынган бизәкләр. Төсләр җете. Музыка кызыклы, динамика тудыра. Бишек җыры да заманча аранжировкада эшләнгән».

ххх

Вакыйгалар серле, сихри дөньяда бара. Хәер, моны татар язучысының хыялындагы авыл дияргә дә була. Татар язучысы хыялындагы бу авылда бар да ал да гөл. Ә бәлки бу хыялдагы татар дөньясыдыр. Күгендә якты кояш, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Балалар да тәртипле, хәер, әби алмасын урладылар урлавын. Әмма монысы да татар язучысы хыялындагы бер матур мизгел ләбаса.

Чынбарлыктагы татар авылы башка ләбаса. Әмма сүз ул хакта түгел.

Моңарчы театраль лабораторияләр аша үсмернең чын тормышын — аның кара якларын да күрсәтергә тырышкан театр үзен тәнкыйтьләүчеләргә шушы спектакль белән җавап бирдеме? «Сезгә тормышның кара якларын күрсәтү ошамадымы? Сезгә матурлык кирәкме? Рәхим итегез — менә сезгә баллы бар, майлы май — күңелегез булсын!» 

Кыскасы, әлеге спектакльдә сюжет та, төенләнеш тә, чишелеш тә — әдәби әсәрдә булырга тиешленең берсе дә юк. Бу бәхетле балачакның бәхетле көнендә булырга тиешле атрибутлардан корылган спектакль-мозаика. Бу беркайчан да булмаган һәм булмаячак, әмма татар язучысының хыялында яшәгән татар авылы. Бары тик шул гына!

Бу беркайчан да булмаган һәм булмаячак, әмма татар язучысының хыялында яшәгән татар авылы. Бары тик шул гына!

ххх

Режиссер Екатерина Гороховская Кариев театрында икенче әкиятен чыгарды, беренчесен ул Астрид Линдгрен әкияте буенча чыгарган иде — «Мио, минем Мио». Биредә әкияти, хыялый дөнья булса, икенчесе — татар дөньясы. Анда түбәтәй атрибут кына, киемнәр татарчалаштырабыз дигән булып скоморох костюмына әверелгән, сүзләр калмаган, бары тик тик татарча җырлый гына беләбез.

Гафу итегез, монысы бу спектакльдән мәгънә эзләргә азаплану бугай. Ә чынлыкта бу текст булмаудан туган спектакль түгелме соң?. Сүз юктан сүз булсынга һава торышы турында сөйләшкән кебек, фикер юклыктан «бәхетле көнебез» турында сафсата сатабыз. Карап утырырга матур гына инде үзе… Тирмә эчендә ял итеп китәргә килегез!

intertat.tatar

Просмотров: 887

Комментирование запрещено