В Казани прошла студенческая конференция, посвященная сохранению и развитию родных языков / Казанда туган телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган студентлар конференциясе узды

mi15-го шавваля (27 мая) в Российском исламском институте прошла VI Республиканская студенческая научно-практическая конференция «Современная молодежь и духовные ценности народов России», посвященная сохранению и развитию родных языков. Организаторами данного мероприятия выступили Духовное управление мусульман Республики Татарстан, Российский исламский институт и Казанский исламский университет. В конференции приняли участие студенты высших и средних профессиональных учебных заведений Татарстана, Москвы, Санкт-Петербурга и Саратова.

По традиции мероприятие началось с чтения аятов Священного Куръана. Далее с приветственной речью от имени муфтия РТ Камиля хазрата Самигуллина выступил первый заместитель муфтия РТ Ильфар хазрат Хасанов. Он сказал:

- Данная конференция проходит в рамках Года родных языков и народного единства. Мы выражаем вам благодарность за внимание и стремление сохранения родного языка. Когда у молодого поколения есть национальное и религиозное самосознание, это значит у нашего народа есть будущее. Как известно, этот вопрос особенно актуален для Духовного управления мусульман РТ и мечетей, потому что татарский язык — это великий дар от Аллаха нашему народу. И наша религия, и наш родной язык позволяют нашему народу сохранять свою уникальную идентичность веками. Несомненно, родной язык — это аманат от Аллаха!

Кроме того, в своем выступлении Ильфар хазрат напомнил, что на днях, 21 мая, исполнилось 1099 лет со дня официального принятия ислама Волжской Булгарией. Он отметил, что Ислам оказал большое влияние на духовную культуру татар и что приняв Ислам, наш народ открыл для себя счастье познать особую милость Всевышнего – влиться в ряды уммы Пророка Мухаммада ﷺ, последнего посланника Аллаха во всем людском роде. «И мы до сих пор стоим на твердыне этого незыблемого фундамента, а вера по сей день служит нам яркой путеводной звездой», — подчеркнул Ильфар хазрат.

На пленарном заседании также присутствовали проректор Болгарской исламской академии Рамиль Гиззатуллин, директор Центра исламоведческих исследований АН РТ Ринат Патеев, заведующий отделом национального образования ИЯЛИ имени Г. Ибрагимова АН РТ Гульназ Мухарлямова, начальник отдела науки и образования ДУМ РТ Марат Ишмуратов и др.

В рамках VI Республиканской студенческой научно-практической конференции «Современная молодежь и духовные ценности народов России» работали секции Исламское богословие в России: история и современность», «Теологическое образование глазами молодых ученых», «Родной язык и литература», «Иностранные языки и культуры в мультиконфессиональном пространстве», «Медийные и рекламные процессы в современном обществе: подходы к изучению, эволюция, перспективы» и были выбраны лучшие научные работы.

В завершении VI Республиканской студенческой научно-практической конференции победителям вручили почетные грамоты и памятные подарки.

По итогам конференции будет издан сборник научных статей участников научного мероприятия.

dumrt.ru

***

Шәүвәл аеның 15нче көнендә (27нче майда), Россия ислам институтында туган телләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган «Хәзерге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре» VI Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты оештырды. Конференциядә Татарстанның, Мәскәүнең, Санкт-Петербургның һәм Саратовның югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары катнашты.

Традиция буенча әлеге чара Коръән аятләре уку белән башланды. Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзе белән ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ул болай диде:

– Быел әлеге конференция Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза һәм туган телләрне өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә багышлана. Шушы өлкәгә йөз белән каравыгыз өчен, үзегездән туган телне саклауга өлеш кертү омтылышы белән яшәвегез өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле шәкертләр! Яшь буында милли һәм дини үзаң булганда, халкыбызның киләчәге бар дигән сүз. Беләсез инде, Диния Нәзарәтендә һәм мәчетләрдә дә бу мәсьәләгә аеруча мөһим игътибар бирелә, чөнки татар теле халкыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк булып тора. Динебез дә, туган телебез дә милләтебезгә гасырлар арасында сакланып калырга мөмкинлек бирә. Һичшиксез, туган тел – Аллаһтан әманәт!

Моннан тыш, Илфар хәзрәт үзенең чыгышында искә төшергәнчә, шушы көннәрдә, 21 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителүгә 1099 ел тулды. Хәзрәт ислам диненең халкыбызның рухи мәдәниятенә зур йогынты ясавын, Ислам динен кабул иткәч, татар халкы үзе өчен Раббыбызның иң бөек Рәхмәтен – сөекле Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ өммәтеннән булу бәхетен ачуын билгеләп үтте. “Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте белән татар милләте хак диндә булуы өчен шөкераналар кылып, халкыбызга үзенең рухи мирасын һәм туган телен саклап калырга Раббыбыздан ярдәм сорап догада булыйк! Сезгә укуыгызда тел һәм зиһен ачкычлары теләп калам”, – диде Илфар хәзрәт.

Пленар утырышта шулай ук Болгар ислам академиясе проректоры Рамил Гыйззәтуллин, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Марат Ишморатов һәм башкалар катнашты.

«Хәзерге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре» VI Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Россиядә ислам дин гыйлеме: тарих һәм хәзерге заман”, “Теологик белем бирү яшь галимнәр күзлегеннән”, “Туган тел һәм әдәбият”, “Мультиконфессиональ киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр”, “Хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама процесслары: өйрәнү юллары, эволюциясе, перспективалар» секцияләре эшләде һәм иң яхшы фәнни эшләр сайлап алынды.

VI Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе тәмамлангач, җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Конференция нәтиҗәләре буенча әлеге чарада катнашучыларның фәнни мәкаләләре җыентыгы басылачак.

dumrt.ru

Просмотров: 973

Комментирование запрещено