“Туган як» – милләтебез сагында

kIhnSk2zapI

Раилә Сафина, Рөстәм Хисматов, Рушания Диндарова.

Ике ел элек Камышлыда “Туган як” дип  аталган иҗтимагый оешма барлыкка килгән иде. Аның президенты Раилә Сафина, директоры Рөстәм Хисмәтов һәм оешма активистлары туган якны өйрәнү, нәсел шәҗәрәләрен төзү һәм үстерү, гаиләдәге элемтәләрне һәм буыннар бәйләнешен ныгыту гамәлләрен оешманың төп бурычлары итеп алганнар. Ике ел эчендә бу юнәлештә байтак эшләр башкарылган да инде.

Мәcәлән, Камышлы район үзәгендә “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте (җитәкчесе – Рушания Диндарова) булдырылган. Оешма активистлары милләтебезне саклап калу, үсеп килүче буында ана телен, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Мәсәлән, мәктәптә “Татар ашлары-ризыклары көннәре” уздыралар, яшүсмер кызларны милли ризыклар пешерергә өйрәтәләр.

– Балалар – милләтебезнең киләчәге. Шуңа да оешмабыз яшьләр белән эш алып баруга зур игътибар бирә. Күптән түгел шәҗәрә бәйгесе уздырдык. Мәктәп балалары үз гаиләләренең нәсел агачларын төзеделәр. Анда, әби-бабаларының исемнәреннән башка, нинди һөнәр ияләре булуы, кайда эшләүләре турында язылган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт иткән туганнары турында да мәгълүмат бар.Балалар, һичшиксез, бик зур эш башкарып чыктылар. Бу юнәлшетә эшебезне дәвам итәчәкбез, эпидемиологик вазгыять яхшыргач, нәсел бәйрәме дә оештырырбыз, дип өметләнәбез.

Киләчәктә балалар һәм яшүсмерләр, өчен башка төрле бәйгеләр, спорт чаралары, фестивальләр, дини конференцияләр һәм мастер-класслар уздырырга ниятлибез, – дип сөйли Раилә ханым.

“Туган як” оешмасы районның топонимик (географик атамалар) электрон картасын булдыру өстендә дә эш алып бара. Шактый авылларда активистлар тырышлыгы белән чишмәләрнең, елгаларның, калкулыкларның, урамнарның һәм башка географик объектларның исемнәре, аларның ничек барлыкка килүе турында язып алынган.

– Географик атамалар – шушы җирләрдә яшәүче халыкларның иң кыйммәтле һәйкәлләредер. Чөнки алар нинди телдә булуына карап, бу җирләргә кайсы милләт кешеләре беренче килеп утыруын күрергә була. Һәр авылның, һәр урамның да үз тарихы бар, һәм без аны белергә, балаларыбызга сөйләп, буыннан-буынга тапшырып килергә тиешбез, – дип аңлата Раилә Нәгыйм кызы.Электрон карталар авыллар китапханәләрендә сакланачак, дип белдерә ул.

Җитәкче сүзләренә караганда, авыл зиратларында элек җирләнгән кешеләрнең исемлеге дә булдырылачак һәм киләчәктә дә алып барылачак. Кызганычка, Камышлыда элек зират дәфтәре булмаган. Оешма активистлары җирләнгән кешеләрнең исем-фамилияләрен язып алып, электрон картотека төзегәннәр. Ә кайбер авылларда, зиратлар чистартылмау сәбәпле, бу эш кыенлаша.

Быел оешма “Туган як” дип аталган зур бәйге уздырган. Төбәкне өйрәнүгә юнәлтелгән бу чарада яше дә, карты да катнашкан.

Бәйге “Тарихның борынгы чорлары” (1917 елга кадәр), “Хәзерге заман тарихы”, “Нәсел шәҗәрәләре”, “Якташлар”, “Этнография”, “Туган як табигатен өйрәнү”, “Хәрби тарих” һәм “Ка-мышлы районының топонимикасы” номинацияләрендә узды. Анда Камышлы авылының “Березка” һәм “Улыбка” балалар бакчалары сабыйлары һәм район авыллары мәктәпләрендә укучы балалар актив катнашты. Моның өчен тәрбиячеләргә, укытучыларга һәм ата-аналарга зур рәхмәт.

Жюри әгъзалары күмәк эшләрне аерым билгеләп үттеләр. Мәсәлән, Камышлы мәктәбе укучылары, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында бай мәгълүмат туплап, китап бастырып чыгарганнар. Балыклы мәктәбе балалары «Хәрби һәм хезмәт даны» музее буенча проект әзерләгәннәр. Ә Камышлы коррекция мәктәбе укучыларының проекты уку йортының беренче директоры Абдулла Акчурин тормышына, аның хәрби һәм хезмәт елларына багышланган иде.

Өлкән төркем бәйгечеләренең эшләре дә мактауга лаек. “Якташлар” номинациясендә I урынны яулаган Нурания Абзалова Сәләй Вагызов музей-йорты буенча кызыклы материаллар, хатларын тәкъдим итте. Ә Рәфис Гыйззәтов Дәүләткол авылының 70тән артык топонимнарын язып алган. Зөлфия Хисаметдинова да Иске Усман авылы топонимнары исемлеген булдыру буенча зур эш башкарган. Алар “Камышлы районы топонимикасы” номинациясендә I һәм II урыннарга лаек булдылар.

Проектны тормышка ашыруда район администрациясе, Камышлы мәктәбе укытучылары һәм китапханә мөдирләре зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның барысына да олы рәхмәтебезне
җиткерәбез, – дип сөйләде Раилә Сафина.

“Туган як” оешмасы өлкәнең грант проектларында да катнаша. Киләсе елга да планнары зурдан – Сок елгасын чистартып, туристик маршрут ясарга, шулай ук Камышлы янындагы елга буен төзекләндерергә хыялланалар икән. Ике ел дәверендә шундый зур эшләр башкарган оешманың бу ниятләре дә тормышка ашыр, дип өметләнәбез һәм милләттәшләребезгә изге эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

i

«Ак калфак» оешмасының Иске Усман авылы бүлекчәсендә токмач кисү буенча мастер-класс

JANo27bPIps

Рәфис Гыйззәтов

kIhnSk2zapI

Раилә Сафина, Рөстәм Хисматов, Рушания Диндарова.

Ncv2F5HOba8

Раилә Сафина (уңда) Нурания Абзалова белән

v3pVhSsiqD4

Рөстәм Хисматов ( сулда) «Туган як» бәйгесендә

Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (30), 2020 ел.

Просмотров: 1263

Комментирование запрещено