Чигү чигә асыл җепләр белән, җан җылысын биреп һәр гөлгә  

4Миңа, журналист буларак, Похвистнево районының Гали авылында булгаларга туры килде. Сабан туе яисә башка берәр төрле чара турында репортаж ясарга барасыңмы, иң беренче, Әхмәдулла кызы Саимә ханым Морзаханова каршы алыр. Галидә яшәүче актив хатын-кызларның берсе ул. Үз районының, авылының милли хәрәкәт эшләрендә катнашучы. Киңкырлы шәхес, бар нәрсәдән дә хәбәрдар.

Барган саен Саимә апа ачык йөз белән каршы алыр, кызыксынган сорауларыңа җавап бирер, авылдашлары белән таныштырыр, журналистөчен кирәкле мәгълүматларны сөйләп бирер.

Гәрчә, моңа аптырыйсы да юктыр, чөнки Саимә ханым үзе дә язучы, шагыйрә бит. Аның бер кулында кәгазь, каләм булса, икенчесенә ул фотоаппаратын тоткан.

Менә инде күп еллар буе Самар өлкәсенең “Сәлам”, “Бердәмлек” татар гәҗитәләрендә Саимә Морзаханованың тирән эчтәлекле мәкаләләре, шигырьләре, бәетләре басылып килә.

Шушы еллар эчендә язучының укучылар даирәсе дә шактый киңәйде. Аның кеше язмышлары турындагы хикәяләрен бигрәк тә яратып укыйлар, алардан гыйбрәт алалар. Авыл, әти-әни, табигать, дингә багышланган матур шигырьләрен укып, төрледән-төрле хисләргә биреләләр.

Әйе, Гали авылы турында аеруча яратып яза шул Саимә апа. Газиз җиреннән бер көнгә дә аерылмаган милләттәшебез туган авылы өчен җан атып яши.

Аның балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ачлык-ялангачлык, җитешсезлек, әтисез тормыш…

“Мин 1947 елда өченче кыз булып дөньяга килгәнмен. Ике яшем тулгач, әтием вафат булган. Ул үлгән көнне сеңелем Сәгыйдә туган.

Балачагыбыз бик авыр булды. Әни безне берүзе үстерде. Көндез атлар карады ул, төннәрен каравылда торды.  

Өебез кечкенә, иске, ягарга юк, салкын. Утын әзерли алмагач, безгә ферма өйләрендә дә яшәргә туры килде.

Ул вакытта акча түләмиләр иде бит, кешеләр таякка эшләп йөрделәр. Әни безне ничек үстергән икән, дип шаккатабыз инде без.

Әтиебез биш ел сугышта булган, 1946 елда кайткан. Без аның турында бернәрсә дә белми идек. Мин, төрле архивларга язып, әтиемә кагылышлы мәгълүмат җыя алдым.

Ул элемтәче булган икән. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Дон елгасын кичеп чыгып, элемтә ялгаган. Шунда бик каты салкын тидереп, берничә ай госпитальдә яткан. Яраланган да булган.

Шул үпкә чиреннән үлеп киткән дә инде әти. Кырда печән чапканда егылган. Үзен Похвистнево хастаханәсенә алып киткәннәр. Әмма ул операцияне кичерә алмаган. Гомере беткән булгандыр инде…

Бездә хәтта аның бер фотокарточкасы да юк иде. Мин анысын да эзләп таптым. Хәзер атабызның фотосы авылыбызның башка Бөек Ватан сугышы каһарманнарының карточкалары белән бергә эленеп тора. “Минем әтием дә сугышта булган бит!” – дип аның белән горурланып сөйлим мин. Рухы шатланадыр, дип уйлыйм.

Әни көн-төн эштә булгач, безгә тәрбияне күбрәк Гайнехәят әбиебез бирде. Ул безне үзе белән үлән җыярга ияртеп йөри иде. Капчык-капчык йөннекәй, балтырган, кычыткан җыеп кайтабыз да әни алардан аш пешерә. Шулай үлән ашап үстек инде без.

Аш-су пешерергә дә, бәйләргә дә, догаларны да әби өйрәтте. Биш яшемнән мин инде бик күп догалар белә идем”, — дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, исенә төшерә балачак елларын Саимә ханым.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач, ул фермага сыер савучы булып урнаша. Яшүсмер кызга, олы хатыннар белән беррәттән, шушындый авыр эш башкарырга туры килә!

“Мин мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә укыдым. Белем алуны дәвам иткән булсам, бәлки, тормышта югары уңышларга ирешә алыр идем. Әмма безнең мөмкинлек булмады шул. Эшләргә, әнигә ярдәм итәргә, көн күрергә кирәк иде”, — ди Саимә апа.

19 яшендә кыз Хәлиулла исемле авылдаш егетенә кияүгә чыга. Аларның өч кызлары, бер малайлары туа.

Әмма кечкенәдән нужа күреп үскән милләттәшебезнең калган тормышы да җайлы гына бармый шул. 30 ел бергә яшәгәннән соң, Саимә апага 49 яшь булганда, аның ире колхозда эшләгән чагында трактор астына калып үлә. Ә моңа кадәр, ике ел элек, әнисе дә якты дөньядан китеп бара. Шулай кайгы арты кайгы кичерергә туры килә яшь хатынга.

“Әнием, ирем үлгәч, бәетләр яза башладым да инде мин. Аннан күңелем түрендә шигырьләр дә туа башлады. 53 яшемдә минем 74 шигырем бар иде инде.

Унбиш ел элек “Туган ягым, туган авылым” исемле беренче шигырьләр җыентыгым дөнья күрде. Аны чыгарырга районыбызның “Туган тел” җәмгыяте рәисе, мәрхүм Расих Латыйпов акчалата ярдәм итте. Рәхмәт яугыры инде үзенә, рухы шат булсын”, — дип сөйли язмамның герое.

“Саимә апа, язу сәләте сезгә кайдан килгән икән?” – дип кызыксындым аңардан.

“Бу – Аллаһы Тәгалә биргән бүләк, нигъмәттер инде. Әле мәктәптә укыганда ук язуга оста идем”.

“Шигырьләрегезне күбрәк нинди темаларга язасыз?”

“Табигатьне, авылымны үлеп яратам инде мин. Авылдашларыма, туганнарыма багышланган шигырьләрем дә байтак. Үзем ятим үскәнгәдер инде, әти-әниләр турында күп иҗат итәм.

Авылыма багышлап язылган ике шигырем көйгә дә салынды. Бер җырны — Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, ә икенчесен Ринат Рәхмәтуллин җырлыйлар. Авыл чараларында җирле җырчыларыбыз да бу җырларны башкаралар.

Хөкүмәт ярдәменә бастырылган икенче китабым да “Гали авылым” дип атала. Анда, шигырьләрдән тыш, хикәяләрем дә урын алды”.

“Белүемчә, сезнең дүрт китабыгыз дөнья күрде бит?”

“Әйе, “Күңел җәүһәрләре” һәм “Аерылу газаплары” исемле китапларымны бастырырга эшкуар Мөдәррис Латыйпов булышты. Аңа мин бик тә рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә үзенә һәм гаиләсенә исәнлек, бәрәкәтле маллар, бәхет-шатлыклар бирсен, савапларын арттырып кайтарсын.

“Күңел җәүһәрләре” китабында дөньяви шигырьләрем һәм хикәяләрем басылса, “Күңел газаплары”нда бәетләр, дини шигырьләр урын алды”.

“Саимә апа, ә сезгә илһам кайчан килә?”

“Төнлә. Кырыемда, урындык өстендә һәрвакыт дәфтәр, каләм тора. Ай яктысында күңелемә шигъри юллар килә дә аларны тиз генә кәгазьгә төшерәм. Төнлә уйландыра бит ул. Көндез эшләр белән мәшгуль, вакыт юк.

Без ел саен Подбельскийга дәвалану үзәгенә барып йөрибез. Анда төрле авыллардан кешеләр җыела. Фотоаппаратымны, кәгазь-каләмемне тотам һәм әңгәмә алырга китәм. Нинди генә язмышлар юк бит! Аралашам, сорашам да булган хәлләр турында хикәяләр язам”.

Саимә апаның эшлеклелегенә исләрең китәр! Һәр җирдә дә өлгерә, тиктормас җан. Сабан туйларында, башка бәйрәмнәрдә гел ул булыр, сәхнәдән матур-матур шигырьләрен укыр, бавырсакларын пешереп килер.

Өй тулы гөл дә үстерә бу ханым. Гәҗитә-журналлар, китаплар да укый.

Аш-суга да бик оста. “Саимә апаның бавырсагына тиң бавырсак юк, башка милли ашлары да бик уңа”, — диләр аның авылдашлары.

Актив тормыш рәвеше алып барып, төрле чараларда катнашканы өчен Саимә Морзаханова күп санлы мактаунамәләргә лаек булган.

Ә күптән түгел ул Казанда “Татарлар” гәҗитәсе игълан иткән бәйгедә, “Авылым чишмәләре” номинациясендә Гали авылының Бабкай чишмәсе турындагы мәкаләсе өчен 152 кеше арасында өченче урынга лаек булган.

Саимә апаның аеруча яратып башкара торган тагын бер эше бар бит әле. Ул – оста чигүче.

“Уналты яшемнән бирнә сандыгыма битъяулыклар, пәрдәләр, карават кашагаларын үзем чигеп салдым.

Моңа апаларымнан өйрәндем. Кызлар белән кич утырганда да бер-беребездән тәҗрибә туплый идек”, — дип сөйли Саимә апа.

Әйе, ул үз гомерендә нәрсәләр генә чикмәгән – мендәр тышлары, сөлгеләр, алъяпкычлар, намазлыклар!

Гали авылында әле һаман да матур гадәт яшәп килә – егетнең әти-әниләре кыз сорарга баргач, аларга ризалык, вәгъдә билгесе итеп чиккән сөлге бирелә. Аннан соң никах көне билгеләнә. Әлбәттә инде, кияүгә чыгасы кызлар, чиккән сөлге сорап, үз эшенең чын остасы булган Саимә ханымга мөрәҗәгать итәләр.

Останың кул эшләре күргәзмәләргә дә куелган, авыл музеенда да саклана. Сөлгеләрен, намазлыкларын, мендәр тышларын Казанга конкурска да җибәргәннәр.

“Бер унбиш еллар эчендә мин бүләккә ике йөзгә якын кулъяулык кына чигеп таратканмындыр. Авылыбызга кунак килгән саен бүләклим үзләрен. Артистларны да калдырмыйм. Чигү – минем иң яраткан эшем”, — ди әңгәмәдәшем.

“Ә бизәкләрне үзегез уйлап табасызмы?”  “Әйе. Һәрбер әйберне төрлечә бизәкләп чигәм. Кабатланганнары юк. Кул эшләремә күңел җылымны бирәм мин”.

Саимә ханым – дини кеше. Намазын да, уразасын да калдырмый ул.

“Әниебез гел гыйбадәттә иде. Безне кечкенәдән дини мохитта, Исламның әһәмиятлелеген өйрәтеп үстерделәр.

Мәдрәсәдә гыйлем алдым. Аллаһыга шөкер, Коръән укыйм. Безгә остазларыбыз Наил хәзрәт Курмаев, Төркиядән килгән Насрин исемле хатын-кыз төпле белем бирделәр, рәхмәт яусын. Мәҗлесләрдә дә үземнән укыталар”, — дип шатланып сөйли милләттәшебез.

Саимә апа дүрт оныгына, биш турунына (правнук) куанып гомер итә.

Балалары Рәсимә, Илгизәр, Гөлчәчәк, Гөлнара да әниләрен сөендереп кенә яшиләр.

“Аллаһыга шөкер, балаларым, оныкларым – тормышта минем ышанычлы терәгем, таянычым. Кызларым да, киявем дә, улым, киленем дә хәлемне белеп, ярдәм итеп торалар.

Малаем Илгизәр Әфганстанда хезмәт итте. Әтисе үлгәннән бирле мине карый ул. Әлмәттә яшәсәләр дә, кайтып, бөтен йорт эшләремне башкарып тора, өйне дә төзекләндерде”, — дип, якыннарына рәхмәт укый Саимә ханым.

“Күңел төшенкелегенә бирелгән чакларыгызда сезгә нәрсә ярдәм итә?” – дигән сорау бирдем аңа.

“Әйе, тормыш гел шатлыклардан гына тормый шул. Төрле хәлләр була. Андый чакларда миңа догалар ярдәм итә. Чигү тынычландыра”.

“Яшь чакларыгыздагы кайсы вакыйгаларны сагынып искә аласыз?”

“Кечкенә чаклар бик сагындыра. Иптәшләр белән су кергән, бәбкә, чебеш саклаган вакытлар. Эх, бер генә көнгә булса да, балачакка кайтып киләсе иде…”

“Яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?”

“Әти-әнине тыңларга. Кара эчле, хөсетле булмаска. Кешеләрнең яхшы якларын күрә белергә”.

“Бәхетле булыр өчен кеше үзе тырышырга тиеш, дип саныйсызмы, әллә ул бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә биреләме?”

“Язмыштан узмыш юк, дисәләр дә, үзеңә тырышырга кирәк. Эшләргә, тормыш көтәргә, кешеләргә карата миһербанлы булырга, игелекле гамәлләр кылырга, динебез Ислам юлыннан атларга”.

Саимә апа, 11 мартта 75 яшегезне тутырдыгыз. Сез тормышыгыздан канәгатьме?”

“Мин үземне бик бәхетле, дип тә әйтә алмыйм, бәхетсез, дип тә үкенмим. Гомер буе үзебез эшләп, үзебез табып яшәдек, тырыштык. Тормышымнан канәгать мин, әлһәмдүлилләһ. Раббыбыз исәнлектән генә аермасын, калганына түзеп була”.

Авылдашы Кәүсәрия Шәйхетдинова Саимә апа Морзаханова турында түбәндәге фикерләре белән уртаклашты:

“Саимә апа — бик уңган хатын ул. Минем аңа исләрем китә инде. Ул бер дә иренми. Иртән карыйсың – ул инде юлда. Минут эчендә Похвистневога да барып кайта.

Саимә апа, менә бу темага мәкалә язарга иде бит, дисәң, ул инде язган. Әгәр без, “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары, берәр чарага барырга җыенсак, инде бавырсагын пешереп китергән. Үзе дә бер җиргә дә күчтәнәчсез йөрми.

Туган җанлы инде үзе Саимә апа. Бертуган Халидә, Халисә апаларына да, калган туганнарына да бик игътибарлы. Алар тату, бердәм булып, серләшеп, бер-берсенә ярдәм итешеп яшиләр. Сеңелесе Сәгыйдә генә дүрт ел элек үлеп китте.

Без Саимә апага сокланабыз. Ул – һәрьяклап сәләтле, гыйлемле, акыллы, оста, зыялы, уңган-булган ханым. Авылыбызның бизәге булып яши бирә.

Аллаһы Тәгалә үзенә киләчәктә дә сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, көч-куәт, дәрман бирсен”.

31 2 4

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 1 (34), 2022 ел.

 

Просмотров: 621

Комментирование запрещено