Алинә Заһитовага 20 яшь тулды. Туган көнен кайда уздыра?

maksimalno-rasslablyayus-ali-1024x683Татар кызы, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага бүген 20 яшь тулды. «Ватаным Татарстан» мәгълүматларына караганда, спортчы туган көнен чит илдә бәйрәм итә.

Алинә Заһитова – Россиядә фигуралы шууда ялгыз чыгыш ясаучы хатын-кызлар арасында иң зур ярышларның барысын да ота алган бердәнбер спортчы. Татар-кызы 2018 елда Олимпия чемпионы булып танылды, дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңү яулады, гран-при ярышларының финал бәйгесен отты.

Билгеле булганча, спортчы 2019 ел ахырында карьерасын туктатып торачагын әйтте. Җанатарлары күпме генә өмет итсә дә, кабат ул рәсми ярышларда катнашмады. Дөрес, төрле шоу-тамашаларда чыгыш ясый. Узган ел ул укырга керде һәм журналист булырга җыена. Шуңа күрә Алинәнең телевидениедә алып баручы булып эшләве гаҗәп түгел. Әмма киләчәктә ул тренер һөнәрен дә сайларга мөмкин. Заһитова яшь спортчылар өчен мастер-класслар уздыра. Хәзер ул Россия дәүләт физика культура, спорт, яшьләр һәм туризм университетында да белем ала.

Рәсми ярышларда чыгыш ясамаса да, Алинә хәзер дә Россия спортында иң танылган шәхесләрдән берсе санала. Әйтик, узган ел ул Россиядә иң еш телгә алынган 10 хатын-кызның берсе булып танылды. Социаль челтәрдә аның тормышын миллионнан артык кеше күзәтеп бара. Җанатарлары спортчының җиңүләрен онытырга ирек бирми. Заһитова да спорт сөючеләрнең игътибарын җәлеп итү алымнарын яхшы белә. Төрле чаралардан, очрашулардан хәбәрләр, фотолар еш пәйда була. Бу көннәрдә, әйтик, ул Мальдив утрауларында ял итте. Туган көнен исә, безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, Дубайда каршы алган. Узган ел Алинә 19 яшьлеген Япониядә уздырган иде.

Пхенчхан Олимпиадасында шәхси ярышта – алтын, ә команда турнирында көмеш медаль яулаган спортчыны Татарстанда аеруча якын күрәләр. Беренчедән, татар кызы. Икенчедән, боздагы тәүге адымнарын Әлмәттәге «Юбилейный» спорт сараенда ясаганы билгеле. Ул вакытта аның әтисе, хоккейчы Илназ Заһитов «Нефтяник» командасында чыгыш ясый. Олимпиададан соң Заһитовлар гаиләсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә кабул итте. Узган ел Алинә Бөтендөнья татар конгрессында төп кунакларның берсе булды. Илназ Заһитов «Барс» командасында тренер булып эшләгән вакытта Алинә Казанга еш килеп йөрде. Хәтта коронавирус пандемиясе вакытында үзизоляция көннәрен дә Татарстан башкаласында уздырганы билгеле. Моннан тыш, яшь спортчы белән «Ак барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков арасында дуслык белән генә чикләнмәгән мөнәсәбәт барлыгы турында хәбәрләр дә еш ишетелде. Бу сүзләрне раслаучы булмады. Алинә исә әле дә Россиядә иң чибәр һәм танылган кәләшләрнең берсе булып кала бирә.

vatantat.ru

 

 

Просмотров: 788

Комментирование запрещено