Татар әлифбасындагы һәр хәреф өчен мультфильм төшереләчәк

1631613411_1Казахстан татар һәм башкорт конгрессының идарә рәисе Ринат Габделхаликов инициативасы белән төшерелгән мультфильм тиздән интернетка урнаштырылачак. Аның ярдәмендә балалар татар телен өйрәнә ала. Бүген Казахстан татарлары делегациясе белән оештырылган түгәрәк өстәлдә проект авторы шул хакта хәбәр итте. Чара «Татмедиа» АҖ бинасында узды.

«Киләчәктә татар әлифбасындагы һәр хәрефкә бер серия төшерелер дип планлаштырабыз. Минем төп максат – мультфильмнарны интернетка урнаштыру, чөнки статистика күрсәткәнчә, сабыйларның 83 проценты балалар контентын телефонда карый», – диде Ринат Габделхаликов.

Ул мультфильмнарның «Шаян ТВ» телеканалында күрсәтеләчәген әйтте. Беренче чыгарылыштагы җырны нәни «йолдызчык», 10 яшьлек Казан кызы башкара.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, татар телен өйрәнү нәкъ менә әлифбадан башланырга тиеш. Ә татарча җырлар балаларга ошый, алар аны бик җиңел истә калдыра.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 519

Комментирование запрещено