Хөрмәтле Альбина ханым!
Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Татар хәрәкәтенә керткән өлешегезгә, риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз.
Балаларыгыз һәрвакыт куандырып торсын. Ныклы сәламәтлек, эшегездә зурдан-зур уңышлар теләп калам!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.