Хөрмәтле Талип хәзрәт!
Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбриклим!
Сез үз гомерегезне изге эшкә — динебез Исламга хезмәт итүгә багышлагансыз. Бу — бик җитди, авыр һәм игелекле хезмәт.
Сезнең эшне югары дәрәҗәдә оештыру сәләтегез, тирәгездә булган кешеләргә игътибарлы булуыгыз, хакимият органнары һәм дәүләт әһелләре белән хезмәттәшлек урнаштыра белүегез мөселман-татар җәмгыяте өчен бик файдалы күренеш. Диния нәзарәте һәм без, татар җәмгыять оешмалары, халкыбызның динен, гореф-гадәтләрен, туган телен, мәдәниятен саклап калуда һәрвакыт бергәләшеп, кулга-кул тотынышып, эшлибез.
Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!
Ихтирам белән
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.
* * *
Хөрмәтле Талип хәзрәт!
Сезне олы юбилеегыз — 60 яшь тулу уңае белән ихлас котлыйбыз! Тормышыгызны туры юлдан, дин юлыннан алып баруда барлык Самара татарларына, мөселман кардәшләребезгә үрнәк булып торасыз. Фидакарь хезмәтегез халыклар дуслыгын ныгытуда, яшь буынга әхлакый тәрбия бирүдә искиткеч әһәмиятле. Гомер юлыгыз озын, исәнлегегез нык, хезмәт юлыгыз уңышлы булсын!
Сезне ихтирам итеп, иң изге теләкләр белән “Яктылык” мәктәбенең директоры Газизов Радик Равгатович һәм укытучылар коллективы.