Шәһит булып китте

UBzSQAF_uMb_dsfQa20j9lwEhhykL-SYpa5vVyx7MloiNvNXYuoyzSLtp6r6-czmAuR4D6JgvrxrIBlx0dn5snE2Мобилизацияләнгән Мулла авылы мәчете имамы Ирек Насыйровны Макеевкадан алып кайтып җирләделәр

Донецкидан ерак булмаган Макеевка шәһәренең ПТУ бинасында урнаштырылган солдатларыбыз өстенә Украина кораллы көчләре дүрт Himers ракетасы җибәреп, һәлакәткә китерделәр. Нәтиҗәдә, бина тулысынча ишелеп төшә, сугышчыларның бер өлеше плитәләр астында калып имгәнә, бер өлеше снаряд кыйпылчыкларыннан һәлак була. Бүгенге көнгә 89 мәет табып алынган, яраланучылар да бик күп…

РФ Оборона министрлыгы бу турыда хәбәрне 2 январь кичендә генә таратты. Ләкин егетләрне мобилизацияләп җибәргән өлкә җитәкчеләре, инде беренче көнне үк үзләренең солдатларын барлау буенча комиссияләр төзеп, һәлак булучыларның туган­на­рына хәбәр иткәннәр, алып кайтып күмү процессын башлап җибәргәннәр. Гу­бернатор Дмитрий Азаров һәм ДНР җитәкчелеге гос­питальләрдәге яралылар бе­лән очрашканнар, кузгатырга мөмкин булганнарын Самара госпитальләренә күчерергә бое­рык бирелгән.

Һәлак булучылар арасында милләттәшләребез дә бар. 12 гыйнварда Елхов­ка районының Мулла авы­лы мә­чете имамы булып хезмәт иткән һәм 24 сентябрьдә мобилизация буенча махсус операциягә алынган Ирек Насыйровның вафаты турында билгеле булды. 26 яшь­лек Ирек Илдар улы Са­ма­раның “Нур” мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итеп кайткан һәм Мулла авылы мәчете имамы булып яхшы гына эшләп киткән. Читтән торып Казанда ислам дине буенча югары белем дә ала булган, ләкин чыгарылыш имтиханнарын биреп өлгерә алмаган, туган иле өчен сугышка киткән. Солдат башта Тольятти гар­низоннарының берсендә кан­целярия эшләре белән шө­гыльләнгән, соңрак аны Донецкига җибәргәннәр. Шулай ул Макеевкага барып эләк­кән. Киткәндә туганнарына: “Кайгырмагыз, мин кайтырмын”, — дип, күтәренке күңел белән хушлашкан.

Туганнарының сөйләве буенча, Яңа елны каршылагач та, солдатларның кү­бесе ПТУ бинасыннан урамга чыгып сибелгәннәр. Ә Ирек, на­мазым укылмаган әле дип, казармада калган. Балакай намазын укып өлгергәндерме, юкмы, аны инде беркем дә әйтә алмас. Ә менә тәһарәтле булып, намазга ният әйтеп, сугыш шартларында шәһит киткән иманлы бәндәнең рухы, һичшиксез, җән­нәттәдер, дип ышанасы килә.

Шәһит булуын җеназа намазына килгән мөфти Талип хәзрәт Яруллин да, имам Әбделәхәт Мингачев та, мәчет советы рәисе Якуб Рәҗәпов та әйттеләр. Губернатор һәм район администрацияләре вәкилләре, “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та үз чыгышларында Ирек Илдар улының призывтан качып йөрмәве, туган илен дошманнан сакларга әзер булуы белән башкаларга үрнәк күрсәтүен әйттеләр. Бу да — батырлык, һәм аның әнисенә тапшырылган “Батырлык ордены” моңа дәлил булып тора.

…Асия ханым баласының язмышы турында берничә көн­нән соң гына белә. Ул аны уйламаган да, чөнки Иреге башка урында дип белгән. Җирләгән вакытта ана белән сөйләшеп тә булмады, чөнки хәле бик начар иде. Бертуган сеңелләре Алия һәм Сания сүзләренә караганда, Ирек бала чактан тарих фәнен ярат­кан, журналист булырга хыялланган. Ә мәктәпне тәмамлагач, Самараның “Нур” мәдрәсәсенә укырга кер­гән. Авылдашы Асия апа Шәй­марданова сөйләвенчә, Ирек хәзрәтнең вәгазьләре искит­кеч эчтәлекле булган. “Ул тарихны бик яхшы белә иде. Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз рухына багышланган чарада аның вәгазен тыңларга насыйп булды. Шул чакта аның бе­ле­менә исем киткән иде”, — дип сөйләде.

Митинг тәмамлангач, Ирекнең апасы Сания Туктарова, безнең өшегәнне күреп, чәй эчәргә алып китте. Өйдә ике кызы һәм алты-җиде бала йөгерешеп йөриләр: хатыннар өстәл кора, кечерәкләр өстәлдән конфет-печенье та­­шый. Соңрак ирләр дә җе­на­за намазыннан кайтты, туганнары да керде – өй тулы халык, өстәл тулы ризык, ди­мәк, тормыш дәвам итә. Тик балаларның әүмәкләшеп уйнаганын күзәтеп утырган бер хатын гына: “Менә шулай яратып үстәрәсең-үстерәсең дә, аннары кемнеңдер амби­цияләре аркасында балаңны алып китәләр. Кайтырмы ул, юкмы…”, — дип, әйтәсе сүзен әйтеп бетермәде кебек. Тик мөфтинең сүзләре генә колакта эленеп калды:

“Барыбызны да Аллаһы бар иткән һәм аңа кайтачакбыз да. Аллаһы Тәгалә диндәшебезнең рухын кабул итсен, гөнаһлары булса, ярлыкасын һәм Җәннәт бакчаларына керт­сен иде. Туганнарына чиксез сабырлык телибез”…

XEIKize0pZL006mB6GXLzrZs93_B1gQnKnP3rA3cg2gTOKHvzuYdfb2X1XlUzPZLR2Ct04LcvZsSE55uelfd0-xH

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 765

Комментирование запрещено