Таһир бабабызга 95 яшь тула!

2022-02-10_16-13-19Янәшәбездә тирә-юньдәгеләр сокланырлык гомер юлы узган кешеләр байтак. Шундыйларның берсе – Самар өлкәсе мөсел­ман­нарының Региональ диния нә­зарәте кар­шындагы ветераннар советы рәисе,  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, майор-инженер дәрәҗәсендәге Таһир Гобәйдулла улы Мамышев. Иртәгә аңа 95 яшь тула! 

Үткән елны Таһир бабайның хәләл җефете Наилә Мөхәммәтсафа кызы бакыйлыкка күчте. Бүгенге  көндә  юбиляр балалары, оныклары, оныкчыклары кадерендә яши.

Таһир Гобәйдулла улының зур горурлыгы — үзенең эшен дәвам иткән уллары һәм оныклары. Олы улы Наил хәрби инженерлар командалык училищесын тәмамлап, хезмәтендә подполковник дәрәҗәсенә ирешә. Кече улы Рафаил да хәрби училище тәмамлаган. Бүгенге көндә ул майор дәрәҗәсендәге, электроника һәм радиотехник белгече. Оныклары Илгиз — капитан, Ринат — өлкән лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итәләр. Мамышевларның кызлары Наҗия әти-әнисенең беренче һөнәрләрен дәвам итеп, укытучы булып эшли, оныклары  Алия – икътисад белгече. 

Самар Җәмигъ мәчетендә Таһир ага — дәрәҗәле кешеләрнең берсе. Аның фикеренә колак салалар, чөнки, офицер кеше буларак, Таһир Мамышев беркайчан да ашыгып карар кылмас, ә инде сүзенең төбендә хакыйкать, дөреслек, изге ният булыр.

Кайнар йөрәкле милләтпәрвәр, динпәрвәр, ватанпәрвәр Таһир Мамышевка алга таба да бәрәкәтле тормыш, сихәтлек, зиһен сафлыгы һәм оныклар куанычын татып яшәргә язсын иде, дигән теләктә калабыз.


КОНТЕКСТ:

Илгә, дингә һәм милләткә тугрылыклы хезмәт

* * *

«Солдатта булган», диләр

* * *

Очраклы очрашулар булмый ул

Просмотров: 890

Один комментарий

  1. ТАҺИР АБЗИЙ, СЕЗНЕ ТУГАН КӨНЕГЕЗ, ОЛЫ ЮБИЛЕЕГЕЗ БЕЛӘН ТӘБРИК ИТӘБЕЗ, ИСӘННЕК, УҢЫШЛАР СЕЗГӘ, БАЛАЛАРЫГЫЗГА, ОНЫКЛАРЫГЫЗГА, ОНЫКЧЫКЛАРЫГЫЗГА, ЯКЫННАРЫГЫЗГА, ТУГАННАРГА! СЕЗНЕҢ ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРИМ ӘЛЕ, СЕЗ НИЧЕК НАИЛӘ АПА БЕЛӘН КУШЫЛГАН ВАКЫТНЫ. ТАҺИР АБЫЙ 23 ЯШЬТӘ КИЛӘ АВЫЛГА НАИЛӘ АПАНЫ АЛЫП КИТӘРГӘ. АПА УКЫТУЧЫ БУЛЫП МӘКТӘПТӘ ЭШЛӘГӘН ВАКЫТТА. АПРЕЛЬ АЕ, АЛЫНДА ИМТИХАННАР. МАТЕМАТИКА УКЫТУЧЫСЫН ДИРЕКТОРНЫҢ ҖИБӘРӘСЕ. КИЛМИ. ТАҺИР АБЗИНЫҢ УПОРСТВАСЫ ҖИҢӘ АДМИНИСТРАТОРНЫ. ШУЛ ВАКЫТТА АВЫЛГА КИТЕРГӘННӘР КИНОКАРТИНАСЫН «ТАҺИР ЗӨХРӘ». БЕР ИЗГЕ КЕШЕ КҮРӘСЕҢ ЗӨХРӘ ИСЕМЕН СЫЗЫП «НАИЛӘ» ДИП ЯЗГАН. БУ. ДӨРЕСЛӘҮ АЛЛАХЫ-ТӘГАЛӘНЕҢ ДОГАСЫНА ТУРЫ КИЛГӘН АХЫРЫ-71 ЕЛ БЕРГӘ ГОМЕР ИТӘРГӘ. ГАҖАЕП ГАИЛӘ- УЛЛАРЫГЗ ҺӘМ ОНЫКЛАРЫГЫЗ ОФИЦЕРЛАР. ТАҺИР АБЗИЙ, СЕЗ ӘЙТКӘНЧӘ «ЕСТЬ ТАКАЯ ПРФЕССИЯ РОДИНУ ЗАШИЩАТЬ». БУ ЭШНЕ СЕЗ НАИЛӘ АПА БЕЛӘН ТУЛЫСЫНЧА ҖИРЕНӘ ҖИТКЕРЕП ЭШЛӘГӘНСЕЗ. ТАГЫН СЕЗГӘ ЯКЫННАРЫГЫЗГА ИСӘННЕКЛӘР УҢЫШЛАР ТЕЛӘП КАЛУЧЫ МИҢНЕТАҺИР ШАКИР УЛЫ БАЙБЕКОВ ГАИЛӘСЕ БЕЛӘН. САМАРА, 10.02.2023ел.