«Солдатта булган», диләр

МАМЫШЕВЫ-ТАГИР-и-НАИЛЯ-300x2072016 елның 24 апрельдә Таһир Гобәйдулла улы һәм Наилә Сафа кызы Мамышевларның гаилә корып җибәрүләренә 65 ел тула. «Сөбеханаллаһ» диярлек гомер бит бу!

Мәсҗидләребезгә йөрүче намаз картларына игътибар итсәң, аларның йөзендә гаҗәеп тирән сабырлык сыйфатларын күрерсең. Димәк, бабайларыбыз тормыш тегермәнендә тарттырылып, иләнеп сыналган ир-егетләр.

Сабырлыкның башында буйсына белү ята. Әлбәттә, беренче буйсыну гаиләдә тәрбияләнә. Әгәр бала ата-ана кулы аша гына түгел, ә әби-бабай кулы аша  да узса, бу инде югары сыйфатлы тәрбиянең бер калебе булып тора.

Егетләр өчен икенче сынау — ул гаскәр хезмәтен узу. Армиядәге таләпчәнлек гаилә бизмәненнән өстен. Биредә вазыйфаларны намуслы башкару турында гына сүз бармый, ә аларны ватанпәрвәрлек биеклегендә башкару турында бара.

Кеше хезмәт баскычыннан никадәр югарырак күтәрелсә, шулкадәр аңа күбрәк буйсына белергә кирәк. Аркадагы тозлы тирләр — яшьлектәге кирелекнең тышка чыгу галәмәте.

Итек киеп, аркаңа биштәр асып, кросслар тапшыру егетләргә ирлек сыйфатын өстәп, җилкәләренә җаваплылыкны ала белүгә дә бер ишарә булып тора.

Татарда гомер-гомергә армия хезмәтен үтәү мактаулы гамәл булып саналды. Заманында солдатка алынмаган егетләргә кызлар кияүгә чыкмыйлар иде!

Самар Җәмигъ мәсҗидендә урта буйлы, тыныч, басынкы холыклы, телебезне камил белүче, динебез Исламны тирәнтен үзләштергән Таһир абый Мамышевны белмәгән кеше юк. Тугызынчы дистәнең коридорыннан баручы бабаебыз мөфтият  каршындагы Ветераннар шурасын да җитәкли. Ә бу өстәмә вазыйфалар. Барчасының да күңелен күрергә кирәк. Шәһәр һәм өлкә түрәләре белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштыра белергә кирәк.

Җилкәңә өстәмә вазыйфалар салу ул әле гаиләңдә тынычлык булдыру белән дә бәйле. Таһир абый һәм аның хәләл җефете, Наилә апа, алтын балалар үстерделәр. Бүген инде оныкларына куанып яшиләр.

Таһир абый — дәһричелек чорында яшәп, йөрәк түрендә динебез Ислам тәгълиматын саклап калган ир заты.  Ә армия сафларында моны эшләү гаҗәеп зур көч таләп итә һәм эчеңдәге Иманыңны тирә-юньдәгеләргә күрсәтмичә, милләтеңә һәм динеңә тугры булып кала белергә кирәк. Ләкин Таһир абый бер нәрсәне исеннән чыгармый. «Ипи белән пычак бер табында» бит. Икесенең ике вазыйфасы, ә бик дус булып яшиләр.

Таһир ага тормышның эчендә кайнап яшәде. Беркайчан да йомырка  сарысыдай көн күрүчеләргә кызыкмады. Ул гасырның сыртында барды һәм уңышларга иреште.

Орденга лаек булу — гаҗәеп авыр хезмәт, ә инде сугышсыз чорда «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнү — вакыйга! Хәрби хезмәттә орденны теләсә кемгә бирмиләр.

Армия — интернационал коллектив һәм аның бер нечкәлеге бар. Әгәр татар офицеры башкалардан өч мәртәбә яхшырак эшләмәсә, ул күтәрелә алмый.

Таһир ага Мамышев башкалардан арттырып эшләде, башкалардан намуслырак, башкалардан акыллырак булды, шуңа да командирлары аны данладылар һәм башкаларга үрнәк итеп куйдылар. Таһир ага Мамышев бүгенге көндә дә шул ук бизмән белән яши.

Хәләл җефете Наилә апа белән гаилә корып яшәүләренә 65 ел! Үзе бер гомер. Һәм соклангыч гомер.

 Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

КОНТЕКСТ:

Очраклы очрашулар булмый ул

* * *

Илгә, дингә һәм милләткә тугрылыклы хезмәт

Просмотров: 1407

Один комментарий

  1. Кадерле Тагир абый наила апа сезне чын кунелдан шундуй зур байрамегез белан котлыйм …сезгэ исанлек саулык алдагы кеннарегездэ гел матур якты булсын…