Очраклы очрашулар булмый ул

Миңнетаһир абзый һәм Наилә апа МАМЫШЕВЛАР (гаилә архивыннан).

Миңнетаһир абзый һәм Наилә апа МАМЫШЕВЛАР (гаилә архивыннан).

Таһир абзый Мамышев белән беренче мәртәбә мин туганым Саррач Иваев өендә Мәрьям җиңгәчәйне искә алу мәҗлесендә таныштым. Матур итеп “Йәсин” сүрәсен укуы белән минем игътибарны үзенә җәлеп итте ул.

Танышып, сөйләшеп киттек. Таһир абзый — хәрби кеше, минем кебек озак еллар “ЦСКБ-Прогресс” заводында хезмәт иткән икән. Хатыны Наилә ханым белән бергәләп заводта заказ бирүченең вәкиле булып эшләгәннәр. Ә бу хезмәтнең нинди җаваплы икәнлеген мин бик яхшы беләм. Бу белгеч ракетаның конструктор сызымларын, техник шартларын яхшы белергә тиеш, чөнки ул ракета ясауның һәр этабы уңышлы булуы өчен җаваплы. Аның кирәкле язуларга куйган имзасы — “Ракета үз программасын тулысынча үти ала”, — дию белән бер.

Бу хезмәткәрне “Прогресс”та әле дә онытмыйлар, туган көннәре, бәйрәмнәр белән тәб¬рикләп торалар.

Таһир Гобәйдулла улы Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып үскән. Яшүсмер чаклары сугыш елларына туры килеп, авылда калган хатын-кызлар, балалар белән бергә ул да колхоз эшләренә җигелеп эшләгән.

- Авыр еллар булуына карамастан, мәктәпләрдә уку¬лар да туктатылмады. Дәфтәрләр юк, иске китапларга яза идек. Мәктәп бинасы салкын, хәтта савытларда каралар туңа иде, ә безнең өстебезгә киергә әйбер дә юк, — дип искә ала ул елларны Таһир абзый.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Камышлы педагогия училищесына укырга керә, ә 1948 елда армия сафларына баса. Башта авиамеханиклар мәктәбен, соңрак хәрби-авиация училищесын тәмамлаганнан соң Таһир Мамышевка техник-лейтенант званиесе бирелә.

1964 елда Таһир абый инженер-механик һөнәрен үзләштереп, Харьков шәһәрендә политехник институтны тәмамлый. Ә ике елдан аны Кировоград шәһәренә күчерәләр. Биредә ул 13 ел хәрби авиаремонт заводында әйдәп баручы цехны җитәкли.

30 ел дәвамында армиядә хезмәт итеп, 1982 елда Таһир ага гаиләсе белән Куйбышевка әйләнеп кайта һәм 12 ел гомерен “Прогресс” заводында хезмәт итүгә багышлый.

Таһир Гобәйдулла улының дәрәҗәле бүләкләре дә санап бетергесез: Кызыл Йолдыз ордены, “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен”, “Хәрби батырлык өчен”, “Кораллы Көчләр ветераны” медальләре һәм башкалар.

Хатыны Наилә апа белән бергә 64 ел яшәп, алар өч бала үстергәннәр. Ике уллары да әтиләре юлыннан китеп, Ватаныбызга хезмәт итәләр. Кызлары Самараның экономика академиясен тәмамлаган. Бүген алар барысы да үз гаиләләре белән яши инде.

Таһир абзыйның исеме Самара татарлары арасында да таныш. Ул, Самара Җәмигъ мәчетенең ветераннар советы рәисе буларак, ветераннар өчен экскурсияләр, мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашу кичәләре оештыра, үзе дә аларда актив катнаша. Таһир ага инде күптән лаеклы ялда булса да, әле дә аның хәрби ыспайлыгы күренеп тора, көр тавышы, горур сын-гәүдәсе күпләрне сокландырырлык.

Кеше гомерендә очрашулар очраклы булмыйдыр, мөгаен. Менә мин дә Таһир ага Мамышев кебек хөрмәтле кеше белән танышуыма бик шатмын. Аның гаиләсенә исәнлек-саулык, хәерле гомер телим. Киләчәктә дә шулай аралашып яшәргә язсын, Таһир абзый!

Миңнетаһир БАЙБЕКОВ.

  «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Илгә, дингә һәм милләткә тугрылыклы хезмәт

Просмотров: 2065

Комментирование запрещено