Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

TC3n-uzaKg0Яңа Ярмәк авылы зиратында өмә узды

Юкка гына халык  элек-электән: «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен  бел», — дип   әйтмәгәндер. Бик олы мәгънә  ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту — исәннәрнең изге бурычы.  Зиратка барып, туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен, тирә-якларын чистартсаң, бу якты дөньяны  күбрәк аңлыйсың. Зират — мәңгелек йортыбыз бит.

Алтын көзнең сентябрь аенда   Яңа Ярмәк авылы зиратында зур эмә булып узды. Көннәре ни тора бит. Матур җәй көне диярсең!  26 градус җылы, хәтта җиле дә юк. Эх,  нинди рәхәт.

Зиратка 9 тулганчы җыела башладык. Тракторлар белән чыгучылар да булды. Халык күп. Авылдашларым  бердәм икән әле, болай булса авылым яши,  диеп куанып торам. Берәүләр  пычкы  белән агачларны кисәләр, икенчеләре — ташып, төяп торалар. Калган халык чупләрне җыя. Балалар йөгереп-йөгереп булыштылар.

Эмәдә катнашучылар:  Шамил Кәлимуллин, Рафаил Мугинов, Айрат Фәйзуллин, Рәфис Әхмәтов, Рәис Вәлиәхметов, Фидаил Хәсәншин, Марат Фәйзулин,  Гәлимҗан Ибраһимов, Илмир Гусаинов, Әсхәт Галиев, Рәфкать Мифтахов, Рөстәм Әһлиуллин, Салават Зәляев,  Әхтәм Сәлахов,  Даниил Маркин,  Гөлшат Хәмидуллина, Мәрьям апа Каюмова, Гөлсинур апа Гафурова, Гөлчәчәк Гимаева, Заидә Галиева, Сәрия Мохитова, Рәхилә Билалова, Фәвилә Гайнуллина, Зөлфия Шиһапова, Лилия Шәрәфетдинова,  Минсылу  Госамова,  Гөлүсә  Плотер.

Бөтен авыл халкына урнәк инде бу. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балалар- оныклар шатлыгы телим. Илләргә тынычлык кайтсын, киләсе елларны да бер-беребезне югалтмыйча, матур гына яшәргә язсын, Ходаем. Эшләгән эшләрегез Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын.

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 816

Комментирование запрещено