2нче бүлек
Ниһаять, Сарыйм Кәрим улы Кәримов, ничә ел буе хезмәт иткән хәрби частенең тимер капкасын үтеп, туган ягына — Иске Ярмәк авылына, балалары һәм хатыны Шәмселгаян янына кайтырга чыкты. Кызарып баткан кояш нурлары аның, салкын Тын океаннан искән җилләрдә өшеп, шадраланып, җыерчыкланып беткән йөзенә якты нур сибәләр иде. Шундый күтәренке кәеф белән һәр иртәне марш бросок ясый торган юлдан иркенләп атлады ул бүген. Күңеленә ятышлы яр буйлары, кыяларга оя корган кошларның дулкыннар шавына кушылып кычкырышуы хәерле юл теләп калулары булып тоелды. Кояш, көндезге юлын тәмамларга дип, салмак кына кыя башындагы сирәк агач ботакларына эленеп тора иде. Көн кызуыннан төрле ярыкларга качкан бөҗәкләр, суынып килгән соңгы кояш нурларыннан файдаланып калырга теләп, арлы-бирле очалар иде. Яңгырдан соң матураеп, яшелләнеп киткән үләннәр дә, кыр чәчәкләре дә, искән җилдә тибрәлеп, башларын иеп, бу матур көн белән саубуллашалар иде. Табигать гүзәллегенә соклана-соклана атлаган Сарыйм, кыялар арасындагы арыш чәчелгән басуга килеп җитте. Читать полностью →