Бу көннәрдә 40 елдан артык Татар Байтуганы авылында фельдшер булып эшләгән Рәйсә Зәки кызы Кәлимуллина-Субеева вафат булган…
Изгелегегезнең чиге юк,
Кояш сипкән нурлар шикелле.
Татар Байтуганы авылына килгән һәрбер кешене, кунакмы ул, туган ягын озак еллар күрмичә сагынып кайткан бер баласымы, туймы, кыз сорарга килгән яучымы, егет йортын күрергә килгән
кодалармы, газизләрен соңгы юлга озатучылармы, әти-әни васыятен үтәп, аларны туган җирләренә җирләргә алып кайтучылармы – барысын да тау битендә, кояш нурларына күмелеп утыручы бер йорт каршы ала. Ул бар яктан да агачлар белән уратып алынган. Аның артында бик зур талтирәкләр һәм шомырт агачлары сакта тора, ә алдында капка төбеннән үк салкын сулы чишмә челтерәп ага. Аны Рәйсә апай чишмәсе, диләр. Чишмә янында ук чыганакның моңлы җырын тыңлап үскән горур тал- тирәк үсеп утыра. Монда юлчылар, туктап, саф чишмә суын эчеп, агач күләгәсендә ял итеп алалар. Хәзерге вакытта бу йорт буш булса да, тирәсендәге агачлар аны ялгыз итмиләр, бер төрле матурлык өстәп, тирә-якны бизәп торалар. Читать полностью