Үткән шимбәдә Самарада Милли туйлар фестивале узды
Көзге кыр эшләре тәмамлангач, туйлар уздыру йоласы борынгыдан килә. Хәзерге заманда да яшьләр бу гореф-гадәтне бозмаска тырышалар. Хәер, яшелчә, җиләк-җимешләр өлгергән вакытта туй үткәрсәң, өстәлләр дә мулрак була бит. Шуңа күрә Самара өлкәсендә Милли туйлар фестивале дә көзен гөрләп үтә. Ә соңгы елларда ул шәһәребезнең туган көнен билгеләп үтү программасына кертелгән. Чарада өлкәнең барлык загслары да катнаша. Читать полностью