Кайгы уртаклашу

Бүген, 2023 елның 18 апрелендә,  Самар татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торучы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең ветераны Камил улы Азат Надировның хәләл җефете - 86 яшьлек Чәчәк Зыятдин кызы НАДИРОВА  бакыйлыкка күчте.

Мәрхүмә иртәгә, 19 апрельдә, өйлә намазына кадәр җирләнәчәк. Хушлашу Самар шәһәре, Георгий Ратнер урамы, 19нчы йорт, 35нче фатир адресы буенча үтәчәк.

Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны оҗмахта, рухы шат булсын! Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Ильяс Шәкүров, Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1039

2 комментариев

  1. Амин. Азат абыйнын кайгысын уртаклашабыз мэрхум яхшы кеше булган Яхшы кадер кичлэрдэ вафат булган

  2. Урыны ж,эннэттэ булсын, Азат абыйга, туганнарына, дусларына ходай сабырлык бирсен.