«Бердәмлек» яшәсен!

Фәния КӘРИМОВА.

Фәния КӘРИМОВА.

25 апрель — “Бердәм­лек” туган көн

Бердәмлек газетасының 16нчы санында басылган «Бер­дәмлек»тә укырлык нәрсә бармы, юкмы?» дигән мәкаләне укыдым да аптырап калдым. Шаһидә ханым газета эшен белмидер ул. Мин үзем 25 ел дәвамында район газетасында хәбәрче булып эшләдем. «Бердәмлек» газетасына да төрле мәкаләләр, шигырьләр, хи­кәяләр язып тордым. Бер мәкаләмне дә чыгармыйча калдырмадылар. Рәфгать абый (мин аңа үз итеп шулай эн­дәшәм) үзенең киңәшләре белән аларның эчтәлеген тагын да баетырга ярдәм итә. Бер сүз белән әйтсәм, “Бердәмлек” миңа профессиональ яктан үсәргә, каләмемне шомартырга киң юл ачты. Газеталарга яза-яза, үземнең биш китабымны бастырып чыгарырлык дәрәҗәгә җиттем. Монда «Бердәмлек»нең дә, анда эшләүче хезмәткәрләрнең дә өлеше бар. 

Үзебезнең төбәктән чыккан читтә яшәүче берәр татар кешесе  белән сөйләшеп китсәм дә, ул мине белә булып чыга. «Кайдан?!» дигән сорауга, «Син бит «Бердәмлек»кә язасың. Миңа туганнарым Самарадан ул газетаны җибәреп торалар», — дигән җавап ишетәм. Димәк, өлкә газетабызны читтә яшәүче татарлар да яратып укый.

Икенчедән, «Бердәмлек»нең дини кушымтасы «Кыйбла»ны укып, күпме кеше намазга бас­ты?! Ник дисәң, элек дини китаплар юк иде бит. Хәзер генә алар белән китап киштәләре тула башлады. Менә бит ничек, нинди темага сүз кузгатсаң да, бу газета битләрендә аңа җавап табарга була.

Шаһидә ханым, сез үзегезне нинди тема борчый, шул турыда газетага язып җибәрә аласыз бит. “Бердәмлек” бит­ләре һәркемгә дә ачык. Тик менә татар телендә язучы хәбәрчеләр генә бармак белән санарлык калды. Аларга да кадер-хөрмәт юк. Рәфгать абый әйтмешли, хә­бәрчеләрнең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге булмау, гонорар түләнмәү күңелләрне сүрел­дерә, ә яшьләр андый хез­мәт хакына эшләргә теләми. Димәк, аларны бу эшкә өйрәтеп калдыру мөмкинлеге дә юкка чыга.

Шуңа да, булганына шөкер кылып, ипилек-тозлык акчага халкыбызга хезмәт итәр­гә риза булган редакция кол­лективына рәхмәтле булып, «Бердәмлек» яшәсен, дип әйтергә генә кала.

«Бердәмлек» телебез һәм милләтебез сагында торучы төп басма булып кала бирә. Ә эчтәлеген баету безнең үзе­бездән тора.

Фәния КӘРИМОВА.

Камышлы авылы.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

“Бердәмлек”тә укырлык нәрсә бармы, юкмы?!

Просмотров: 1404

Комментирование запрещено