Халыклар бердәмлеге көне белән! / С Днем народного единства!

4-nov11-1Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! 

Россия Федерациясе өчен чагыштырмача яңа булган бу бәйрәм бик зур тарихи һәм рухи мәгънәгә ия. Безнең халкыбыз моннан дүрт йөз ел чамасы элегрәк чит ил баскынчыларыннан Ватаныбызны коткарып калу хакына берләшә алган. Россиянең бәйрәмнәр календаренда – бердәмлек көче белән илебезнең бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклап кала алган бабаларыбызның бөек батырлыгын бөтен халык тарафыннан тану һәм ихтирам итү көне бу. Илебезнең язмышы белән эчкерсез кызыксыну, аның тарихи үткәненнән тагын бер якты сабак алу омтылышы дәлиле бу. Халыклар бердәмлеге көне безгә, бүгенге чор буынына, тынычлык-татулыкта яшәп, бергәләп эш иткәндә генә көчле була алуыбызны искәртә. Халыклар бердәмлеге Россия Федерациясенең төп милли идеясе, аның куәте һәм иминлеге нигезе булды һәм шулай булып кала. Читать полностью

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Язкәр улы Уразаевка!

Хөрмәтле Фәрит әфәнде! 

Өлкәбездә эшләпimage килүче «Туган тел» татар оешмасы, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе исемнәреннән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез – милләттебезгә тугрылыклы хезмәт итүче. Җир шары буйлап таралган милләттәшләребез өчен шактый күп эшләр башкарасыз. 

51krrozaСезгә, батыр йөрәкле фидакарь милләттәшебезгә, киләчәктә дә яңа уңышлар,  хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар hәм бәхетле гомер телим.

 

Ихтирам белән И.Г.ШӘКҮРОВ, 

Самара өлкә «Туган тел» татар оешмасы Президенты,

Самара өлкә татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Динә Хәлиулла кызы ХӘЙРУЛЛИНАга!

687efb23e252Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Ильшату Алмасовичу БИКТАШЕВУ

1Уважаемый Ильшат Алмасович!
Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения. В этот знаменательный день позвольте пожелать Вам крепкого здоровья, жизненной энергии и бодрости духа. Удачи и успехов во всех Ваших начинаниях и осуществления задуманных планов. Счастья и благополучия Вам и Вашим близким!

 

С уважением
президент СОТО «Туган тел»,
председатель Правления
НКО «Ассоциация содействия татарским
Предпринимателям Самарской области»
И.Г.Шакуров.

Заместителю председателя Общественной палаты Самарской области Константину Алексеевичу ТИТОВУ!

3d59c904-925f-41f7-b3ba-0148b6251834Уважаемый Константин Алексеевич!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения.

Рад подтвердить своё неизменное глубокое уважение к Вам! Отдать дань искреннего уважения Вашему жизненному опыту, мудрости, трудолюбию и жизнелюбию.

В этот знаменательный день от всего сердца желаю Вам крепкого здоровья, благополучия, семейного счастья.

С уважением 

президент СОТО «Туган тел»,

председатель Правления 

НКО «Ассоциация содействия татарским

предпринимателям Самарской области»

И.Г.ШАКУРОВ.

Әлфия Шәфигулла кызы НИЗАМОВАга!

3Кадерле укытучым! Сезне чын күңелемнән туган көнегез белән котлап, йөрәгемнән чыккан иң изге теләкләремне юллыйм.

Сез укучыларыгызны ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле кешебез булдыгыз. Үзегезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, хәерле озын гомер кичерүегезне телим.

Иң изге һәм матур теләкләр белән Ильяс ШӘКҮРОВ.

 

«Ялкынлы яшьлек» ансамбле солисты Илнур Камияр улы АЛТЫНБАЕВка!

img5e7d0f3dfa2dd189735b4b50568b1f5dХөрмәтле Илнур әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм.

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Моңлы тавышыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Мария Минхәлим кызы ШӘКИРОВАга!

1024x600Хөрмәтле Мария ханым!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер  насыйп итсен иде. Максатларыгызның тормышка ашуын телим. Күпъеллык авыр хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтләремне белдерәм.  

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Сания Шәкүр кызы НУРЕТДИНОВАга!

1Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбием! Без сине туган көнең белән тәбриклибез. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң из­гесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Бар­лык теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. Кайгы-хәсрәт күр­мичә, тигезлектә, исәнлектә-саулыкта, шат­лыкта-муллыкта яшәвеңне теләп калабыз.

Тәбриклибез туган көнең
                                          белән!
Яхшы хәбәр бирсен һәр көнең.
Корычтай булсын тазалыгың
                                          синең,
Кояштай озын булсын гомерең!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равил, кызларың Римма, Ригина, улың Рамил, киявең Ренат, киленең Алисә, оныгың Камил.

Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы ТӨХБӘТШИНАга!

%d0%b1%d1%83%d0%ba%d0%b5%d1%82Хөрмәтле Резедә ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. Тормышыгызда тынычлык, бәрәкәт, бәхет теләп калам. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Лилия Рәис кызы СӘЛИМОВАга!

букет2Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.